Соңгы туранчы... (Һади Атласиның тууына 140 ел) (дәвамы)

Башыннан УКЫГЫЗ

Атласиның «Казан ханлыгы» хезмәте

Һади Атласиның «Сөембикә» китабы – 1913 елның ахырында, ә «Казан ханлыгы» 1914 елның башында Казанда басылып чыга. Кайбер галимнәрнең әйтүенчә, алар башта икесе бер хезмәт булган, аннан Атласи «Сөембикә»не аерып алып, аерым китап итеп чыгарган. Бу бик мөмкин хәл, чөнки «Сөембикә», чыннан да, үзе аерым зур тема, һәм аны «Казан ханлыгы» кысаларында гына ачып бетерү мөмкин түгел. Атласиның Казан ханбикәсе Сөембикәгә карата зур хөрмәте һәм мәхәббәте дә шуңа этәргән булуы бар. «Сөембикә» алданрак басылып чыкса да, без сүзебезне «Казан ханлыгы»ннан башларбыз, чөнки Казан тарихыннан башка Сөембикә язмышын да тулысынча ачып бирү мөмкин түгел.

Казан ханлыгы турында Атласига кадәр дә хезмәтләр булган, рус тарихчылары да, татарлар да бу теманы яктыртырга тырышканнар. Әмма Атласи алар арасында бар тарихи хезмәтләрне җыеп өйрәнеп, чагыштырып, анализлап, бер системага салучы буларак аерылып тора. «Заслуга Х.Атласи состоит в том, что ему на основе многочисленных источников, многие из которых впервые вводились в научный оборот, удалось воссоздать более целостную картину исторического развития государственного образования татар», дип яза бу хакта галимнәр. (А.Х.Мухаметдинова. Хади Атласи: общественный деятель и историк. – Казань, 2004, стр.81.)

Әйткәнебезчә, Һади Атласи үзенең Казан тарихы турында фәнни хезмәтләренә бары тик Себер тарихын өйрәнгәннән соң гына тотынган. Башта аның өчен татарларның асыл тамырларын ачыклау мөһим булган, Себерне ул төрки-татарларның Ана-Ватаны, милли бишеге дип караган, татарларны скиф-һуннарның дәвамчысы итеп күргән. Бары тик шушы хакыйкатьне ачыклаганнан һәм шуңа ахыргача инанганнан соң гына, Атласи Казан тарихына тотынган. Әлбәттә, бу хезмәтендә дә ул урыс тарихчыларына нык таянган һәм аларга артык ышанган, шул сәбәпле милләт өчен шактый зарарлы гомумиләштерүләргә дә килгән, аларга алга таба тукталырбыз. Атласи шулай ук татар тарихчыларының үзенә кадәр язылган хезмәтләрен дә яхшы белгән булырга тиеш. Әйтик, шул ук Шиһабетдин Мәрҗанинең дә, Гайнетдин Әхмәревнең дә ул вакытта инде Казан тарихы турында саллы-саллы хезмәтләре басылып чыккан була. Дөрес, цензура пычагы аша үткән, нигездә, урыс чыганакларына таянып язылган бу әсәрләрдән татар файдасына идеологик яктан әллә ни табып булмый, әмма алар да фактик яктан шактый мәгълүмат бирә.

Замандашы буларак, Атласи бигрәк тә Гайнетдин Әхмәров әсәрләренә игътибар иткәне сизелә. «Казан тарихы»ның болгар чоры белән башланып китүе, аны Болгар белән бәйләргә тырышу да шул тәэсир сәбәпле булырга мөмкин. Атласиның «Казан ханлыгы» белән Гайнетдин Әхмәровның «Казан тарихы» әсәрләре төзелешләре белән дә охшаш – икесендә дә Казанга нигез салыну, ханнар тарихы, урыслар белән сугышлар һәм Казанның алынуы тасвирлана. Гайнетдин Әхмәровта Казан ханлыгында яшәгән башка милләтләр турында аерым бүлекләр бар, Атласида ул әсәрнең эчендә бирелгән. Гайнетдин Әхмәровта Сөембикә ханбикә турында аерым соңгы бүлек булса, Атласида Сөембикә аерым китап итеп бирелгән.

Әмма, әйткәнебезчә, Һади Атласи «Казан ханлыгы»н язганда, төп мәгълүмати нигез итеп урыс чыганакларын файдалана, ул шулай ук чит ил тарихчыларының хезмәтләренә дә мөрәҗәгать итә. Ул чор өчен чыганаклар базасы бик бай, Атласи шуларның һәрберсен җентекләп өйрәнеп чыккан, чагыштырган, әсәрләрендә файдаланган. Бу нисбәттән галимнең эшчәнлегенә, тырышлыгына таң калырлык, ул Казан тарихы буенча борынгы рус елъязмаларыннан алып үз замандашларының хезмәтләренә кадәр өйрәнгән һәм кулланган. Монда Никон, Воскресенская, Ермоловская, Симеон, Лаврентьев, Львов, Авраам, Тверь, Софийская елъязмаларына, Россия тарихчылары Вельяминов-Зернов, Карамзин, Татищев, Пинегин, Арцыбашев, Ашмарин, Миллер, Рычков, Новиков, Щербатов, чит ил галимнәре Рубрук, Герберштейн, Иовий, Олеарий, Плано Карпини, Лависс, Рамбо хезмәтләренә, шулай ук «Соловецкий список», «Казанская история», «История о взятии Казани», «Бархатная книга», «Царственная книга», «Русский хронограф», «Сказания князя Курбского» язмаларына, сүзлекләргә искәрмәләр ясалган. Ә бит бу хезмәтләрнең күпчелеге – иске славян хәрефләре белән кулдан язылган хезмәтләр. Атласи аларның барысын да күз нурларын түгеп укыган, юкка чыккан дәүләтебезнең тарихын урыс архивларыннан, чиркәү һәм монастырь базларыннан эзләргә мәҗбүр булган.

Бу хезмәтендә Атласи Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр»), Әбелгазый Баһадир ханның «Шәҗәрәи төрек», Рәшид-әд-диннең «Җамиг әт-тәварих», шулай ук «Тарихы мәдәният», Хисаметдин Мөслими хезмәтләренә, татар халык авыз иҗатына искәрмәләр ясый, әмма Гайнетдин Әхмәровның «Казан тарихы»н искә алмый. Гайнетдин Әхмәров инде 1911 елда ук үлгән була, һәм без бу ике тарихчының шәхси мөнәсәбәтләрен белмибез. Атласи шулай ук Ризаэддин Фәхреддиннең «Шура» журналында чыгып килгән татар ханнары турында язмаларын да яхшы белгән булырга тиеш.

Һади Атласи бу хезмәтендә Казан ханлыгының тарихын Олуг Мөхәммәдтән башлап җибәрә, яңа татар дәүләтенә Болгар ханнары түгел, ә Алтын Урда ханнары нигез салганлыгын ассызыклый. «Безнең максатыбыз Казан ханлыгы исеме илә тарихта атаклы һәм дә мәркәзе Идел буендагы Казан булган ханлыкны язу булганлыгы өчен, сүзне шул ханлыкның барлыгына сәбәп булган Олуг Мөхәммәд ханнан башлыйсыбыз килә вә шуңа күрә теге Алтынбәк илә Галимбәкләрне зикер итәсебез килмидер», дип яза ул. (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан, 2009, 268 бит.) Олуг Мөхәммәд ханнан соң «Мәхмүдәк хан, аннан соң – Хәлил, Ибраһим, Илһам, Мөхәммәдәмин, Габделләтыйф, Шәехгали, Сәхибгәрәй, Сафагәрәй, Җангали, Үтәмешгәрәй, Ядкәр» ханнарның Казан дәүләте белән идарә итүләре тасвирлана. Гайнетдин Әхмәровта исә Себердән Мамук хан да өстәлгән, аерым бүлек багышламаса да, Казан ханнары исемлегенә ул Алтынбәк белән Галимбәкне дә керткән. Ризаэддин Фәхреддиннең «Казан ханнары» хезмәтендә исә татар ханнарның исемлеге Һади Атласиныкы белән туры килә.

Әйткәнебезчә, Атласиның «Казан ханлыгы»нда төп чыганак булып урыс елъязмалары тора, галим уңга-сулга карамыйча алар артыннан бара, бик сирәк кенә тукталып комментарийлар биреп куя. Әйе, әлеге китап – татар падишаһлары һәм урыс-татар орышлары турында. Әмма шуңа карамастан, бу хезмәттән Казан ханнарының тормышы да, милләт язмышы, дәүләт югалту фаҗигасе дә ачык күренә. Ул гына да түгел, Һади Атласи, урыс чыганакларына таянып булса да, Мәскәү белән Казан арасында барган дистәләрчә сугышларның сәбәбен ачкан, урысларның – талау, татарларның үз-үзләрен саклау өчен сугышуларын язган. Моңа бүгенге тарихчылар да игътибар иткән:

«Х.Атласи… подчёркивал, что казанское правительство никогда не ставило перед собой захватнические цели. В большинстве случаев казанские походы являлись ответом на предшествующие русские вторжения или же действиями защитного характера… Исследователь стремился объективно воссоздать военные события. Он указывал на то, что русская сторона вела войны с целью обеспечения своих экономических интересов, с целью наживы. При этом он подчёркивал мысль о том, что казанские татары, противодействуя русским вторжениям, отстаивали тем самым свою независимость», дип яза алар. (А.Х.Мухаметдинова. Хади Атласи…, стр.91.)

Әйе, бу чыннан да шулай, һәм урысларның татарларга карата талау, басып алу сәясәте алып барганлыгын инде күп тарихчылар исбат итте. Һади Атласи да, урысларга бик каты бәрелмичә генә (бәлки, каты әйткән урыннарын патша цензурасы алып ташлагандыр), Мәскәүнең Казанга каршы алып барган сугышларын яулап алу сугышлары икәнлеген ача алган. Әмма урыс чыганакларына артык ышану Атласины көтелмәгән нәтиҗәләргә дә китергән. Моның иң әрнетеп һәм күзгә, күңелгә бәрелеп торганы – галим Казан ханлыгының җимерелүендә, татар дәүләтенең юкка чыгуында, нигездә, татарларның үзләрен гаепли. Бигрәк тә, ил белән идарә итүчеләрне, җитәкчелек тирәсендә булучыларны, милли һәм дини элитаны сатлык коткычылар, дип атый. Әлеге фикер Атласи хезмәтенең башыннан ахырына кадәр кара тамга булып бара, моның белән килешәсе килми, чөнки бу бөтен милләткә карата нахак бәя булып яңгырый. Моңа бүгенге татар тарихчылары да игътибар иткән.

«Урыс чыганакларына, бигрәк тә елъязмаларга таянып, алардагы барлык сүзне дөрес дип хуплап, автор Казан мәмләкәтенең һәлакәте бары тик татарларның үзләренең сатлыкҗан, хыянәтчел булуыннан гына булган дип, җан өшеткеч «ачыш» ясый, – дип яза Сәлам Алишев. – «Алар үзара тату-тыныч яши алмадылар, һәрчак ызгыш-талаш белән мәшгуль иделәр, дәүләт һәм милләт мәнфәгатьләрен кайгыртмадылар, бары тик үз шәхси файдаларын гына уйладылар, байлык өчен куып бер-берсен саттылар, бүре бүре итен ашамаган хәлдә, казанлылар бер-берсен дә, Казанны да ашадылар, саттылар», – ди. Дәүләтнең мөстәкыйльлеген саклый алмаган өчен, татар халкын гаепләү әсәрнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылган. Урыс елъязмаларында да бу шулай». (Сәлам Алишев. Татар тарихчылары. – Казан, 2006, 196-197 битләр.)

Тарихчы Сәлам Алишев каты әйткән, әмма хак әйткән. Мин дә Атласиның татарларга карата шулкадәр нәфрәтен аңлый алмыйм. Моны урыс тарихчыларына,елъязмаларга артык нык ышану дип тә, цензура тәэсире дип тә аңлатырга мөмкин, әмма ниндидер шәхси сәбәп тә булуы бар. 1909 елны ул төрмәгә татарлар әләге буенча утыра бит, аннан соң да матбугат битләрендә аерым дин әһелләре белән бәрелешләре булып тора, әмма болар, тарихи хезмәт язганда, милләтеңне хыянәттә гаепләү өчен сәбәп булып тора аламы? Юк, әлбәттә. Ни кызганыч, Казан алыну фаҗигасен, тарихчы буларак, ни Мәрҗани, ни Гайнетдин Әхмәров, ни Атласи ахыргача ачып бирә алмаган, алар, нигездә, урыс елъязмаларындагы фактларны гына сөйләп чыкканнар, дигән фикер кала. Аларның бөтен ялгыш-хаталарын, татарларның үзләрен гаепләп язып калдырган ялганнарын, шәрехләмичә генә, татарчага аударганнар.

Казан ханлыгы тарихын, татарларның милләт буларак бөеклеген, аның дәүләт югалту фаҗигасен беренче булып иң дөрес ачучы тарихчы – рус кешесе Михаил Георгиевич Худяков. Әгәр ул «Очерки по истории Казанского ханства» китабын патша заманында чыгарган булса, ул бу рәвештә дөнья күрмәс иде, урысларны, Мәскәүне гаепләгән бөтен урыннарын алып ташларга кушкан булырлар иде. Аның әлеге китабы 1923 елда, Казанда басылып чыга, ул вакытта патша заманындагы бөтен явызлыкларны ачарга һәм тәнкыйтьләргә рөхсәт ителә, большевиклар шулай итеп үзләренең нинди юл белән хакимияткә килүләрен акларга тырышалар. Ә Худяков шул форсаттан файдаланып, үзенең татарлар турында иң дөрес китабын чыгарып өлгерә... Хәер, бу китабы өчен җәза аны барыбер куып җитә – Михаил Худяковны, халык дошманы дип, 1936 елның декабрендә Ленинградта атып үтерәләр, ә Атласи ул вакытта Казан төрмәсендә хөкем карары көтеп ята...

Тагы Һади Атласиның «Казан ханлыгы» хезмәтенә кайтыйк, галимне аңларга тырышыйк. Әлбәттә, дәүләт кадәр дәүләтне югалту фаҗигасен ул да күңеленнән бик авыр кичергән, тарихның канлы тузаннарында казынып, моның сәбәпләрен табарга тырышкан. Кызып яки мавыгып китеп, ялгышуы да бар. Белүебезчә, ул бит «Казан ханлыгы»ның дәвамын язарга теләгән, бу турыда матбугатта да белдергән, әмма хезмәтенең дәвамы булмаган. Бәлки, язылып та, туктаусыз тентүләр һәм төрмәләр сәбәпле, кулъязмасы юкка чыккандыр, бәлки, бу теманы кабат күтәрүнең вакытсыз икәнен аңлагандыр, бәлки, кирәген дә тапмагандыр... Хәзер тагы татар тарихчыларының Атласи хезмәтләрен бәяләвенә тукталыйк.

«Атласи аерым мәсьәләләр буенча төрле авторларның хезмәтләренә, фикерләренә туктала, – дип дәвам итә Сәлам Алишев. – Кайвакыт аларга каршы килә, үзенең фикерен үткәрергә тырыша. Шул ук вакытта ул күп кенә очракларда чыганакларга анализ ясамый, елъязмаларда язылганны кабатлый. Мәсәлән, ул, «Казанская история» ялганына ышанып, 1552 елда Казанны алгач, йөз мең урыс әсире коткарылды, дип, шул фантастик әкиятне кабатлый. Патша Россиясенең ничә еллар буе Казан дәүләтен һәм Себерне яулап алу өчен сугышуына тиешле бәя бирә алмый. Ул русларны һәм аларның патшасы Иван IVне мактап, «алар милли хисле, ә татарлар хиссез иделәр» дип яза. Бу патшаның әшәкелекләрен күрми һәм әйтми. Бәлки, цензурадан курыккандыр, ул бит хөкүмәткә каршы язганы өчен төрмәдә утырып чыккан, эшен югалткан, полиция күзәтчелегендә яшәүче кеше иде». (Сәлам Алишев. Татар тарихчылары..., 197-198 битләр.)

Һади Атласиның иҗатын һәм тормышын фәнни яктан өйрәнгән галимә Алсу Мөхәмәтдинова да аның бу якларына игътибар иткән, әмма болар хакында тынычрак әйтергә тырышкан. Ул Атласиның татарларны гаепләп язуына җитди сәбәпләр булырга тиешлеген әйткән, төп сәбәп – дәүләтчелекне югалту фаҗигасе икәнлеген сиздергән. Галимә фикеренчә, Атласи татар ханзадәләренең һәм бәкләренең милләт өчен хәлиткеч вакытта халыкны милли һәм дини яктан бер байрак астына туплый алмауларына, адым саен бер-берләре өстеннән әләк белән Мәскәүгә йөгерүләренә әрнегән, аларны кискен гаепләгән, шуңа күрә, сатлыкҗаннар һәм хыянәтчеләр, дип атаган.

«Учёный главной причиной падения Казанского государства называл отсутствие у татар единства и организованности, недостаточный уровень религиозного и национального чувства. Это проявилось в борьбе различных сил внутри татарского общества, ослаблявших это общество. Мыслитель критиковал самих же татар, считал их ответственными за гибель собственного государства. Здесь Х.Атласи выполнял своеобразную роль судьи, не оправдывал поведение своих соплеменников какими-то объективными причинами». (Алсу Мухаметдинова. Хади Атласи…, стр.109-110.)

Әйе, Казан ханлыгының җимерелүендә Атласи дәүләтне саклый алмаган татарларның үзләрен гаепли. Әмма, безгә калса, бу – зур проблемага, милләтебез өчен җиһани фаҗигагә берьяклы гына караш. Михаил Худяков исә үзенең «Очерки по истории Казанского ханства» хезмәтендә Мәскәүнең Казанга, татарларга карата алып барган мәкерле сәясәтен бик дөрес ачып бирә алган, дәүләт бәйсезлеге юкка чыгуда татарларны гына гаепләп калдырмаган. Димәк, шулай да язып була?! Атласи Казанга ярдәм итмәгәннәре өчен төрки-ислам дәүләтләрен, бигрәк тә Төркияне һәм Кырымны да гаепли, ә Нугай Йортын, аның хуҗаларын «каткан, кара күңелле азгыннар», дип атый.

«Нугайлар белән казанлылар бер дин, бер милләт кешеләре булсалар да, болар арасында туганлык, берлек юк иде, – дип яза ул. – Урыс князьләренең Казан ханлыгы белән шаяруларында, шулай ук Казан йорты өстенә туктаусыз баскынлык итүләрендә Казан олугларының зур катнашлары булган кеби, нугай мирзаларының да шулчаклы катнашлары булды». (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан, 2009, 432 бит.)

1549 елда Нугай иле башлыкларының, урыслар белән берләшеп, Казан өстенә яу белән килергә әзерләнүләрен дә Атласи кискен гаепли. «Йосыф мирза Сөенбикәнең атасы, Үтәмешгәрәйнең бабасы була торып та, Казан ханлыгының шундый авыр көннәрендә кызы белән торынына ярдәм итмәве, Иван белән бергәләшеп Казан өстенә йөрергә әзерләнүе искитәрлек бер эш иде, – дип яза ул. – Дөнья яратылганнан бирле мондый эшне һичкем эшләгәне юк иде исә дә, Йосыфның каткан күңеле аны эшләүдән тартынмады». (Күрсәтелгән хезмәт, 438 бит.)

Әйе, без никадәр төрки берлек турында сөйләсәк тә, тарихта аның киресе күренә, бу бигрәк тә Казан фаҗигасендә ачык чагыла. Төрки-мөселман булган Кырым белән Нугай иленең туктаусыз тарткалашулары, инде аларның Казанга үтеп кереп тә үз тәртипләрен, үз кешеләрен урнаштырырга тырышулары татарлар арасында зур каршылыклар тудырган һәм нәтиҗәдә дәүләт бәйсезлеген югалту белән тәмамланган. Һәркем Казан тәхетенә үз ханын куярга тырышкан, хакимияткә кырымлы яки нугайлы килгәнгә карап, аңа каршы булганнар кырып салынган; исән калганнар, ярдәм сорап, Мәскәүгә качкан. Менә шулай итеп, Казанның үз эчендә дә, тышында да аңа каршы көчләр – төрки-татар оппозициясе барлыкка килгән, һәм алар, иваннарга ияреп, Казан өстенә яу чапкан...

«Урыслар өчен казанлыларның кырылулары күңелле эш булган кеби, Казан өстенә һөҗүм иткән татарларның кырылулары да күңелсез түгел иде. Этне эт белән талату ничаклы көлке булса, татарларның берсен икенчесеннән талату да урыслар өчен шулай ук көлке иде», дип яза ул, әрнеп. (Күрсәтелгән хезмәт, 454 бит.) Һади Атласи Казанга иң нык каршы эшләүче татарлар дип Булат бәкне, Хөршидә бикәне, Боерган сәедне атый, «Булат Казанның иң азгын бәкләреннән булып, аңарда изге тойгыларың берсе дә юк иде. Бу кеше кайчагында йорт өчен тырышкалый иде исә дә, тискәреләнгән чагында йортны сатудан да тартынмыйдыр иде», «Хөршидә илә Булат Казанның иң зур коткычыларыннан вә шуның белән бәрабәр Сафагәрәй ханга дошман кешеләр...», «үзара орыш-талашлар белән кешелектән чыгып беткән казан татарлары», дип яза. Ибраһим ханның кызы Гәүһәршад-Хөршидә бикәгә Атласидан бигрәк тә нык «эләгә», ул аны «тезгенсез хатын» дип атый.

«Бу кеше үзе хатын гына булса да, аның Казан ханлыгына иткән зарарлары мең ирнекеннән артык булды, – дип яза ул. – Казан ханлыгының бетүенә көч куйган кешеләр арасында бу хатын иң зур урын тотты. Бу тезгенсез хатын көчсез ханлыкның бетүе өчен батыр хезмәтче булды». (Күрсәтелгән хезмәт, 384 бит.)

Каты әйткән! Хәер, Гәүһәршад-Хөршидә бикәнең Казан ханлыгында тоткан урыны турында әле бүген дә бәхәсләр бара, дөресен бер Аллаһ кына белә. Атласи Казан бәкләренең, татар түрәләренең үз дәүләтләренә каршы алып барган сәясәтләрен аңлый алмый, аңларга да теләми. Һәм аның бу сатлыкҗаннарга, хыянәтчеләргә биргән кискен бәясе белән кайчагында килешмичә дә мөмкин түгел. Гомумән, бер Казан ханлыгында гына түгел, бөтен төрки дәүләтләрдә дөрес тышкы сәясәт булмаган икән, сугыша белгәннәр, ә тышкы дөньядан килгән мәкерне күрә һәм аңа җавап бирә белмәгәннәр, дигән фикергә киләсең. Киресенчә, күпчелек казан һәм нугай татар түрәләре, үз мәнфәгатьләре өчен илне дә, җирне дә, хәтта телне-динне дә сатканнар.

«Казан бәкләренең күбесе йорт өчен файдалы эш кылырга булдыра алмасалар да, аның зарарына байтак эш кылырга хәлләреннән килә иде, – дип яза Атласи. – Боларда изге тойгылар булмаганлыгы сәбәпле, алар өчен йорт сату шалкан ашау кебек җиңел иде. Болар ил файдасын күзәтмиләр. Йорт өчен кайгырмыйлар, шуңа күрә үзләренең шәхси файдалары өчен ханлыкны корбан итүдән тартынмыйлар иде. Бер нәрсә өчен ханга күңелләре калса, урыс князьләренә хәбәр җибәрәләр, Казанны килеп алуларын алардан үтенәләр иде. Берәүгә ачулары кабарса, шуны, дингә һәм милләткә җинаять кылып булса да, басудан чиркәнмиләр иде. Казанның бу оеткысы бара торгач бигрәк тә көчәйде. Казанда шуның белән агуланмаган берәү дә юк иде. Бу оеткы соңгы буыннарга да мирас булып калды». (Күрсәтелгән хезмәт, 411-412 битләр.)

Әлбәттә, бик авыр һәм кискен бәя, әмма монда дөреслек тә бар, бу милләтнең, бигрәк тә, җитәкчелекнең ни дәрәҗәдә эчтән череп таркалуын-диградацияне күрсәтә. Казан үзенең фаҗигасенә менә шундый хәлдә килеп керә, сукыр татар түрәләре Казан алынуны чираттагы тәхет алышыну итеп кенә күрәләр, әмма бу гасырларга сузылган һәм хәзер дә дәвам иткән коллык булып чыга... Һәм Атласи, халык арасыннан чыккан татар тарихчысы, бу фаҗигане бөтен йөрәге белән тоя, аңлый, сатлыкҗаннарны, хыянәтчеләрне каләме белән хөкем итә. Әйе, боларны белү – гыйбрәт өчен кирәк, милләт һәм дәүләт фаҗигасенә китергән ялгышлар кабатланмасын өчен кирәк, алга таба дөрес яшәү өчен кирәк...

Һади Атласи турында, «русларны мактаган, татарларны хурлаган» дип әйтүләр дә дөреслеккә туры килми, ул русларның үз-үзләрен тотышларын татарларның хәлфигыльләре белән чагыштырган, һәм бу чагыштыру татар файдасына түгел икәнен күрсәткән. Әлбәттә, монда аңа рус елъязмаларының да көчле тәэсире булган, әмма ул һәр ялганга ышанып утыра торган кеше түгел бит, Атласи нәтиҗәгә карап бәя биргән. Ә нәтиҗә безнең файдага түгел. Дин-милләт-дәүләт дигәндә, урысларның омтылышыргылышлары безгә караганда күпкә көчле булган, ул хәзер дә шулай. Моны, әлбәттә, Атласи да тойган һәм шундый нәтиҗә ясаган:

«Шушы чакларда урыслар, христиан дине өчен бар көчләрен сарыф итеп, татарлар белән орышмакта һәм дә аларның князьләре үзләренең халкын сугышка өндәгәндә, христианлык исеменнән өндәмәктә исә дә, татар олуглары арасында ислам дине өчен тырышкан юк, аның файдасын күзәткән дә юк иде. Киресенчә, алар урыс князьләренең теләкләренә сукыр корал булып хезмәт итәләр, дин һәм мылтыкларын юк бәягә саталар иде. Боларның күңелләрендә туган кайгысы булмаенча, торганы корсак кайгысы гына иде. Менә шундыйларның берсе Хөршидә исемле әлеге тезгенсез хатын иде». (Күрсәтелгән хезмәт, 409 бит.)

Әлбәттә, бу бәя бөтен милләткә кагылмый, һәм бу ямьсез сыйфатлар да бөтен татарга хас түгел. Урысларның Казан өстенә дистәләрчә тапкыр яу белән килүе билгеле, татар ирләре аларны батырларча кире кага, урысларны яу кырында сугышып җиңә, илдәүләт өчен сугышып үлә. Ә менә диннең зәгыйфьләнүе булган булырга мөмкин, чөнки иман көчле булса, туган туганга, мөселман мөселманга кул күтәрмәс иде. Ә КазанКырым-Нугай илләренең тарихында юк өчен дә үзара дошманлашу, бер-берләренең җанын кыю, бер-берләре өстеннән кяфергә әләк белән бару очраклары шактый бит! Әлбәттә, тәҗрибәле тарихчы Атласи да моны күргән, һәм мөселман, һәм төркиче буларак, моңа җаны әрнегән, бу хакта килер буыннарга да язып калдырырга теләгән. Һәм ул урыс белән татар арасындагы кайбер аерымлыкларны да күрсәтеп биргән.

«Урыслар белән татарлар арасында дошманлык бик нык тамыр җәйгәнлеге сәбәпле, аны тиз генә бетерергә мөмкин түгел иде, – дип яза ул. – Урыслар татарларны чын күңеленнән яратмадыклары кеби, татарлар да урысларны яратмыйлар иде. Шулай булса да, ике арада аерма бар иде: урыслардан, татарларга килеп, үз падишаһлыкларының серләрен сатучылар булмадыгы хәлдә, татар олуглары төркем-төркем Мәскәүгә киләләр, йортларының бөтен серләрен ачып бирәләр иде». (Күрсәтелгән хезмәт, 449 бит.)

Ни кызганыч, бу бүген дә шулай бит! Казан түрәләре белән килешә алмаган күпме татар ир-егетләре Мәскәүдә сыену таптылар, шунда качып котылдылар. Аларны ниндидер дәүләт серләрен ачканнардыр дип әйтеп булмый, әмма татар буларак үз илендә урын тапмыйча, урыс җирендә сыену табулары Казан түрәләренең чал тарихтан гыйбрәт алмауларын күрсәтә. Һади Атласи Сөембикә ханбикәнең, Казан алынмас борын, Мәскәүгә әсир итеп бирелүен дә бик авыр кичергән. «Мондый вакыйганың охшашын тарих күрмәгән булса да, татар күңеле аны эшләүдән тартынмады. Борынгыдан бирле берсе икенчесенең канын агызып килгән, үзара талашуны йола иткән аталарның балаларына бу эш ят күренмәде», дип язып калдырган. (Күрсәтелгән хезмәт, 461 бит.)

Әйе, Сөембикә ханбикә язмышы – ул милләт язмышы, аның әсирлеге – ул милләт әсирлеге, Сөембикә фаҗигасе – ул милләт фаҗигасе... Һәм аның аянычлы нәтиҗәсе – Казанның урыслар тарафыннан алынуы, татар дәүләтенең юкка чыгуы, гасырларга сузылган коллык... Урыс чыганакларына таянып булса да, Һади Атласи Казан алыну күренешен милләткә җиткерергә тырышкан:

«Болар (урыслар) тизлек белән татарлар артыннан җитеп, аларны кыра башлады. Үлгән һәм яраланган кешеләр сансыз иде: Казан елгасыннан урманга чаклы булган болынлык, шулай ук урман кырыендагы аланнар, эчендәге яланнар – барысы да татар үлекләре белән тулган иде. Шәһәрнең эче белән тирәсе бигрәк тә куркынычлы булып, аның һәрбер урамнары үлекләр белән тулган, йөрүчеләр үлекләр өстеннән йөриләр иде. Хан йорты артындагы чокырлар, Казан елгасы буе, болынлык – барысы да татар үлекләре белән тулып, кайсыбер урыннарда өем-өем яталар иде. Татарлардан үлгән һәм яраланган кешеләрнең саны ачык билгеле булмаса да, аларның 10ар меңләп булганлыгы билгеле иде. Татарлардан үлүчеләр сансыз күп булдыгы кеби, тоткын ителүчеләр дә бик күп булды. Иван аларның хатын-кыз һәм яшь балаларын тере калдырырга боерып, эшкә ярарлык ирләрнең барчасын үтерергә боерды. Тере калдырылганнары урыс гаскәренә өләшенеп, аларның һәрберсенә диярлек берәр тоткын тигән иде. Шулай итеп, Казан алынды, ханы тоткын ителде, Казанның ялавы да урыслар кулына төште. Атаклы Казан ханлыгының хуҗасы урыслар булып калды. Урысларның борынгыдан бирле дошманы булып килгән ханлыкның бетүе алар өчен сөйләп бетергесез шатлык булды». (Күрсәтелгән хезмәт, 549 бит.)

Әйе, тарих ул – гыйбрәт, тарих ул – сабак, тарих ул ачы үкенечләрдән һәм ялгышлардан да тора... Һади Атласиның «Казан ханлыгы» әсәре – моның ачык мисалы. Әйе, кабул итүе авыр, әмма бу хәлләр татар тарихына канлы тамгалар белән язылган, алардан ваз кичеп булмый. Әйе, тәкъдир безгә явыз күршеләрне биргән, бездә алар мәкеренә каршы торырлык мәкер булмаган, бар усаллык үзара ызгышларга, бет ваклыгына киткән... Дәүләт төзи белгән татар ирләренең аны тотарлык җиһани сәясәтләре булмаган, дөнья гел шулай барыр дип уйлаганнар. Бу сәяси сукырлыкның нәтиҗәсе дәүләтнең явыз күршеләр тарафыннан яулап алынуы, милләтнең аларга кол булуы белән тәмамланган. Татар тарихчысы Атласи шул хакта кисәткән, шул хакта килер буыннарга язып калдырган...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: