Соңгы туранчы (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Атласиның милләткә кайтуы

Җинаять эшләүдә гаебе булмау сәбәпле, 1958 елның 27 маенда СССР Югары Суды тарафыннан Һади Атласи тулысынча аклана. Аның белән бергә атып үтерелгән татарлар да, гаепләре булмау сәбәпле, тулысынча акланалар. Әмма бу әле Атласиның һәм аның көрәштәшләренең якты исемнәре милләткә кире кайтты, дигәнне аңлатмый, моның өчен әле тагы утыз-кырык ел вакыт кирәк була... Хәер, Атласины пычратырга тырышучылар әле аның исеме аклангач та була. Мәсәлән, 1981 елда Казанда, Бөгелмә тарихына багышланган «Город счастливой судьбы» дип аталган китап басылып чыга, анда рус авторлары Атласины Колчак заманында төбәктәге татар укытучыларын астырып-кистереп йөрүче итеп күрсәтәләр, имеш, ул шундый исемлек төзегән икән. Моннан тыш та Татарстанда басылып чыккан кайбер фәнни хезмәтләрдә Һади Атласины «татарларның канлы палачы» итеп күрсәткән урыннар була, монысын инде «үз татарларымыз» яза.

Бу хәтле кара ялганны-яланы Һади Атласиның балалары күтәрә алмый, Габделбәр һәм Угыз Атласовлар Мәскәү һәм Казан Кремльләренә, СССР һәм Татарстан җитәкчеләренә төрле хат-шикаятьләр яза башлыйлар. Хатлар шулай ук төрле дәрәҗәдәге судларга, прокуратураларга да языла. «До каких пор будет продолжаться клевета на Х.М.Атласова, казнённого в 1938 г. (реабилитирован посмертно. Справка Военного трибунала Приволжского В.О. №108 от 11.08.58), кому это нужно и кто приостановит эту гнусную травлю?» – дип яза Угыз Атласов 1985 елның 8 октябрендә СССР Югары Советы Президиумына. Шундый ук эчтәлекле хатны, тагы да киңәйтеп һәм җентекләп, төрле оешмаларга Атласиның олы улы Габделбәр Атласов яза. «В то время как осквернители праха лихо и безнаказанно (пока!) обливают безымянную могилу Атласова зловонными нечистотами, решение органов советского правосудия по его реабилитации скрыто в недрах архивов и неизвестно широкой общественности. Поистине, добрая слава лежит, а худая – бежит.

Эту порочную ситуацию считаю нетерпимой и противоречащей социалистической законности, и на основании ст.57 Конституции СССР требую принятия официального акта в защиту имени Атласова от безнравственных посягателей на его честь и достоинство, дабы неповадно было нечестивым клеветникам продолжать своё подлое дело», – дип яза сугыш һәм хезмәт ветераны Габделбәр Атласов 1985 елның 15 декабрендә Мәскәү Кремленә.

«Мой отец до конца отдал свою жизнь за идеалы просвещения татарского народа, за его культуру, – дип яза Угыз Атласов 1986 елның 5 мартында Мәскәү һәм Казан Кремльләренә. – Поэтому моральный долг Науки – защищать честь и достоинство своих представителей и оградить их память от надругательств и издевательств». (Бу хатлар 2007 елда Казан шәһәрендә басылып чыккан «Һади Атласи» җыентыгыннан алынды, Б.252-263.)

Улларының ярсып яклавы, дөньяларның үзгәрә баруы, татар җәмәгатьчелегенең Атласи ягында булуы аңа чын мәгънәсендә милләтенә әйләнеп кайтырга ярдәм итә. 1985 елның 14 гыйнварында Татарстан Югары Советы Президиумы рәисе Әнвәр Баһаветдинов Һади Атласиның улы Габделбәргә рәсми хат җибәрә, ул анда бу мәсьәләнең Президиум тарафыннан җентекле өйрәнелүен хәбәр итә, алга таба Атласиның тормышы һәм иҗаты яңа күзлектән өйрәнелә башлаячагын яза. Һәм ул шулай була да. Әнвәр Баһаветдинов катнашы һәм тәкъдиме белән, татар галимнәре Миркасыйм Госманов, Индус Таһиров һәм Яхъя Абдуллин, яңа тарихта беренче буларак, Атласи турында уңай мәкалә язалар һәм ул «Казан утлары» журналының 1986 елгы 11нче санында басылып чыга. Аннан галимнәр Әбрар Кәримуллин, Сәлам Алишев, Булат Солтанбәков, Алексей Литвин, төбәк тарихын өйрәнүче журналистлар Дамир Гарифуллин, Дамир Асылов һәм башкалар Атласиның тормышын һәм иҗатын яңа яктан яктырткан язмалар белән матбугат битләрендә чыгыш ясыйлар. Бер-бер артлы Һади Атласиның китаплары дөнья күрә, аның турында фәнни хезмәтләр языла, Бөгелмәдән Алсу Мөхәмәтдинова тарих буенча кандидатлык диссертациясе яклый.

Бөгелмә шәһәрендә Атласины бигрәк тә күтәреп алалар, чөнки аның кече улы Угыз Атласов ул чагында Бөгелмәдә яши һәм әтисенең абруйлы исемен яңадан милләткә кайтару өчен гаять күп эшләр башкарып, бакыйлыкка күчә. Шулай ук Бөгелмә шәһәрендә 1994 елдан бирле Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды эшләп килә, озак еллар аның рәисе булып Угыз Атласов тора. Алар һәр елны милләтебезнең танылган шәхесләренә «Мәгърифәтче» исемен бирәләр. 15 февраль – Һади Атласи һәм аның тарафдарлары атып үтерелгән көнне «Хәтер көне» дип, җыеннар җыеп, бары тик Бөгелмәдә генә билгеләп үтәләр. Угыз Атласовның тырышлыгы белән Һади Атласи укыткан мәктәпнең диварларына 1938 елның 15 февралендә атып үтерелгән 9 татарның исеме уеп язылган мәрмәр такта куелган. Хәтер исән, берни онытылмады һәм онытылмас та! Бөгелмәдәге татар гимназиясенә шәһәр хакимияте карары белән Һади Атласи исемен бирү – бу Атласи идеяләренең җиңүе, дөреслекнең тантана итүе түгелмени? Бүгенге көндә гимназиядә Һади Атласи музее эшләп килә, анда Атласи белән бәйле бик күп кадерле ядкәрләр саклана, аларны карарга Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә укучылар килә. Атласи башлаган изге эшләр дәвам итә... Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә яшәүче милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәт үзенең туган йортында Атласи музее һәм китапханәсе ачты, анда да халык сукмагы өзелми. Музейның түрендә рәссам Мөдәррис Минһаҗевның «Атласиның кайтуы» дип аталган панорама-картинасы тора, анда Атласи тарихы гына түгел, бөтен милләтебез тарихы тасвирланган.

Бу урында Һади Атласиның үз нәселе – балалары һәм оныклары турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. 1907 елда Әлмәттә туган олы кызлары Сәлмә гомер буе гаиләсе белән Казанда яши, укытучы булып эшли, аларның Җиһанша белән дүрт балалары була, икесе яшьтән үлә. Сәлмә 2001 елда үлә. Кабере – Казан шәһәренең татар зиратында, әмма әнисе Хөсникамалдан бераз читтәрәк, ире янәшәсенә күмелгән, чөнки Җиһанша Дунаевның Атласи өстеннән шымчылык итүен нәсел онытмаган. Габделбәр Атласов – 1911 елда Әлмәттә туган, 1994 елда Мәскәүдә үлгән, хатыны – рус милләтеннән, иренең мәетен крематорийда яндырып, көлен тартма белән Казанга кайтарганнар, әнисе Хөсникамал янәшәсендә күмгәннәр.

Габделбәр – шактый авыр тормыш юлы үтә, 1929 елда Төркиягә качканда, чик буенда тотылып, төрмәләрдә утыра, башта аны Мәскәү һәм Ленинград институтларына алмыйлар, чит илгә укырга да җибәрмиләр. «Әтинең гомерен өзсәләр дә, гаиләсен тынычлыкта калдырмадылар, – дип яза Угыз Атласов. – Сугыштан соң Габделбәр абыемны академик Бардин институтына – Институт сталига алдылар. Берничә елдан соң үзен эш буенча Казанга җибәрәләр. Казан университетында Арбузов үзенең квартирасына алып бара. Анда аны танышлары, күрәсең, КГБ кешеләре күрә. Мәскәүдән кайткач, күп тә узмый, институттан куып чыгаралар». Гаять талантлы егет Мәскәү институтында барыбер химия буенча югары белем ала, әмма аңа зур фәнгә юл ябылган була. Марҗа хатыныннан бер кызы була, хәзер аның үз балалары бар, әмма алар урыс инде.

Сылу – 1922 елда Бөгелмәдә туа, 2001 елда Бөгелмәдә үлә, кабере Казан шәһәренең татар зиратында, әнисе Хөсникамал абыстай белән янәшә. Сылу – югары белемле медик, терапевт, әмма аңа да Казанда фән дөньясына юлны ябалар. «Сылу апам мединститутны бетергәч, профессор Адо аны үзенең ординатурасында калдыра, – дип искә ала Угыз абый. – Бер еллап вакыт узгач, ординатурага обком секретареның кызын алалар, апаның темасын ябалар, апам ординатурадан китәргә мәҗбүр була». Сылу башта Үзбәкстанда яши һәм эшли, аннан барыбер Ленинградта ординатура тәмамлый. Сылуны Калининград шәһәренә чакыралар, ул шунда больницада эшли, әнисе Хөсникамал апаны да үз янына алдыра. Хөсникамал апа соңгы елларында кызы тәрбиясендә Калининградта яши һәм 1967 елның декабрь азагында, 77 яшендә инсульттан шунда үлә, аны Казанның татар зиратына алып кайтып күмәләр. Сылуның бердәнбер кызы Фәридә яшьтән үлә, нәселе калмый. Ул соңыннан Казанга күчеп кайта, авырый башлагач, Угыз абыйлар аны Бөгелмәгә, үз яннарына алалар, ул шунда үлә һәм Казанда, әнисе янында күмелә.

Угыз абый – төпчек бала, ул 1927 елда Бөгелмәдә туа, 2003 елда Бөгелмәдә үлә, кабере – Казанның татар зиратында, әнисе янында. Армиядән кайткач, Свердловскига эшкә китә, анда механика институтына читтән торып укырга керә, югары белем ала. Әнисен Сылу апасы Калининградка алып киткәч, егет туган ягы Бөгелмәгә күчеп кайта, монда 1968 елда Муфуаза исемле татар кызы белән гаилә корып җибәрә. Аларның 1970 елда – Әлфия исемле кызлары, 1980 елда Һади исемле уллары туа. Әлфия Казан дәүләт университетының ВМК факультетын тәмамлый, хәзер Бөгелмә шәһәрендә яши, югары белемле программист, 15 яшьлек Әмир исемле улы бар. Һади – Төркиядә Измир шәһәренең Эгей университетын тәмамлый, журналист белгечлеге ала, әмма хәзер аның буенча эшләми. Яшь Һади Атласов гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши, хатыны Юлия – Кемерово өлкәсеннән телеут кызы, аларның 6 яшьлек Көнтимер һәм 4 яшьлек Угыз исемле уллары үсә. Болар – Атласи нәселен дәвам итүчеләр. Һади Атласи гомер буе төрки халыкларны берләштерү хыялы белән яши, күрәсез, бу хыял аның үз нәселендә тормышка ашкан. Бабалары Мөхәммәтһади Атласиның бөек һәм фаҗигале тормыш юлын һәм аның тарихи әсәрләрен дә белсеннәр иде, бу мирасны кадерләп сакласыннар иде, дигән теләктә калам!

«Үз халкын өзелеп яраткан, гел аның ирекле, бәхетле булуын теләгән олы йөрәкле, мәгәр нахакка җәберләнгән фаҗигале галим; вә ата рухы алдында, аның намуслы исемен аклау юлында үз бурычларын үтәгән, соңгы көннәренә кадәр шушы юнәлештә тырышкан тугрылыклы уллары истәлекләре алдында тез йөгенеп башымны иям!» – дип яза Миркасыйм Госманов «Һади Атласи» китабына кереш сүзендә.

Мин исә ирен дүрт тапкыр төрмәгә озаткан, аны атып үтергәч тә, дүрт баласын күз карасыдай саклап калган, иң авыр шартларда да аларның барысына да гүзәл тәрбия, югары белем биргән, үлгәч тә аларның барысын да үз янына туплый алган Бөек Ана, Татар хатыны Хөсникамал абыстай рухына дога кылам... Сабырлыгы, тугрылыгы, тырышлыгы, мәгърифәтле-мәрхәмәтле булганы өчен, Аллаһ ахирәт көнендә аңа карата да мәрхәмәтле булсын иде!

Инде язмабызга йомгак ясар вакыт та җитте. Кем ул – Һади Атласи? Киләчәк буын аны КЕМ буларак искә алачак? Әйе, ул тормышын дин әһеле буларак башлаган, әмма ахыргача шушы юлда калмаган, еш кына бу мәсьәләдә каршылыклы фикерләре дә булган. Әмма ислам диненә авырлыклар килгәндә, ул аны яклап беренчеләрдән булып амбразурага ташланган, иң кирәк вакытта үз сүзен әйткән. Әйе, ул – беренче татар тарихчыларыннан, әмма ул ахыргача бу юлын дәвам итмәгән, бу мәсьәләдә дә каршылыклы фикерләре булган. Әмма татар тарихына авырлык килгәндә, аны түбәнәйткән вакытларда, ул беренче булып татар өчен утка кергән, төрмәләрдән башы чыкмаган. Әйе, ул – татар бәхете өчен көрәшүче милли сәясәтче, бәйсез төрки-татар дәүләте тарафдары, төрки берлек – туранчылык идеологы. Менә бу мәсьәләдә ул беркайчан да фикерен үзгәртмәгән, ахыргача бәйсез төрки-татар дәүләте өчен көрәшкән, үлемнең күзенә карап та шуны әйткән – ТАТАРЛАР ҮЗ БӘЙСЕЗ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ БУЛГАНДА ГЫНА МИЛЛӘТ БУЛАРАК ИСӘН КАЛАЧАКЛАР! ТӨРКИ МИЛЛӘТЛӘР ТУРАН ИЛЕНДӘ БЕР ДӘҮЛӘТ БУЛЫП ЯШӘРГӘ ТИЕШЛӘР! Шуңа күрә без Һади Атласины – ТАТАРНЫҢ МИЛЛИ АЗАТЛЫК КӨРӘШЧЕСЕ, дип әйтә алабыз. Ул – мөселман булганы хәлдә, милләтебезнең бәйсезлеге, азатлыгы өчен шәһит киткән кеше. Милли каһарман. Соңгы туранчы... Һәм төрки-татар тарихына ул шулай кереп калыр да...

 

"КУ" 11,2016

Фото:архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: