СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Атласиның өченче төрмәсе

Һади Атласиның Бөгелмә чоры әнә шулай шау-шулы, ярсулы, тынгысыз башлана һәм шулай дәвам да итә. Хәер, бу елларда һәркемнең язмышы шундый тарих тегермәне аша узгандыр, мөгаен, бигрәк тә милләтнең танылган шәхесләренә бу яңа җәмгыятьтә үз урыннарын табу җиңел булмаган, хәтта ки мөмкин дә булмаган. Дәүләт идеологиясенә әйләнгән алласызлык-дәһрилек, сыйнфый дошманлык тәрбияләү, милли рухны совет пропагандасына алыштыру, пролетариат диктатурасы, башкача уйлаганнарны кабул итмәү һәм эзәрлекләүләр – болар барысы да яңа коммунистик җәмгыятьнең нигезен тәшкил итәләр. Әлбәттә, Атласи кебек милли титан бу ясалма ялган кысаларга сыймый, аның карашлары әлеге кызыл идеологиягә туры килми, чөнки анда дингә дә, татарлыкка да, үзгә фикергә дә урын юк – партия кушмый, совет власте рөхсәт итми. Һәм шушы шартларда да иманыңны сатмыйча, йөзеңне, кешелегеңне югалтмыйча яшәргә, эшләргә, тормышны алып барырга кирәк...

Һәм Атласи, бөтен кешелек дөньясы тарихын өйрәнгән һәм белгән, әсәрләре белән милләтнең күзен ачкан даһи Атласи, әле кайчан гына татарга үз бәйсез дәүләтен төзергә дип карарлар язган һәм кабул иткән милли сәясәтче Атласи, шушы шартларда бөтен көчен мәгарифкә, мәктәпләргә бирергә уйлый. Әмма советлар бернәрсәне дә онытмыйлар, аның Колчак олавы белән китүен дә кичермиләр, халык басымы астында суд Атласины акласа да, коммунистлар өчен ул ахыргача чит кеше булып кала, ышанычсызлар исемлегендә йөри. Шуңа күрә Атласи тиз генә эш тә таба алмый, Бөгелмәдән Зәй-Каратай, Шөгер мәктәпләренә йөреп укытырга мәҗбүр була. Әмма соңрак ул үзенең төп көчен Бөгелмә шәһәренә бирә, биредә татар укытучылары, милли кадрлар әзерләүне үзенә төп бурыч итеп куя һәм шуңа ирешә дә. Һади Атласины, чын мәгънәсендә, урыс шәһәре булган Бөгелмәдә милли мәгарифкә нигез салучы дип әйтергә була.

«1921 елдан 1929 елга кадәр Һ.Атласи Бөгелмәдәге икенче баскыч мәктәбендә тарих, география, немец теле укыта, – дип яза бу турыда тарихчылар. – ...1920 еллардагы ачлык вакытында Һ.Атласи Бөгелмәдә балалар йорты оештыруга булыша, өяз советында мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Бу чорда ул илнең төрле югары уку йортларында белем алучы якташ студентларга матди булышлык күрсәтүче ярдәм комитетын җитәкли. Һ.Атласи 20нче елларда Урта Азия шәһәрләре буйлап күп йөри, Россиядән тыш белем алуларын дәвам итсеннәр өчен, балаларны чит илләргә җибәрү белән дә шөгыльләнә». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., Б.36.)

Кызганычка каршы, Атласи турында фәнни монография язган Алсу Мөхәмәтдинова аның Бөгелмәдәге бу чорын тулысынча ачып бетерә алмаган, кыска-кыска хәбәрләр бирү белән генә чикләнгән. Югыйсә, бик кызыклы нәрсәләр турында хәбәр бирә бит үзе – Атласиның ил буйлап йөрүе, чит илләргә студентлар җибәрү белән шөгыльләнүе, якташ студентларга ярдәм итүе... Болар турында Атласиның үз истәлекләре юк, башкаларда да очратмадым. Кыскасы, Атласи үзенең мәгърифәт өлкәсендә эшчәнлеген Бөгелмә белән генә чикләми, зур дөньяга чыгу юлларын да эзли һәм таба. Болар – Атласиның гаять активлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар, яңа хакимият аңа барыбер шикләнеп карый, бу абруйлы затны хәтта сайлау хокукларыннан да мәхрүм итә!

«1925 елның 12 октябрендә Бөгелмә кантон башкарма комитетына язган гаризасында Һ.Атласов болай ди: «Шушы вакытка кадәр мин тавыш бирү хокукыннан мәхрүм ителгән булып саналам. Миңа, карт революционерга, совет властеның сигезенче ел яшәү дәверендә хокуксыз булу – аңлашылмый торган нәрсә. Минем әлеге гаризам тиз арада тикшерелер һәм тавыш бирү хокукым кире кайтарылыр дип ышанам...» (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., Б.37-38.)

1923 елның маенда Мирсәет Солтангалиев беренче тапкыр кулга алынгач һәм бөтен эшләреннән, дәүләт эшлеклесе статусыннан мәхрүм ителгәч, партиядән чыгарылгач, татар элитасына, бигрәк тә аның элеккеге милли лидерларына яшерен һөҗүм башлана. Милли дәүләтчелек мәсьәләсендә үзенә каршы төшкән Мирсәет Солтангалиев өчен Сталин бөтен татар милләтеннән үч ала башлый, 20-40нчы еллардагы татарларга каршы репрессияләр шуны күрсәтә. Солтангалиевтан үз фикерләреннән баш тартуын таләп итсәләр дә, ул моңа бармый, нәтиҗәдә, аны сәясәттә «тере мәет»кә әйләндерәләр, ул Мәскәүдә шактый авыр шартларда яши. Ул чакта Мирсәет Солтангалиевне атып үтермиләр, әмма арага да кертмиләр. Аннан – 1928 ел, тагы кулга алу, Соловки төрмәләре, анда ат караучы булып эшләү, 1937 елда – тагы хөкем ителү һәм 1940 елның башында атып үтерү...

Мирсәет Солтангалиев кулга алынганчы, җете большевик, ата коммунист була, партия идеаллары хакына татарларның милли һәм дини оешмаларын тар-мар итүдә дә катнаша. Әмма шул ук вакытта ул, Атласи әйтмешли, эволюция юлы белән, милли дәүләтчелек идеясенә килеп чыга һәм шуның көчле теоретигына әйләнә. Алар Атласи белән, әлбәттә, таныш булганнар, Казанда һәм Мәскәүдә берничә тапкыр очрашканнар да. Атласиның кече улы Угыз Атласов та бу турыда язып калдырган:

«1928 елда абыем Габделбәр институтка керү нияте белән Мәскәүгә китә, – дип яза ул. – Әти аңарга Солтангалиевнең адресын бирә, урнашканчы аларда торырсың, ди. Мәскәүдә, Солтангалиевнең квартирасына килгәч, ул (Солтангалиев – ред.) хатыны белән чыгып бара икән. Ачкычларын абыйга биреп, үзләре дачага китәләр. Абый аларда берничә көн тора.». (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр..., Б.62.)

1923 елны Мирсәет Солтангалиевне кулга алу монда калган бөтен татар милләтчеләре өчен шомлы хәбәр, сигнал була – бу илдә аларның һәрберсен шушы хәл көтәргә мөмкин. Һәм Һади Атласи да илдән китү нияте белән йөри башлый. Мәскәүдәге Төркия илчелегендә ул аны илче Мохтар бәйгә ачыктан-ачык әйтә. «Һ.Атласи Төркиягә даими яшәргә китү теләген белдерә, үз теләген авыр матди хәле белән дәлилли. Бу вакытта Һ.Атласиның гаиләсе 6 кешедән тора, аның хезмәт хакы 9 сум 30 тиен тәшкил итә. Һ.Атласи илчегә тарихчы буларак үзенә СССРда кулланылыш таба алмавын әйтә, шул ук вакытта кайбер урындагы кешеләр тарафыннан яла ягылуы турында да искә ала. Аның үтенече канәгатьләндерелми.» (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., Б.37.) Атласи моннан соң да Төркия илчелеге аша берничә тапкыр илдән китәргә тырышып карый, әмма уңышка ирешә алмый, тимер капкалар инде ябылган була... Аның бу адымнары, төрекләр белән аралашуы, илдән китәргә тырышуы соңыннан судлар вакытында үзенә каршы көчле корал булып кулланыла, кыйнау һәм газаплаулар астында Атласи болар турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә мәҗбүр була...

«Почувствовав над собой карательный пресс и не видя ясно смысл и перспективы своей работы, Атласов в 1923 г. дважды посетил турецкое посольство в Москве, – дип яза тарихчылар. – При встречах с сотрудниками посольства он рассказал о бедственном положении верующих мусульман, продолжающемся разрушении мечетей, выразил сожаление по поводу ускоряющейся ассимиляции татарского населения. И тогда, и в 1926 году, когда он вновь был в посольстве, Атласов сетовал на своё тяжёлое материальное и духовное состояние и просил помочь ему переехать в Турцию, где бы его знания и возможности как историка были бы более полезны. Когда же ему дали немного денег, Атласов купил в букинистической лавке в Москве тома своего любимого Гёте на немецком языке и потом с увлечением занимался переводами». (А.Л.Литвин. Запрет на жизнь.– Казань, 1993, стр.54.)

Атласиның бу елларда басылып чыккан хезмәтләре юк, язылганнары булган булырга тиеш, әмма алар да сакланмаган. Мәсәлән, аның Бөгелмәдә яшәгәндә «Элеккеге һәм яңа Россиянең тарихы» дип аталган күләмле хезмәт өстендә эшләгәне билгеле, тик ул бер җирдә дә басылмаган, кулъязмалары да сакланмаган, мөгаен, 1929 елгы тентүләр вакытында юкка чыккандыр. Шул ук елларда Атласи тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә – Сәгъдинең «Гөлстан» әсәрен фарсычадан татарчага тәрҗемә итә, әмма ул да басылып чыкмыйча кала. Ә инде «Казан ханлыгы»ның дәвамына килгәндә, Атласи аны язарга дип материал җыйса да, язганы яки бастырганы билгеле түгел, бәлки аның да караламалары хисапсыз тентүләр вакытында юкка чыккандыр. 1923 елда Казанда Михаил Худяковның «Очерки по истории Казанского ханства» китабы басылып чыккач, бәлки, Атласи бу темага язмаска да уйлагандыр, чөнки Худяков инде әлеге хезмәтендә әйтәсен әйтеп бетергән була. Худяков китабының кереш сүзендә «большая работа Атласова «Казанское ханство» («Казан ханлыгы»)», дип, аның да исемен зурлап телгә ала.

Бу елларда Һади Атласиның Галимҗан Ибраһимов турында да зур хезмәт язганы билгеле, әмма ул да матбугатта күренми. Моннан тыш татарлар турында тарихи-фәлсәфи хезмәтләре дә дөнья күрмичә кала. «В те же годы Атласов продолжает работать над крупномасштабным трудом по истории татарского народа на фоне мировых событий, – дип яза тарихчылар. – К середине 20-х годов было написано более тысячи листов. Но надежда на издание не было. Такая крупная политическая фигура, как Хади Атласов, постоянно находилась в поле зрения «органов». Он был окружён осведомителями, регулярно докладывавшими о высказываниях учёного и оценках им событий». (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает..., стр.88-89.)

Әйе, Һади Атласины шымчылар, әләкче-доносчылар, провокаторлар сырып ала, алар «буржуаз милләтче»не «фаш итү» өчен ни генә эшләмиләр! Аның дәрес вакытында, эштә, урамда, хәтта өендә сөйләгән сүзләрен дә «тиешле урыннарга» барып әләкләүчеләр була. Кунакта нәрсәләр сөйләгән, совет властена мөнәсәбәте нинди, шәхси милеккә ничек карый, тарих турында язарга аңа кем кушкан – сексотшымчылар барысын да ОГПУга җиткереп баралар. «Атласов быстро обнаружил за собой негласное наблюдение, перлюстрации своей корреспонденции, только он не мог предположить, что будет окружён плотным кольцом друзей-сексотов, которые будут докладывать о каждом сказанном им слове, а главное – давать нужную начальству интерпретацию сказанного, что начнёт собираться против него компромат во многих томах, дабы «выстрелить» в него в подходящий момент…» – дип яза тарихчылар. (А.Л.Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.53.)

Угыз абыйның истәлекләреннән күренгәнчә, аларда еш кына төрле урыннарда укучы-студентлар туктала торган булган, хәтта аларның да кайберләре шымчылар булып чыккан, соңыннан Һади Атласины контрреволюционерлыкта гаепләп, имзаларын куйганнар. Хәер, Атласи үзе дә фикерләрен яшереп тормаган, бу власть турында нәрсә уйлавын да, моның нәрсә белән бетәсен дә ачыктан-ачык ярып салган. 1927 елның 11 июнендә ТатЦИК рәисе Шәймәрдан Шәймәрдановка язган хаты – шуның ачык мисалы. Бу хатны шымчылар эләктереп алалар һәм 1929 елда Атласиның үзенә каршы эш башлап җибәрәләр.

Атласи, галимнәргә хас төгәллек һәм ачыклык белән, шул ук вакытта илдәге бу башбаштаклыкка җаны әрнеп, Татарстан җитәкчелегенә хат юллый. Ул чекистларның татар зыялыларын туктаусыз эзәрлекләүләрен, юк җирдән дә дошман эзләүләрен, үз фикере булган һәр татарга милләтче ярлыгы тагарга тырышуларын, шул ук вакытта шовинистларның котырынуларын күрмәмешкә салынуларын яза. Ул халыкның бу хәлләр белән риза булмавын, ил өстендә сугыш афәте куеруын, шул сәбәпле, милли мәсьәләләрнең кискенләшәсен кисәтә. Атласи коммунистлар адресына да каты-каты фикерләр әйтә, татар зыялыларының алар белән тыгыз хезмәттәшлек итүләре үз башларына җитәчәк әле, дип фаразлый.

«Тогда же Атласов написал большое письмо на имя председателя ТатЦИКа Шаймардана Шаймарданова, – дип яза тарихчылар. – Ему внушала тревогу ухудшавшаяся жизнь людей, нехватка в деревнях школ и больниц, возможность конфронтации на национальной почве, одиозная и комплиментарная коммунистическая пропаганда. «Ведь вы, коммунисты, не любите, когда критикуют вас самих. Вы не совсем верите в то, что есть правдивые слова, правдивые мысли и у других, кроме вас. Как будто всю правду знаете вы одни, вся правда ушла в ваши головы и для других ничего не осталось. По-нашему это не так», – писал Атласов. Перлюстрированное письмо во многих копиях легло в его уже объёмистое дело». (Литвин, күрсәтелгән хезмәт.)

Атласины, зыялы кеше, галим буларак, илнең, милләтнең упкынга баруы, кара хаос башлану мөмкинлеге бик нык борчый, чөнки ул боларны гражданнар сугышы елларында күрде инде. Шуңа күрә ул хәтта шушы совет властеның яшәвенә дә ризалашырга мәҗбүр, аңа каршы эшләми, әмма кисәтә, кисәтә, кисәтә...

«Почему же всё-таки я стараюсь за Советскую власть, желаю её существования? – дип яза ул Шәймәрдановка. – Если бы кончились только вы, то я бы сказал, пусть кончаются, дохнут, да пойдут их души в ад. В том-то и дело, что кончаетесь не только вы одни, а вместе с вами кончаемся и мы, братец…» (Рамзи Валеев. Признаю себя невиновным. – Казань, 2007, стр.126.)

«Без дә бетәбез», дигәндә, Атласи илне, милләтне күздә тота, халык өстенә киләсе зур афәтләр турында кисәтә. Кызганычка каршы, ул әйткәннәр барысы да диярлек дөрескә чыга – башта кулак һәм халык дошманнары, дип миллионлаган халыкны кырып салалар, аннан сугыш тегермәнендә тагы миллионнар кырыла, Атласи кисәткән милли бәрелешләр, илнең таркалуы, совет хакимиятенең җимерелеп төшкән көннәре дә килә... Атласиның «сезнең белән бергә без дә бетәбез», дигән сүзләре дә дөреслеккә чыга...

«Впрочем, всё это было гласом вопиющего в пустыне – власть не была заинтересована в правде, – дип нәтиҗә ясый тарихчы Булат Солтанбәков. – Конец письма звучит пророчески – война или внутренний кризис, полагает Атласов, приведут к распаду страны на многочисленные национальные образования, «пойдут убийства на национальной почве. СССР из государства братства превратится в государство врагов, и его захлестнёт волна мятежей, убийств и грабежей». От этого пострадает в первую очередь интеллигенция, которой не простят сотрудничества с коммунистами, особенно татарской. «Мы погибнем вместе с вами, мулла Шаймардан», – заканчивает это письмо-предупреждение Хади Атласов». (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает…, стр.90-91.)

1927 елда Атласи хакимиятнең җенен котыртырлык тагы бер адым ясый – латин әлифбасына каршы чыга. Билгеле булганча, ул инде егерме ел буе татар милләте өчен гарәп әлифбасын, мөкатдәс Коръән хәрефләрен саклап калу өчен көрәшә, шуның өчен хәтта 1909 елда төрмәдә дә утырып чыга. Бу юлы исә совет хөкүмәте ныклап тотына, татарны меңьеллык әлифбасыннан, әдәбиятыннан һәм мәдәниятеннән мәхрүм итәр өчен, аңа латин алфавитын көчләп тага һәм бу мәкерне тагы үзебезнең милли коммунистлар кулы белән эшли. Хәреф алыштыру фаҗигасенең милләтне меңьеллык мирассыз калдырасын Атласи шул вакытта ук яхшы аңлый, бу турыда чыгышлар ясый. Һәм 1927 елда, Атласи кебек милли рухлы 82 татар латин әлифбасына каршы Сталинга хат яза, шундый ук хат ВКП (б)ның Татарстан өлкә комитеты пленумына да җибәрелә. Әмма бернигә карамый, 1927 елда, хөкүмәт карары белән, гарәп әлифбасы латинга алыштырыла, ә инде 1939 елда татарлар латиннан кириллицага күчәргә мәҗбүр булалар. Милләт ун ел эчендә ике тапкыр хәреф алыштыра, ике тапкыр барысын да яңадан башлый, моңа кадәр бөтенләй язуы булмаган халыклар рәтенә куела һәм меңьеллык язма мирасыннан мәхрүм кала... Ә инде латинга каршы кул куйган татар зыялыларының күпчелеген төрмәләргә утырталар, атып үтерәләр, сөргеннәрдә черетәләр...

Һади Атласиның баш өстендә дә кара болытлар куера башлый. Әйткәнебезчә, 1928 елда башта яңадан Мирсәет Солтангалиевне кулга алалар, аннан, «солтангалиевче»лектә гаепләп, йөзләгән-меңләгән татарны төрмәләргә ыргыталар. Һади Атласига чират 1929 елда җитә. Хәзер Атласиның ул вакыттагы шәхси тормышы турында да бераз мәгълүмат бирик. Аларның Сәлма һәм Габделбәр, Илтөзәр исемле балалары турында язган идек инде, 1922 елда Сылу туа, 1925тә – Көн, 1927дә – Угыз, 1929 елда – игезәкләр Илсөя һәм Илсөяр. Соңгы исемлекләрдә Илтөзәр юк, мөгаен, ул вафат булгандыр, карт анасы Сәрвиҗамал турында да бу вакытта мәгълүмат юк. 1920 елның көзендә Әлмәттән Бөгелмәгә Рәшит Яруллин гаиләсе дә күчкән була, ә ул – Һади Атласиның баҗасы, ягъни хатыннары Хөсникамал һәм Зәйнәп абыстай – бертуганнар. Бу ике гаилә бик дус, фикердәш булалар, Рәшит хәзрәт Бөгелмә мәчетендә имам була, Атласи мәктәптә укыта, хатыннары да мөмкинлек булган урыннарда белем бирәләр, хатынкызлар арасында актив эш алып баралар. Атласи һәм Рәшит хәзрәтнең балалары да бик дус була, хәзер исә оныклары, туганлыкны онытмыйча, якыннан аралашалар. Ә Рәшит хәзрәт белән Атласины бергә атып үтерәләр…

Мөхәммәтрәшит хәзрәт Яруллинның улы, танылган галим Әхмәт Тимернең шәхес буларак формалашуына, тарих фәнен яратуына, алман телен камил өйрәнүенә җизнәсе Һади Атласиның да тәэсире бик зур була. Истәлекләреннән күренгәнчә, Һади Атласи, гомумән, нинди заман булса да, бөтен милләт өчен сынмый-сыгылмый торган абруйлы шәхес, лидер булып исәпләнә. Әхмәт Тимер аны үзен милләт өчен корбан итүче, дип саный, үзеннән соң татарлар турында бик күп тарихи хезмәтләр калдырды, ди. Җизнәсе аның хәтерендә баһадир кыяфәтле, зур башлы, көчле тавышлы, үзфикерле, максатчан, тугры кеше булып сакланып калган.

«У татарского народа в то время были лидеры, которые поддерживали национальное самосознание нации, они без оружия в руках, словом и делом вели борьбу против ненавистного режима, – дип яза ул. – Это были некоронованные короли нации. В Бугульме одним из таких лидеров был наш зять, народный учитель и борец за независимость Хади Атласов».(Ахмет Тимер. Возвращение. – Казань, 2012, стр.77.)

Әлбәттә, Һади Атласиның милләт тарихында һәм тормышында нинди урын тотканын яңа хакимият тә яхшы белгән – ул татарның иректә калган соңгы азатлык көрәшчесе, соңгы могиканы булган. Атласи мәгариф өлкәсендә никадәр бирелеп эшләсә дә, аңа ышанмаганнар, аннан курыкканнар, аннан арынырга тырышканнар. Һәм ул җай килеп чыккан – «солтангалиевче»лектә гаепләп, Һади Атласины 1929 елның 29 гыйнварында кулга алалар. «Мин 29 елның 29 гыйнварында тотылып, бер көн Бөгелмә төрмәсендә кунганнан соңында Казанга алып кителгән идем, – дип яза ул апасы Хәлимәгә сөргеннән. – Анда ике ай чамасы яттыктан соңра Москвага озатылдым. Москва төрмәседә 17 айлар чамасы яттым. ...30 елның 5 августында Москвадан концлагерьга озатылган идем». (Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. – Казан, 2007, Б.170.)

Атласи белән бергә Бөгелмәдә тагы җиде кешене кулга алалар һәм хөкем итәләр, алар арасында Рәшит хәзрәт Яруллин да булган булырга мөмкин, чөнки ул шушы елларда беренче тапкыр сөргенгә сөрелә. «Атака начинается и на всю татарскую интеллигенцию, – дип яза тарихчылар. – Особенно усердствует начальник ОГПУ ТАССР Кандыбин. По его инициативе, в том же году в Бугульме обнаруживается «антисоветская националистическая группа» во главе с известным историкомучёным, учителем Хади Атласи. Было перехвачено одно из писем, написанных им Шаймарданову». (Рамзи Валеев. Признаю…, стр.125.)

Язган хатларыннан күренгәнчә, 1928 елда Һади Атласи эшсез кала, димәк, моның сәбәпчесе чекистлар тарафыннан астыртын башланган эш була. Әйткәнебезчә, Атласи 1929 елның гыйнварында кулга алына. Бу вакытта игезәк балалары әле тумаган булгандыр, алар 1929 елгы, дип язылган, ә ел әле башланган гына булган. Ишле гаиләне яшәгән өйләреннән урамга куып чыгаралар, бөтен милекне тартып алалар, бәхетле ояны пыран-заран китерәләр. Рәшит Яруллин гаиләсен дә шушы хәл көткәнгә, алар нәселләре белән урамда калалар. Болар хакында Атласиның улы Угыз абый менә нәрсәләр язып калдырган:

«1930 ел. Әтине 10 елга концлагерьга хөкем итәләр. Бөтен милек: өй, әтинең китапханәсе (3меңнән артык китап), киемнәр, савыт-саба, өй җиһазлары, сыер конфискацияләнә. Безне өйдән куып чыгаралар. Әнинең кулында биш баласы: Сылу – 1922 елгы, Көн – 1925 елгы, мин – 1927, игезәк Илсөяр белән Илсөя – 1929 елгылар. Безгә киемнәрне дә бирмиләр. Өйдән куганда, бу ноябрь аеның башларында була, җыелган халык кычкырган: «Сабый балаларга юрганнарын бирегез!» Көн белән миңа бер пальто биргәннәр, аякларыма кияргә дә аяк киемен бирмәгәннәр. Шулай безнең гаиләгә фаҗигале еллар башлана. Подвалларда, мунчаларда өстерәлеп йөргәндә, Көн чирләп китә. Әнием үзенең көндәлек дәфтәренә язып калдырган:

«Көн. Әнием, син миңа оя ясап бир, мин шунда торыр идем.

Әни. И балам, бу сүзләрең җанымны өзәләр.»

Тиздән Көн үлә. Аның артыннан озакламый игезәкләр дә берсе артыннан берсе үләләр. Бу җинаятьне онытып та, гафу итеп тә булмый икән». (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр // Һади Атласи. – Казан, 2007, Б.63-64.)

Әйе, бу җинаятьне онытып та, гафу итеп тә булмый. Болар бит – меңнәр, миллионнар, үз илләрендә, үз җирләрендә тереләй тәмуг газабы кичкән золым корбаннары! Милләтнең иң асыл, иң затлы балалары, акыл ияләре, догачылары! Шушы ерткычлыкларны кылган бу илне аңлап та, гафу итеп тә булмый! Һәм алар үзләре дә моның өчен милләттән гафу үтенмәделәр, үз явызлыкларын танымадылар, мәкерле эшләрен дәвам иттеләр...

Угыз абый китергән исемлектә Атласиларның олы балалары Сәлма һәм Габделбәр күрсәтелмәгән, чөнки алар инде зурлар булган. Габделбәр Атласов турында да бераз мәгълүмат биреп үтим. Әтисен кулга алгач, Габделбәр иптәшләре белән Төркиягә качарга уйлый, бу вакытта аңа 18 яшь була. Әхмәт Тимер истәлекләреннән күренгәнчә, алар 1929 елның җәендә, ике төркем булып Бөгелмәдән чыгып китәргә һәм Батумида очрашып, Төркия ягына качып чыгарга тиеш булалар. Әмма Габделбәр Атласов, Зәкәрия Фәттахов һәм Борһанов төркемен Кавказда тотып алалар һәм төрмәгә утырталар, ә бераз соңрак юлга чыккан Әхмәт Тимер һәм юлдашы таулар аша Төркиягә качып чыга ала. Һади Атласиның хатыны ягыннан туганы булган Зәкәрия Фәттахов һәм аның әтисе Барый Фәттахов 1938 елның 15 февралендә Казанда Һади Атласи белән бергә атып үтерелә...

Ә улы Габделбәр белән Һади Атласи Мәскәүдә, Бутырка төрмәсендә очраша! Кирәк бит – ата белән ул төрмәдә очраша! Нинди зур дөньяда – нинди тарлыкта күрешү... Бу вакытта Габделбәрне Төркиягә дип качкан җиреннән Батумида тотып алып, Мәскәү төрмәсенә китерәләр, ә Һади Атласи исә биредә хөкем карары көтеп ята... Бу очрашу турында Угыз Атласов менә ничек яза:

«Әтине кулга алгач, Бөгелмәдән 5 егет: Әхмәт Яруллин (Әхмәт Тимер), Әхәт Биккулов (Урал), Габделбәр Атласов, Зәкәрия Фәттахов һәм Борһанов, Төркиягә укырга китү нияте белән ике төркемгә бүленеп, Батумида очрашырбыз, диеп, Бөгелмәдән чыгып китәләр. Беренче төркемне, өчесен, Батумида тоталар да Мәскәүгә алып кайталар. Әхмәт белән Әхәт, уңай юлын табып, Төркиягә китәләр. Тотылганнарны Мәскәүдә Бутырка төрмәсенә утырталар. Беркөнне, абый әйтүенчә, прогулкадан камерага кайтышлый, икенче төркем тоткыннар белән очраштык, шул вакытны Зәкәрия миңа төртте: «Әнә әтиең». «Әтием», – дип кычкыргач, әти мине күрде дә гаҗәпләнде. Икенче көнне миңа өстәге камерадан, тәрәзәдән, ботинка җибәрәләр. Әти очрашуда күреп алган икән минем яланаяк булуымны. Үзе икенче яктагы камерада булса да, тоткыннар аркылы миңа ботинка тапшыруны оештырган». (Угыз Атласов, күрсәтелгән хезмәт, Б.63.)

Мәскәү. Бутырка төрмәсе. Аталы-уллы Атласилар да биредә тоткын. Атасы улының яланаяк икәнен күргәч, аягындагы ботинкаларын салып аңа бирә... Үзе исә яланаяк килеш, Себер төрмәләренә чыгып китә... Бу мизгелләрдә миңа Атласи, кул-аяклары богауланган хәлдә, Себер юлы буйлап атлаган карт каторжанны да, кыя-тауларга чылбыр белән кадаклап куелган Прометейны да хәтерләтә... Ә аның бавыр-бәгырен – балаларын көн дә килеп, козгыннар чукый, козгыннар чукый...

Шулай итеп, Атласиның гаиләсе бер кочак бала белән урамда кала, ә өйдән исә милиция бүлегенә төне буе алты ат йөге китап, кулъязмалар ташыйлар… Аннан Һади Атласиның үлемсез хезмәтләренең битләрен базарда җимеш төреп саталар, тәмәке тартучыларга саталар... Бөгелмә халкы танып, кайберләрен Хөсникамал абыстайга да китереп бирә. Ә дистә еллар җыелган бу бай архив, китап булып чыгып өлгермәгән кулъязмалар, хатлар һәм истәлекле фотолар мәңгегә юкка чыга. Угыз абый язып калдырганча, «...Риза Фәхретдиновның 20 хаты, Фатих Кәриминең 14 хаты, фотоальбомында татарның бөек шәхесләре белән төшкән рәсемнәре. Шулай шәхеснең иҗади хезмәтләре белән аның хәтерен дә сызып ташларга керештеләр». (Күрсәтелгән хезмәт, Б.62.)

Хәзер тагы Мәскәүгә, Бутырка төрмәсенә кайтыйк. Һади Атласины биредә ел ярым тоталар һәм «солтангалиевче»лектә гаепләп, ун елга каторгага хөкем итәләр. Атласига Мирсәет Солтангалиев белән танышлыгын да, латин әлифбасына каршы булуын да, коммунистларны тәнкыйтьләвен дә, советларны яратмавын да исенә төшерәләр. Тарихчы-галим Булат Солтанбәков Атласины берничек тә Солтангалиев белән бәйләп булмый, дип яза, суд барышында Һади Атласи да шул ук сүзләрне кабатлый, Мирсәет Солтангалиевне лидер түгел, ди.

«Впрочем, никаких его связей с Султан-Галиевым и его соратниками даже с помощью натяжек и фальсификации доказать не удалось, – дип яза ул. – Причём Атласов с искренним возмущением отверг саму мысль о вхождении в группу, возглавляемую Султан-Галиевым, ибо тот, по его мнению, не обладает качествами лидера и теоретика, и Атласов считал бы для себя унизительным идти у него на поводу». (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает…, стр.92.)

Апасы Хәлимәгә сөргеннән язган хатларында Атласи үзе дә «солтангалиевче»лектә һич катнашы булмавын, мөгаен, үзенең бу исемлеккә «Туран-Төрек берлеге уртаклыгы» сәбәпле эләгүен яза. «Солтангалиев мәсьәләсенә мине катнаштыру чынында нахак, төпсез, яшерен вә әшкярә уларак ялган иде. Шулай да булса минем абруем һәм халык арасындагы игътибарым тоткынлыгыма сәбәп булды булса кирәк», дип фаразлый. (Һади Атласи. – Казан, 2007, Б.174.)

Бераз алга китеп, Атласиның Солтангалиев, «солтангалиевчелек» мәсьәләсендә 1935 елның 22 маенда Сталинга язган хатыннан да өзек китерик. «В письме Сталину (1935 г.) Атласов писал, что был арестован в Бугульме и обвинён в султангалиевщине. «Хотя я и был знаком с Султан-Галиевым, – писал Атласов, – но к султангалиевщине не принадлежал. Верно, я в национальном вопросе имел свои собственные взгяды, как то: представление великорусского шовинизма слишком широким и глубоким. Я считал, что пролетарская диктатура, хотя и уничтожила великорусское владычество, но она не могла искоренить закоренелый инстинкт господства великорусов над другими нациями». (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.55-56.)

Атласига һәм аның тарафдарларына (7 кеше) җинаять эше ачу һәм аларны төрмәгә яптыру өчен ОГПУның ул чагындагы Татарстан бүлеге җитәкчесе, надан, кансыз Дмитрий Кандыбин күп көч куя. Заманында Төньяк Кавказ, Тамбов, Воронеж халкын канга батырган бу палач Татарстанга килеп тә шул кара эшен дәвам итә, татар зыялыларын һәм дин әһелләрен юк итү юлына баса. 1930 елның башында ук бу явыз бәндә халыкка каршы җәза алымнарын катылату турында директива чыгара, ул анда «кулак һәм дин әһелләренә каршы рәхимсез көрәшергә, совет дошманнарының тамырларын корытырга» чакыра. Бу кара исемлеккә шулай ук башка төрле фикер ияләре, кайчандыр башка сәяси партияләрдә торучылар, чит илләрдә укучылар, бигрәк тә зыялы интеллигенция вәкилләре дә кертелә, аларны кулга алырга һәм юк итәргә рөхсәт бирелә. Куллары канга баткан кандыбиннар булган җирдә милләт улы атласиларга, әлбәттә, урын булмый...

«Назначенный в 1927 году начальник Татотдела ОГПУ Дмитрий Кандыбин был опытным и вероломным провокатором, – дип яза бу хакта тарихчылар. – Для него люди, стремящиеся сохранить старую татарскую письменность, были контрреволюционерами, а родители, отправляющие детей в национальные школы, националистами. …Это он утвердил в 1928 году разработку об антисоветской группе в Бугульминском кантоне, возглавляемой Атласовым. Согласно этому документу, в группе было 7 человек (Атласов, учителя Кабир Туйкин, Хабиб Кадыров и др.), которые ставили целью пробудить у учащихся национальное самосознание, а среди населения посеять неудовлетворённость правами автономной республики и понимание того, что улучшение положение тюрко-татарского народа невозможно при существующем строе. Это по приказу Кандыбина было систематизировано досье Атласова и утроено число сексотов вокруг него». (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.56.)

Бераз алга китеп, шунысын да әйтик: 1935 елда бу кабахәт Кандыбин СССР Югары судының Хәрби коллегиясе әгъзасы итеп сайлана һәм меңәрләгән кешегә, шул исәптән, бик күп татар зыялыларына үлем карары чыгара. Һади Атласиның 1936 елда соңгы тапкыр кулга алынуында һәм атып үтерелүендә дә шушы явызның кулы уйнаган булырга мөмкин.

Инде тагы утызынчы еллар башына кайтыйк. Менә шушы ялган-ялалар нигезендә һәм кандыбиннар тырышлыгы белән, Атласины, «солтангалиевче»лектә гаепләп, ун елга хөкем итәләр һәм 1930 елның 5 августында этап белән төньякка җибәрәләр. Атласиның апасы Хәлимәгә язган хатларыннан күренгәнчә, башта аны Мурманскига китерәләр, аннан – «Апатит» дигән урынга, ноябрь азагында – «Үлем атавы» дип йөртелгән Конд утравына китереп ташлыйлар. Атласи монда ачлыктан һәм йокысызлыктан бик интегә, каты авырып, хәтта шифаханәгә эләгә. 1931 елның җәендә аны Соловкига озаталар, монда ул ел ярым концлагерьда була, хокуксыз тоткын нинди газаплар кичерсә, Һади Атласи башыннан да бу авырлыклар уза. Истәлекләрдән күренгәнчә, бу вакытта Соловки төрмәләрендә бик күп татар зыялылары утыра, алар арасында Мирсәет Солтангалиев, Бакый Урманче һәм башкалар да була, һәм Атласи биредә алар белән кабат очраша. Истәлекләрдән күренгәнчә, Атласи бер очрашуда Бакый Урманчега «Туран» дип аталган җыр җырлап күрсәтә (кайбер истәлекләрдә «Туран» шигырен укыган, диелә), әмма рәссам соңыннан аның сүзләрен оныта

«Наказание отбывалась в Соловках, – дип искә ала бу хакта Булат Солтанбәков. – Там был сосредоточен цвет национальной интеллигенции многих народов СССР. Учитывая возраст и состояние здоровья, к тяжёлым работам Атласова не привлекали. В одном из писем Султан-Галиев, встречавшийся с ним в лагере, не без иронии писал, что Хади-абзы научился хорошо плести лапти для лесорубов и скотников, сам же автор, ухаживавший за лошадьми в лагпункте Анзер, не преминул заметить, что дело это знает с детства». (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает..., стр.92.)

Шулай, милләтнең асыл ирләре, үз бәйсез дәүләтләре булса, патша булып тәхеттә утырасы кешеләре, Сталин концлагеренда чабата үрәләр, ат карыйлар... Үзләренең гаять тырышлыклары һәм чыдамлыклары белән, бу юлы бу тәмугтан да исән калалар, әмма Сталинның кургаш ядрәсе аларны барыбер куып җитә һәм гомерләрен өзә... Дала бөркетләренең азатлыкка таба җиһани очышларын өзә, ирек турында мәңгелек җырларын өзә, хыялларын өзә... Әмма киләчәккә юллаган өметләрен, васыятьләрен өзә алмый, алар, азатлык авазы булып, милләткә килеп ирешәләр...

Матбугат битләрендә Һади Атласиның Соловки сөргене чорын башкачарак тасвирлаган истәлекләрне дә очраттык. Утызынчы елларда Казан шәһәре рәисе урынбасары булган, партия-совет җитәкче эшләрендә эшләгән, үзе дә репрессияләр корбаны Павел Аксёнов Атласиның Соловки лагерьларындагы тормышын башкачарак сурәтли. Хәбәрләрдән ишетелгәнчә, Атласи анда инглизләрдән калган китапханәне тәртипкә китергән һәм шушы эшеннән зур ләззәт тапкан. Аксёнов аның Соловки лагерендагы бу эшен «Профессор Атласовның кечкенә бәхете» дип атаган.

«Атласов татар милли-азатлык хәрәкәтенең иң күренекле эшлеклеләреннән санала, – дип яза Аксёнов. – Зур ихтыяр көченә һәм акылга ия булган югары белемле бу кеше үзенең бөтен гомерен татар халкының азатлыгы өчен көрәшкә багышлый. Рус патшалыгының дошманы буларак, ул күп тапкырлар төрмәләрдә утыра, сөргенгә сөрелә. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәч, ул аны кабул итмичә, Совет властеның актив дошманнары арасында кала. Һәм яңадан төрмәләр, лагерьлар, сөргенгә сөрелүләр... Атласовның бөтен гомере шулай үтә. Картлык белән бергә көрәшнең өметсезлегеннән туган хәлсезлек, күңел төшенкелеге килә. Шәхси тормышны җайга салу ихтыяҗы туа. Шунысы гаҗәп: мондый бәхет аңа 30нчы еллар башында, СССР Эчке эшләр министрлыгының аерым киңәшмәсе белән җибәрелгән Соловецк лагерьларында эләгә.

Атласовның профессор икәнлеген, шуның өстенә инглиз телен су урынына эчүен белгәч, лагерь чиновникларыннан берәү лагерь башлыкларына Атласовка инглиз интервентлары тарафыннан ташлап калдырылган зур китапханәне барлап чыгу һәм тәртипкә китерү эшен тапшырырга тәкъдим ясый. Таш биналарның берсендә гаять зур китаплар байлыгы күп еллар дәвамында үзенең хуҗасын көтеп ята. Һәм менә шушы китаплар патшалыгына Атласов хуҗа булып килә.

Иксез-чиксез хәзинә арасына кергәч, Атласов үзен иң бай, иң көчле һәм бәхетле кеше итеп тоя. Боларга өстәп аңа урманда йөрергә, гөмбә, җиләк җыярга, гөмбә киптерергә һәм тозларга, варенье кайнатырга һәм башка иреклекләр рөхсәт ителә. Бу шөгыльләр аның тормышына яктылык бирә, авырлыкларны оныттыра». (Павел Аксёнов. Соңгы ышаныч // Казан. 1993, №1, Б.160-161.)

Әлбәттә, китаплар дөньясында яшәү һәм эшләү Атласовның төрмә тормышына бераз яктылык биргәндер, әмма моны барыбер тулы бәхет дип әйтеп булмый. Соловки сөргенендә китапханәдә эшләве турында Атласи апасы Хәлимәгә әйтми, әмма Архангельскига күчерелгәч, «тегендә хөкүмәт торагында торамыз, аның азыгын ашыймыз һәм аның киемен киямез идек», дип яза. Шулай берничә ел Соловки лагеренда булгач, Атласины, сәламәтлеге начараю һәм картлыгы сәбәпле, концлагерьдан азат итеп, өч елга Архангельскига сөргенгә сөрәләр. Бу хәл 1932 елның декабрендә була. Дөресен әйткәндә, бирегә Атласины да, аның кебек башка мәхбүсләрне дә ачтан үләргә җибәрәләр, һәм күпләр монда мәңгегә ятып кала да... Үзегез уйлагыз – торырга урын юк, ашарга ризык юк, акча юк, барысын да үзеңә табарга кирәк. Шуның өстенә, син сөргенгә сөрелгән тоткын, тулысынча ирекле түгел, көн дә комендатурага теркәлергә барырга кирәк, башка чикләүләр дә бар.

Атласи чагыштырмача ирекле булуына, сакчысыз йөри алуына башта сөенсә дә, кунарга урын, ашарга ризык таба алмыйча тилмерә башлагач, хәленең ни дәрәҗәдә яманлыгын аңлый. Гаиләсеннән ярдәм сорый алмый – алар үзләре ачлы-туклы, кеше мунчаларында, подвалларда яшәп көн күрәләр. Элеккеге дуслардан һәркемнең үз хәле хәл, күпләр төрмәдә утыра яки күзәтү астында, «халык дошманы» белән аралашудан куркалар. Сөргендә вакытта Атласига иң нык ярдәм иткән кеше – аның бертуган апасы Хәлимә була. Иж-Бубый авылында яшәгән бу мәрхәмәтле хатын үзенең һәм гаиләсенең авызыннан өзеп диярлек энесенә ярдәм итеп тора – аңа каклаган итен дә, сары маен да, сохариен да җибәрә, акча да сала.

«Кайда җитте, шунда кунып йөрим, – дип яза ул сөргеннән апасы Хәлимәгә. – Чакчак кына урамда кунарга туры килмәде. ...Өйләр, бүлмәләр шыгрым тулы. Кешеләрдә башкаларны кызгану, аларга мәрхәмәт итү кебек тойгыларның эзе бик калмаган дияргә була. ...Килгәннән бирле тамагым туйганы юк, көн буенча ач йөри идем. Бара торгач, ихтимал, эшемне рәтләр, хезмәт өчен дә бер урын табармын. Ләкин хәзергә бик яман булды. Кулымдагы акчам, ярым ач торганда, коры икмәк белән генә яшәгәндә, берәр атнага җитәр, айга да җитәрлек түгел. Менә минем хәлем шуннан гыйбарәт. ...Үзең беләсең, минем һәр җирдә абруем бар иде. Монда аның да бер тиенлек кадере, хөрмәте һәм әһәмияте юк». (Һади Атласи. – Казан, 2007, Б.167-169.)

Шушы ачлы-туклы, авыр сөрген тормышында Һади Атласиның сәламәтлеге нык какшый, үзе язганча, гәүдә авырлыгы чирек өлеш кими. Әмма ул шушы адәм чыдамаслык сөрген шартларында да кешелек сыйфатларын саклап калырга, күңелен төшермәскә тырыша, рухын сындырмый. Хәер, Атласи Соловкида да «иң рухлысы, иң чыдамлысы, иң кайгырмаучысы» булып санала бит, ягъни ул сабырлык күрсәтә, өметен өзми, үзен юк-бар белән бетерми. Ул хәтта концлагерьның да «файдалы» якларын күрерә өйрәнә. «Әллә ниләр күрдем, әллә ниләр белән таныш булдым. Аларны күрү, алар белән таныш булу минем өчен лязим иде», дип яза ул апасына. «Шулай булса да, мине бик йөдәгәндер, гаҗиз булгандыр, мәлҗегәндер дип уйлама. Мин ул хәлгә төшкәнем юк һәм төшмәм дә. Башкалар ачыккан кебек мин дә ачыктым. Ләкин бик йөдәмәдем, тилмермәдем», дип Атласи апасын тынычландыра.

Ул сөргендә дә гыйлем иясе булып кала – өстәмә рәвештә инглиз телен өйрәнә, күп укый, хәтта көн саен рус телендә «Известия» һәм инглиз газетасын да укып бара, ни әйтсәң дә, Архангельски зур шәһәр бит, анда китапханәләр дә, почта-киосклар да булган. «Үземнең тамагым бик үк тук булмаса да, рухым тук. Күп укыйм, күп моталәгә итәм, һичбер вакытым әрәм китми. Гел китап уку өстендә үтә. ...Күбрәк тән туклыгының кимчелеген дә җан туклыгы белән сипләргә, матди ачлыкны мәгънәви туклык белән ямарга туры килә», дип яза ул Хәлимә апасына. Гомумән, Атласиның сөргеннән язган хатлары – үзе бер тарих, алар аның авыр тормышын да, кырыс холкын да, акыл-фигылен дә ача. Атласи, әлбәттә, гаиләсенә дә хатлар язган, әмма алар сакланмаган, 1936 елгы соңгы тентүләр вакытында юкка чыккан булырга мөмкин. Апасы Хәлимәгә исә Атласи бу хатларны сакларга, алардан оялмаска куша, Сталин золымының, большевиклар режимының адәм баласын нинди коточкыч шартларга куюын, бәлки, шулай тарихта теркәп калырга тырышкандыр…

Атласи апасына сөргеннән дистәдән артык хат язган, алар арасында галимнең фәлсәфи уйланулары, дини юатулары да чагылып китә. Кайвакытларда ул, сөргеннән торып, апасын рухландыра, төшенкелеккә бирелмәскә чакыра, үгет-нәсихәтләрен бирә. «Ярлы булсам да, иманым, өметем байдыр, – дип яза ул апасына. – Агъланган, егъланганым булмаган кебек, уфылдаган, дөньядан ваз кичкәнем дә юктыр. Чынында бу тормыш егълаудан үтте, көләр хәлгә килде инде. Сиңа да өмидсезләнмәскә киңәш бирәм. Кайгырма, борчылма, өмидсез һәм инанычсыз булма! Нимес хәкимнәренең иң олугларыннан булган Гёте «кешеләрне бәла диңгезләреннән сагъ, кечерәк (сәламәт алып чыгачак) бер көймә булса, ул да – диндер», диде. Син бит динле, иманлы кеше, кайгырмак һәм өмидсезләнмәк сиңа килешеп бетмәс, ярап та бетмәс, диясем килә»

Хәлимә – Төркиягә китеп, шунда яшәп калган танылган галим Габделхәмит Зөбәер Кошайның Иж-Бубыйда яшәүче туганы Мансур Зөбәеровның хатыны, бу ике нәсел элек-электән дус һәм фикердәш булган. Истәлекләрдән күренгәнчә, Атласи сөргендә вакытта Хәлимәнең ире Мансур да вафат була, энесе аңа юатып һәм тынычландырып хатлар яза. Дөресен әйткәндә, Хәлимә апасының ярдәме Һади Атласины сөргендә ач үлемнән коткарып кала, ул аңа гомер буе рәхмәтле була.

«Мин синнән бик разыймын, күп ярдәм иттең һәм итәсең, – дип яза ул аңа сөргеннән. – ...Син уңган, булдыклы һәм тормышка яраклы кеше. Синең кебек булдыклы һәм уңган кешегә яшәү өчен ул кадәр кайгыру килешеп һәм ярап бетмәс дип беләм. Бөтен кеше үлгәндә дә, син үлмәссең, бөтен кеше ачыкканда да син ачыкмассың дип ышана алам. Син бит Чәке авылында үскән, һәртөрле агыр эш эшләп тормышка чыккан һәм ипләнгән. Олы Чәке авылы белән Буа мәдрәсәсе мине дә тормыштан курыкмас хәлгә китергәннәр иде. Аларны күрмәгән булсам иде, бүген җир өстендә булмас, күптән җир астында булыр идем».

Атласиның бу сүзләре аның кыйбласын ачыклау өчен бик мөһим – димәк ки, холкының төп нигезе дә туган якларында салынган, бетмәс көчне һәм сынмас рухны ул шуннан алган! Сабантуй батыры, уку алдынгысы, пәһлеван кыяфәтле татар егете Буа-Чүпрәле якларыннан килеп, милләтне уяткан, милләткә хезмәт иткән, милләт өчен корбан булган... Һәм иң авыр вакытларында тагы туган якларын искә төшергән, Аллаһ сүзен, ислам динен алга чыгарган. «Рәхәт көннәрдә һәркем динле була ала, ләкин агырлык көннәрендә генә үзенең кай дәрәҗәдә идекен чынлап күрсәтә ала. Шул көннәрдә генә ялган динлектән аерыла... Мин дә үлмәм, син дә үлмәссең «Вә ля ләһләку вә ля тәхрәмну вә әнтум әл-әгълун» (кайгырмагыз, мәлҗерәмәгез, киләчәктә сез өстенсез) сүзе сиңа түгел, миңа да юл күрсәтүче ула белер», дип яза Һади Атласи сөргеннән апасына.

«Киләчәктә сез өстенсез...» Бу бит мөселманнарга карата әйтелгән Коръән аяте, димәк, Атласи тормышының иң авыр көннәрендә Аллаһ сүзен үзенә таяныч итеп алган, шул өмет белән исән калган. Дин белән башланган тормыш тагы дингә килеп чыккан, әмма күпме сынаулар үтәргә, күпме газаплар күрергә туры килгән! Һәм әле алда тагы күпме күрәсе бар... Сәламәтлеге начараю сәбәпле, Атласины сөрген срогы тулмыйча азат итәләр, бу хәл 1933 елның җәендә була. Сөрген шартлары буенча, тоткынны гаиләсеннән кем дә булса килеп алырга тиеш була, Атласи бу хакта өенә хат яза. Һәм 8 август көнне Хөсникамал абыстай Архангельскига килеп тә җитә. «Сөргенлек мөддәте тулганчыга чаклы азат ителде» дигән мөһерле документларны кулга алгач, 12 август көнне Атласилар гаиләсе кайтыр юлга чыга.

«Димәк, сөргенлектән котылдым була, – дип яза ул бу хакта апасына. – Ахыры хәерле булсын! Киләчәктә тынычлык, саулык, иркенлек һәм ирек белән яшәргә насыйп булсын иде дип өмид итәргә генә кала».

16 август көнне алар Бөгелмәгә кайтып җитәләр. Ә анда инде элеккеге өй, элеккеге тормыш юк, сабый балалары ул сөргендә вакытта ачтан үлгән, эш юк, элеккеге танышлар кайсы атылган, кайсы төрмәдә, кайсы моннан бөтенләй күчеп киткән. Баҗасы Рәшит Яруллин да сөрген срогын тутыргач, гаиләсе белән Махачкалага күчеп киткән. «Кайту кызыклы булса да, кайткач ул кадәр кызыклы тоелмады, – дип, ул моннан да апасы Хәлимәгә хат юллый. – Тормышым ватылган, нигезем тузган һәм яшәр өчен таяныч булачак бер генә нәрсәм дә калмаган. Шулай булса да артык борчылмыйм, аһ-ваһ ормыйм, кайгырмыйм. Сагълык, тынычлык булса, шаять, тормышны көйләп булыр дип өмид итәм».

Шулай итеп, Атласиның Бөгелмәдә сөргеннән соңгы чоры башлана, әмма ул бик кыска була. Эшсезлек, яшәү шартлары булмау, кирәксезлек һәм кадерсезлек аны бу хәлдән чыгу юлларын эзләп Уфага һәм Казанга илтә, элеккеге танышларын барларга этәрә. Әмма репрессия золымы инде барлык тармакларга да үтеп кергән була, кешеләр куркытылган, күпләр Атласи кебек төрмәдән кайткан карт милләтчедән ерак торырга тырышалар.

«Монда да тормыш бик үк матурдан түгел кебек сизелә, – дип яза бу еллар турында Атласи. – Хосусилә безнең кебек кырык кат кыркылган кешеләр өчен җиңел түгел, шактый читен булыр төсле тоела. Көлгән вә шаркылдаган тавышларны монда да бик сирәк ишетергә тугры килә. Көлүчеләр бардыр, алар бездән ерак, без булса алардан еракмыз. Шунлыктан, күбрәк уфылдаучылар беләнрәк эш итәргә һәм аларның аһваһларын ишетергә тугры килә».

Бөгелмәдә эш таба алмагач, Һади Атласи 1934 елда гаиләсе белән Казанга күчеп китә. Шул китүдән ул инде Бөгелмәгә яңадан кайтмый, бары тик ярты гасырдан соң гына, хәтер булып, исеме кайта, әсәрләре кайта, улы һәм оныклары кайта... Алары турында алдагы бүлектә бәян итәрбез, инша Аллаһ!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10,2016

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: