Соңгы туранчы... (Һади Атласиның тууына 140 ел) (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Һади Атласиның «Себер тарихы»

Егерменче гасыр башында татар дөньясында барлык өлкәләрдә дә зур җанлану, уяну сизелә. Инде үз милли байлары барлыкка килгән татарлар мәгариф, матбугат, дин, тарих, әдәбият өлкәсендә дә нык алга чыгалар, милләт тормышында зур үзгәрешләр башлана. Бу уянуны җәдитчеләр-кадимчеләр көрәшенә, дини реформаларга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде, халыкта, бигрәк тә укымышлы яшьләр арасында дөнья тормышы, узганнар, аеруча милли тарих белән кызыксыну арта. Бер-бер артлы Казанда, Оренбургта, Уфада, Әстерханда, хәтта империя башкаласы Петербургта татарча газета-журналлар чыга башлый, аларның даими авторлары һәм укучылары барлыкка килә, милли матбугат татар тарихына да зур урын бирә һәм алга таба бу өлкәдә күләмле хезмәтләр тууга сәбәпче булып тора.

Һади Атласи менә шушы рухи уяну, милли тамырларны эзләү башланган яңарыш чорында шәхес буларак формалаша, үзе дә башы-аягы белән шушы дәрьяга ташлана... Әйткәнебезчә, тарихи темага язуларын ул башта газета-журнал битләрендә сынап карый, халыкта моңа ихтыяҗ һәм зур кызыксыну күргәч, зур тарихи хезмәтләргә тотынырга батырчылык итә. Дөрес, ул бу өлкәдә беренче булмый, егерменче гасыр башында татар зыялылары арасында милләт тарихы буенча күләмле хезмәтләр язучылар инде күренә башлаган була. Бу урында Хәсәнгата Габәшинең «Мөфассал тарих кауме төрки» китабын (1909), Гайнетдин Әхмәровның «Болгар тарихы» (1909), «Казан тарихы», (1910), Габделбари Батталның «Төрек кабиләсе тарихы» (1912), Зәки Вәлидинең «Төрек вә татар тарихы» (1912), Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар»ын һәм унтугызынчы гасыр галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави һәм башкаларның хезмәтләрен атап үтәргә була. Әлбәттә, Һади Атласи аларның барысы белән дә таныш булган, кайберләрен үз хезмәтләрен язганда да файдаланган, әмма шушы темага булган рус чыганакларына өстенлек биргән. Бу хәлгә бүгенге тарихчылар да игътибар иткән:

«Төрки-татарлар тарихына караган материаллар җыйганда, яшь галим төрки-татар дөньясы галимнәре тарафыннан үз тарихларының начар яктыртылуы кебек үзенчәлеккә игътибар итә, – дип яза алар. – Бу хәлне Һ.Атласи төрки телләрдәге чыганакларның аз булуы яки бөтенләй булмавы белән аңлата. Шәркый чыганакларны әтрафлы өйрәнеп, яшь тарихчы алга таба рус тарихи әдәбиятына һәм рус елъязмаларына мөрәҗәгать итә. Әлеге материалларның бер өлешен ориенталистика буенча сирәк басмаларны Һ.Атласи нәкъ менә СанктПетербургта туплый». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан, 2009, 14-15 битләр.)

«Себер тарихы»на кереш сүзендә Атласи милли тарихыбыз булмавына кайгыруын белдерә, «үз галимнәребез шул хосуста бернәрсә дә язмаганнар», ди. Әмма бу дөреслеккә туры килеп бетми, әйткәнебезчә, ул чорда инде бездә дә тарихи хезмәтләр күренгәли башлый. Әмма, әйткәнебезчә, Атласига татар тарихын язарга төп этәргечне урыс галимнәренең хезмәтләре бирә. Бигрәк тә Петербург чоры Атласи тормышында, иҗатында тирән эз калдыра һәм дөньяга карашын үзгәртә.

Әйе, 1907 елда Россия Дәүләт Думасына депутат итеп сайланганнан соң, Һади Атласи берара Петербургта яшәп ала. Биредә ул депутат эшчәнлегеннән тыш, үзенең белемен арттыру өстендә дә эшли, буш вакытын башкала китапханәләрендә һәм архивларында уздыра. Төрки-татар темасына руслар тарафыннан язылган әдәбият һәм тарихи хезмәтләр белән җентекле танышу Атласига күп яңа мәгълүмат бирә, әмма ул алар белән артык мавыгып китеп, кайбер фактик һәм идеологик хаталар да җибәрә. Ул хаталарга хезмәтләрнең үзләрен тикшергәндә махсус тукталырбыз.

Атласи зур тарихи хезмәтләрен язганда, инде бер тапкыр төрмәдә утырып чыккан була, шуңа күрәдерме, ул алга таба урыс-татар мәсьәләсенә бик сак килә, хөкүмәткә дә артык тел тидерми. Аның урыс чыганакларына таянып эшләве дә, бәлки, шул сәбәпле булгандыр, чөнки ул хезмәтләр барысы да цензура тарафыннан расланган, рөхсәт ителгән китаплар булган. Ә Соловьёв, Карамзин, Татищевлар, гомумән, рәсми тарихчылардан саналган һәм патша хакимиятендә шик уятмаган. Милләтләре белән алман булган Миллер, Радлов хезмәтләре дә империя цензурасын үтеп, ышанычлылар исемлегендә йөри, Атласи аларның хезмәтләрен дә киң файдалана.

«Иге һәм чиге күренми торган татар өлкәләре ят милләтләр тарафыннан басып алынгач, аларның мәмләкәтләре илә катнашып, икенче төскә кердекләре кеби, милли тарихларыбызга караган вакыйгалар да, тегеләрнең тарихларына катнашып, икенче төскә кергәннәр, – дип яза Атласи бу турыда. – ...Без – татарлар – бу көндәге урыс мәдәниятеннән файдалар иттегебез кеби, тарихыбызга караган нәрсәләр хакында да урыс голәмәсеы тарафыннан язылган тарихлардан бик күп файдалар итәчәгебез мәгълүмдер». (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан, 2009, 46 бит.)

Әмма шул ук вакытта Атласи кайбер урыс елъязмачыларының һәм тарихчыларының фанатизмга артык бирелеп, вакыйгаларны үзгәртеп язуларын да кисәтә. Ул вакыйгаларны гадел тасвирлаган урыс тарихчылары барлыгын да әйтә, «Себер тарихы» хезмәтенең кереш сүзендә аларга үзенең рәхмәтләрен җиткерә. «Урыс телендәге төрле фәннәргә даир язылган санап бетергесез китаплар татарлар өчен олуг хәзинәләр булганлыкларына охшашлы, тарих фәненә даир язылган китаплар да алар өчен иң кыйммәтле мөкаддәс нәрсәләрдер... Төрки-татар тарихына карата русча язылган бик күп кыйммәтле әсәрләр бардыр». (Күрсәтелгән хезмәт.)

Һади Атласи Петербургта яшәгәндә, шәркый галимнәр (востоковедлар) белән дә очрашкан булырга тиеш, соңрак аны башкала университетына эшкә чакырулары да шәхси мөнәсәбәтләр сәбәпле булырга мөмкин. Ә менә «Себер тарихы»н язганда, ул Казанда тюрколог Николай Катанов белән махсус очраша, бу турыда аның мәкаләсе дә бар. Бу хәл 1910 елның октябрендә булган булырга тиеш, чөнки Атласиның «Профессор Катанов илә мөсахәбә» язмасы 1911 елда «Шура» журналының 23нче санында басылып чыга. Атласи Катановның төрки тарихтан бик мәгълүматлы булуына таң калса да, аның кайбер фикерләре белән килешмәвен дә сиздергән. Әйтик, Катанов скифларның төрки булуларын кире кага, ул шулай ук Туран турында да каршылыклы фикерләр әйтә. Әйе, алар тарихтан бик мәгълүматлы булсалар да, әлеге мирасны татарга бирмәс өчен тагы да күп дәлилләр чыгарып салалар.

Бу урында мин Атласиның үзенең дә кайбер фикерләрен кабул итеп бетермим, әйтик, Катанов белән очрашуы турында язмасында ул берничә урында «надан татарлар» сүзен куллана, имеш, әнә тегеләр ничек гыйлем дә, менә безнең татарлар тарих-фән өлкәсендә нинди надан... Әмма бу «наданлыкның» бик җитди сәбәпләре бар бит, туганым! Басып алучы хаким халык белән яулап алынган һәм кол ителгән милләт берничек тә, бер өлкәдә дә тигез була алмый, бу мәгариф-фән өлкәсенә дә кагыла. Узган гасырларда татар, Катанов кебек чукынса гына, бу университетларга якын килә алган, аңа басып алучыларның гыйлем мәгарәләре ачылган. Безнекеләр исә гыйлемне дини китаплар аша алганнар, шулай ук Шәрыкның тарихчылары да аларга таныш булган. Әйтик, шул ук Һади Атласи үзе дә тарихи хезмәтләрен язганда, Әбелгазый Баһадир ханның «Шәҗәрәи төрек» әсәреннән, шулай ук урта гасырлар галимнәре Рәшидеддиннең «Елъязмалар җыентыгы»ннан, Ибне Баттута, Ибне Гарәбшаһ, Якут әл-Хәмәви хезмәтләреннән киң файдаланган. Әмма ул үзенең тарихи хезмәтләрендә шәркый галимнәрнең кайберләрен генә искә ала, калганнарын чыганак буларак күрсәтми.

Урыс чыганакларына өстенлек бирсә дә, Һади Атласи татар тарихчыларының үзенә кадәр язылган тарихи хезмәтләрен дә өйрәнгән. «Һади Атласи төрки-татарларның килеп чыгышы проблемаларына, аларның дәүләтчелеге үсешенә караган татар чыганакларының ул заманда булганнарын тулаем диярлек барлап чыга, – дип яза бу хакта тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова. – Моннан тыш Шиһабеддин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Хәсәнгата Габәши хезмәтләрен өйрәнә. Галим тәүгеләрдән булып 1523 елгы Сәхибгәрәй хан ярлыгы, «Ханәкә-солтан» тарихи бәете кебек беренчел чыганакларны файдалана һәм фәнни әйләнешкә кертә». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., 16 бит.)

Безнең фикеребезчә, үзенең тарихи хезмәтләрен, бигрәк тә «Себер тарихы»н язганда, Һади Атласига Әбелгазый Баһадур ханның «Шәҗәрәи төрек» һәм Хәсәнгата Габәшинең «Мөфассал тарих кауме төрки» нык тәэсир иткән булырга тиеш. Хәсәнгата казыйның тарихи фикерләре турында Атласи Катанов белән очрашканда да уңай яктан искә ала, әмма үз хезмәтләрендә аның исемен телгә алмый. Моңа тарихчы Сәлам Алишев та игътибар иткән:

«Себер тарихы» тулысынча урыс тарихчыларының хезмәтләренә нигезләнеп язылган, – дип яза ул. – Авторның Ш.Мәрҗанигә, Әбелгазый Баһадур ханга һәм кайбер башка төрки, гарәп китапларына берничә урында искәрмә ясавы бу нәтиҗәне какшата алмый. Авторның «татар халкының тарихы юк» дигән сүзләрен китергән идек. Менә мондый сорау туа: нигә Һ.Атласи аңа кадәр басылып чыккан татар тарихларыннан файдаланмый? Аңа кадәр Гайнетдин Әхмәров 1909- 1910 елларда Болгар һәм Казан тарихлары, Хәсәнгата Габәши 1909 елда борынгы төрки кавемнәр хакында китаплар бастыралар. Габәшинең китабында Себердә борынгыда булган әллә никадәр төрки шәһәрләрнең исемнәре язылган. Атласиның, бәлки, мөмкинлеге булмагандыр йә булмаса белми калгандыр. Шулай булса да, Атласиның бу китабы кирәк иде һәм аның әһәмияте зур булды. Ул татар халкын үзенең кардәш халкы – Себер татарлары белән таныштырды, күп төркиләрнең ватаны булган Себернең соңгы вакыттагы хәл-әхвәлен аңлатты». (Сәлам Алишев. Татар тарихчылары. – Казан, 2006, 194 бит.)

Ә бит Хәсәнгата Габәшинең төрки кавемнәр турында 1909 елда басылып чыккан бу китабы – энциклопедик хезмәт! Дөрес, ул дәреслек рәвешендә язылган, кыска-кыска бүлекләрдән тора, әмма биредә скифлар, һуннар, Туран иле, төрки-татар кавемнәр турында шактый мәгълүмат алырга мөмкин. Һәм Атласи, һичшиксез, бу хезмәтне белгән. Хәсәнгата Габәшинең аңа кадәр дә 1897 елда – «Төрк ыруглары», ә 1899 елда «Мохтасар тарих каум төрки» китаплары басылып чыккан була. Безнең уебызча, Һади Атласи нәкъ менә Габәши хезмәтләрен укып-өйрәнеп Туран иленә – Себергә-Скифиягә килеп чыккан, төрки-татар тарихының никадәр бөеклеген аңлаган, үзе дә шушы теманы дәвам итеп, кулына каләм алган. Катанов белән булган әңгәмәсендә дә Атласи, аңа каршы төшеп, скиф-төрки мәсьәләсендә Габәши фикерен яклый, «Скифларны төрекләр дию өчен Хәсәнгата казый дәлил әйтте. Скифларның төрекләр булуы бик ышанычлы тарихи дәлилләр илә шиксез булганлыктан, табигый, без үзебезнекен дөресләп сөйләдек», дип яза.

Әмма Һади Атласиның «Себер тарихы» үзенең бербөтен-монолит булуы, бары тик Себергә генә багышлануы һәм бай мәгълүматлы, хисчән булуы белән аерылып тора. Автор «Язучыдан бер-ике сүз» дип аталган кереш сүзендә үк бу китабын милләтебез өчен язуын ачыклап куя, тарихны өйрәнүгә зур бәя бирә. «Инсанны чын мәгънәсе илә инсан иткән гыйлемнәрнең беренчесе, һич шөбһәсез, тарих гыйлемедер, – дип яза ул. – Үзенең кем икәнен белмәгән инсан ничаклы хиссез исә, үз милләтенең тарихын белмәгән инсан да шул нисбәттә хиссездер. Тарих гыйлеме инсанда милләт хисе уятучы гыйлемнәрнең бердәнбере булганлыгы сәбәпле, алдынгы милләтләр үз тарихларына фәүкылгадә әһәмият биргәннәр вә һаман бирмәктәдер. Безнең бабаларыбыз булган төрек-татарлар борынгы заманнарда иң атаклы халыклардан булганлыклары сәбәпле, аларның тарихлары иң парлак тарихлар җөмләсеннәндер».

«Себер тарихы»на кереш сүзендә Атласи милли тарихыбызның булмавына, дин әһелләренең моңа игътибар бирмәвенә зарлана. Бу урында дин әһелләрен яклап үз сүземне әйтәсем килә – татар тарихы буенча беренче күләмле хезмәтләрне Шиһабетдин Мәрҗани, Хәсәнгата Габәши, Ризаэддин Фәхреддин, Морад Рәмзи кебек дин әһелләре язды, Һади Атласи үзе дә мәдрәсәдә имамлыкка укыган һәм мәчеттә мулла булып эшләгән кеше бит! Ә менә ул заманда татар мәктәп-мәдрәсәләрендә милли тарихыбызның укытылмавы хак, аның дәреслекләре дә, укытучылары да, программасы да булмый. Һади Атласи үзенең тарихи хезмәтләрен менә шушы бушлыкны тутыру өчен дә яза, милли чыганаклар булмаганлыктан, рус галимнәре хезмәтләреннән файдалануын әйтә:

«Мин үзем милли тарихыбызның юклыгына чын күңелемнән кайгыра идем, – дип яза ул. – Күз алдыбызда язарлык милли чыганаклар булмаганлыктан, ул тарихның вөҗүдкә киләчәгенә дә бик авыр ышана идем, ләкин төрле рус голәмәсе тарафыннан язылган тарихларны җентекләп өйрәнә башладыгым заманнан алып, мин татар тарихының вөҗүдкә киләчәгенә чын күңелемнән ышана бардым. Шушы ышану нәтиҗәсе буларак, тәвәккәллек илә татар тарихына караган нәрсәләрне язарга ният итеп эшкә керештем. Иң әүвәл буларак шушы Себер тарихын язарга керешеп, аның әүвәлге җилден яздым».

Атласи «рус тарихчылары» дип язса да, аның «Себер тарихы»нда өлге булып алман Миллерның «История Сибири» хезмәте ята. Гигант хезмәт, ун ел буе бөтен Себерне иңләп, Төньяк Боз океаныннан Тын океанга хәтле араны узып, һәр халык, һәр кавем, һәр кала һәм сала турында җентекләп язылган китап. Әлбәттә, анда да, цензура кулы кагылу сәбәпле, идеологик төгәлсезлекләр бар, аларны Атласи да кабатларга мәҗбүр, әмма Миллер хезмәте дә, аның артыннан барган Атласи китабы да халыкка Себердә яшәгән төрки халыклар, беренче чиратта, татарлар турында бай мәгълүмат бирә. Габәши китабы кавемнәр тарихы булса, Атласи хезмәте – турыдан-туры Себер тарихы. Безнең өчен бигрәк тә хезмәтнең «Төркиләр, Скифия, Туран, Себер» дип аталган башлангыч бүлекчәсе кадерле, монда Һади Атласиның һәм тарихчы, һәм төркиче-туранчы буларак, дөнья тарихына карашы, фәнни концепциясе бирелгән. Әйе, Атласи төрки-татар халкының Ана-Ватаны Себер икәнлеген, заманында аның Скифия яки Туран иле дип аталуын, төрки-татарларның борынгы бабалары скифлар булуын ачыктан-ачык яза. Дөрес, аңа кадәр шундыйрак фикерләрне Хәсәнгата Габәши хезмәтләреннән дә укырга була иде, әмма Һади Атласи скифларны Себер белән бәйләп карый һәм бу хакта зур ышаныч белән яза. Ул гына да түгел, әле моннан дүрт мең еллар элек Себердә – «Тын океан илә Урал таулары, Төньяк котып океаны илә Хәзәр (Каспий) диңгезе араларында» төрки-татар кавемнәр яшәвен, аларның «кайчагында бөек дәүләтләр тәшкил итүләрен» әйтә.

«Димәк ки, юнан голәмәсенең Скифия дип атадыклары урыннар төрки халыкның утрагы булган Төркестан, ягъни иранилар тарафыннан Туран исеме бирелгән өлкәдер, – дип яза ул. – Тугрысы, Туран, Төркестан дип төркиләр илә утрак ителгән җирләргә әйтелгән кебек, борынгы юнанилар тарафыннан «Скифия» дип шушы төркиләр анда таралып утырган урыннарга әйтелгән. Димәк ки, Туран, Төркестан, Скифия сүзләре бер урынга бирелгән төрлечә исемнәрдер... Хәзерге Сибирия борынгы Скифиянең бер кисәге икәнчелеге мәгълүм буладыр... Туран исеме астына борынгыда хәзерге Сибирия тарафлары да кергән икәнчелеге бик ачык аңланадыр... Аңланадыр ки: ираниларның Туран дип атаган җирләре юнаниларның Скифия дип аталдыклары урыннардыр. Соңгыларның скиф атадыклары халыклар да төркиләрдер»

Һади Атласи бик ачык итеп аңлатканча, фарсылар Себерне – Туран, дип, ә греклар – Скифия дип атаган, ә анда яшәүчеләр төрки-татарлар булган. Язмасыннан күренгәнчә, Атласи үзе Себерне Туран дип атау ягында, ул Әбелгазый Баһадур ханның да үз хезмәтендә Себерне бары тик Туран дип кенә атаганын әйтә. Бу, чыннан да, шулай. Төрки кавемнәрнең зур тарихын язган милләттәшебез Хәсәнгата Габәши дә үзенең хезмәтендә Себер сүзен телгә алмый, ә бары тик, Туран, арилар, скифлар, һуннар, төрки-татарлар һәм башка халыклар турында яза. Атласи фикеренчә, «себер» атамасын урыслар кушкан булырга тиеш, бу сүз «север» – «төньяк» мәгънәсен дә, татар башкаласы исемен дә, хәтта төрки-татар кавеме атамасын да аңлатырга мөмкин. Ни булса да, исем мәсьәләсе ачык кала һәм бу темага бәхәсләр бүгенге көнгә кадәр дәвам итә...

Атласи алга таба Себер тарихын Чыңгыз хан заманы белән дәвам итә, ул Төрки каганатлар чорына кагылып тормый. Чыңгыз ханны ул Себердә, хәзерге Чита өлкәсендә, Монголия чигендә, Онон елгасы буйларында туган, дип яза, әмма җәйләрен Алтай таулары тирәсендә дә яшәүләрен әйтә. Чыңгыз хан турында зур булмаган бүлектә Атласи аның туганнан алып үлгәнгә кадәр тарихын бирә, ул яулап алган хисапсыз илҗирләр турында яза. Атласи Чыңгыз ханга зур бәя бирә, аны «Дөньяның иң атаклы сугышчыларыннан, Себер тарихын тәртипкә китерүче», дип атый.

«Давая оценку Чингизхану, Х.Атласи видел в нём всемирно известную историческую личность, великого полководца, основателя могучего государства, выдающегося политика», дип яза бу хакта бүгенге тарихчылар. (А.Х.Мухаметдинова. Хади Атласи: общественный деятель и историк. – Казань, 2004, стр.71.)

Себер тарихын язганда Атласи үз чоры өчен кул астында булган бик күп чыганакларны өйрәнгән, бигрәк тә тарихчылар Фишер, Небольсин, Миллер, Карамзин, Радлов, Татищев, Андриевич, Соловьёв, Ключевский, Буцинский, Словцов, Межов, Витзен хезмәтләренә, рус елъязмаларына, Брокгауз-Ефронның энциклопедик сүзлегенә, Мәрҗани, Әбелгазый, Габәши язмаларына нык игътибар иткән. Урыны-урыны белән ул башка авторларның тексты белән шулкадәр мавыгып киткән, моны хәтта тәрҗемә әсәр дип тә кабул итә башлыйсың. Шул мавыгу сәбәпле, Атласи рус тарихчыларының хаталарын да кабатларга мәҗбүр булган. Хәзер шуларның кайберләренә тукталып үтик.

Үзенең бу хезмәтендә Атласи кыргызларны (казах) бик күтәрә, бөтен Себердә аларны хуҗа кебек итеп күрсәтә. Шул ук вакытта үзенә үк каршы килеп, ул «Сибирия урыслар тарафыннан яуланганчыга чаклы, ул тарафларда татар ханнарының падишаһлык иткәнлекләре тарих илә мәгълүм булган бер мәсьәләдер», дип яза. Урыс елъязмачыларына ияреп, Атласи Тайбуганы Көнбатыш Себернең беренче ханы, дип атый, аны кыргыз ханының улы, ди. Болар да хата, чөнки Тайбуга Себернең беренче ханы түгел, милләте буенча да ул җирле татарлардан була. Татищев хезмәтләренә артык ышанып, Атласи, Казан алынганнан соң, татарлар арасында таркаулыкны, үзара каршылыкны ерткычлык дәрәҗәсенә күтәрә, бу да һич дөрес түгел. Себер ханы Ядегәрнең Явыз Иванны Казан алынуы белән котлавын һәм Мәскәүгә ясак түләвен дә ул бөтен татарларның гаебе итеп күрсәтә, ул чактагы вазгыятькә дөрес бәя бирми.

«Бу заманнарда татарлар арасында дуслык, мәхәббәт, туганлык, берлек кебек матур сыйфатларның һичберсе калмаенча күчеп китүләре сәбәпле, алар үз туганнарының канына һәм җанына сусаган ерткычлар булып әверелгәннәр иде», дип яза ул. Аерым кешеләрдә мондый сыйфатлар булса да, моны тулаем татарларга карата әйтергә ярамый. Онытмыйк, бу милләтнең кан эчендә үлем көтеп яткан еллары, илсез-җирсез, дәүләтсез калган иң фаҗигале чоры! Кара урманнарга качып, тау куышларына яшеренеп, сазлыкларда ятып, исән калу өчен җан тартышкан вакытлары... Рус тарихчылары безне шушындый яралы чакта да ерткыч итеп күрсәтергә теләгәннәр икән, алар артыннан безгә бу ялганны кабатларга ярамый. Шул ук Татищевка таянып, алга таба Атласи болай дип яза:

«Русларның ул дәвердә кылган эшләренең һәрберсе милләт хисе, дин гайрәте илә кылынган файдалы эшләр булса да, киресенчә, татарларның һәрбер эше имансызлык илә вөҗдансызлык сәбәпле кылынган милли һәм дини җинаятьләр иде», дип яза. Милләткә карата мондый тискәре бәя белән һич тә килешеп булмый. Нинди имансызлык, нинди вөҗдансызлык? Безме кемнеңдер илен басып алып, халкын суеп чыккан?! Безме башкаларны тереләй утларда яндырган, бозлы суларда батырып үтергән?! Урысларның бу эшләре үзләре өчен файдалы булса да, милләтебез өчен канлы фаҗига, мәңгелек яра бит! Атласиның аерым сатлык татарларга булган нәфрәте бөтен милләткә карата кара тамга булырга тиеш түгел иде, моны укучылар искә алсыннар иде.

Һади Атласиның «Себер тарихы» хезмәте, нигездә, урыс чыганакларына таянып язылса да, ул урыны-урыны белән рәсми фикергә каршы килә, моңа бүгенге татар тарихчылары да игътибар иткән. «Автор байтак урында үзенең фикерен үткәрергә тырышкан, – дип яза Сәлам Алишев. – Мәсәлән, ул Н.М.Карамзин һәм С.М.Соловьёвларның Ермакны Строгоновлар чакырып алдылар, Себергә поход әзерләп, анда җирләр басып алу өчен җибәрделәр, дигән карашларына каршы килеп, Ермак үзенең теләге белән, бандасын ияртеп, талау походы ясый, анда җирле халыкны талап, үзенчә яшәргә уйлаган, ди. Ермакны Күчем хан тырышлыгы белән үтерделәр. Ә Күчем хан үзе картаеп, ләкин бирешмичә каядыр китеп югалды, ди». (Татар тарихчылары..., 194 бит.)

Атласи Урал һәм Себерне үзләштерүдә урыс байлары Строгоновларның ролен шактый җентекле яза, ул шулай ук башкисәр Ермакның бу якларга ничек килеп чыгуын да дөрес тасвирлый. Әмма Атласиның Ермакны берничә урында «Сибирияне алучы» дип язуы белән һич тә килешеп булмый, чөнки Ермак Себер ханлыгының башкаласы Искәрне генә ала, аны да татарлар үзләре вакытлыча калдырып чыгалар. Атласи Ермакның Себергә сәфәре елларын да дөрес күрсәтмәгән, чөнки бу дата урыс чыганакларында да каршылыклы. Шулай ук бу сәфәрнең елларга сузылуы да дөрес түгел, ул су юлы буйлап берничә ай гына дәвам иткән, анда катнашучы казаклар саны да меңнәрчә булмаган. Хәер, Һади Атласи бу мәгълүматларны ул чактагы урыс чыганакларыннан алган, ә алар хәзер дә бик каршылыклы, очы-очка ялганып бетми.

Атласи язганча, Күчем хан башкаласыннан чыгып качмый, ә вәзирләре белән киңәш-табыш иткәннән соң, халкын алып, шәһәрне калдырып чыга, кешеләрне урыс мылтыгы астына куясы килми. Ермак биредә нибары өч ел була, Искәр тирәсендәге кала һәм салаларны талау һәм кыру белән шөгыльләнә, ике кыш рәттән Искәрдә чолганышта ятып, казаклары ачтан үлеп беткәч, Себердән чыгып качу юлларын эзли башлый. Әмма татарлар аңа котылырга ирек бирмиләр – Күчем хан яугирләре белән орышта башкисәр Ермак Вагай суы төбенә китә. Шулай ук Атласиның, Күчем хан чүлдә качып йөрде, казаклар өстенә сугыш белән бармады, дип язуы да урыс тарихчыларына артык ышанудан килеп чыккан ялгыш, чөнки Күчем хан һәм аның яугирләре Ермак бандитларына каршы туктаусыз сугышлар алып баралар, нәтиҗәдә, аларның исән калганнарын Себердән чыгып качарга мәҗбүр итәләр.

Патша тарихчысы Николай Карамзинның Ермакны күкләргә чөеп мактавыннан хисләнеп, Атласи да аңа башкисәр дип түгел, батыр дип бәя бирә, бәлки цензурадан үтү өчен шулай язгандыр. «Бер уч иптәшләре илә олы мөселман ханлыгын басып алуга ирешкән Ермакның нинди гайрәт вә дәрт иясе булганлыгы үзлегеннән күренәдер, – дип яза ул. – Бу кебек эшләрне тормышка ашыру өчен ничаклы фидаилык вә ничаклы түземлелек кирәклеге һәрбер гакыл иясенә мәгълүмдер». Әйе, кешенең иленә вә өенә килеп, бу кадәр явызлыкны кылу өчен зур батырлык кирәкми, ерткыч башкисәр булу да җитә. Күчем хан һәм себер татарлары моны яхшы аңлаган һәм Ермак бандасы белән ахыргача сугышкан.

«Тиңдәшсез дошман булган Ермакның үлүе, шулай ук калган казакларның да Искәрне ташлап Русиягә качулары татарлар өчен чиктән тыш шатлык булды», дип яза Атласи үзе дә хезмәтенең «Русларның Себердән качулары» дип аталган бүлегендә. Ни булса да, Атласи үз белгәнен язган, үз фикерен дә әйтергә тырышкан. Ул Күчем ханга карата аерата бер хөрмәт белән карый, аның Чыңгыз хан нәселен дәвам итүче булуын да, урысның иң зур дошманы икәнлеген дә, үз иреге белән илен бирмәвен дә шактый дөрес тасвирлый. «Урысларның Себерне икенче кат алулары» дип аталган бүлектә Атласи, Ермак үлгәннән соң, 1585 һәм 1600 еллар арасында Күчем хан гаскәре һәм Мәскәүнең Себер өстенә ябырылган регуляр армиясе арасында барган канкойгыч сугышлар турында хәбәр итә.

«Рус тарихчыларыннан кайсыларының әйтүенчә, Күчем хан руслар өчен гайрәтле, куркынычлы, арымый торган дошман иде. Себердә яуланган җирләрне имин итәр өчен, урысларга Күчем ханны бетермәк тиеш иде». Әйе, Күчем хан Мәскәүнең утлы корал белән янавына да, ярлыклар вәгъдә итеп алдавына да карамый, татар илен үз иреге белән дошманга бирми, тарихта андый хурлыклы эз калдырмый, 80 яшенә кадәр яу кырында сугышып үлә. Атласи үзенең язмасында Күчем ханның диненә, милләтенә, холык-фигыленә дә бәя биргән, аны бөтен яктан тасвирларга тырышкан.

«Алтын Урда ханлыгына буйсынган халыклар арасында ислам дине таратып, аны ныгытырга тырышучы Үзбәк хан булган кебек, Себер ханлыгына караган халыклар арасына ислам таратучы, һич шөбһәсез, Күчем хандыр, – дип яза ул. – ...Күчем ханның, Ядкәрләр кебек хиссез булмаенча, мөкаддәс уйлар иясе булуы үзе генә дә аны аерым бүлектә яд итүне таләп итәдер иде.»

Әмма шул ук вакытта без Атласиның Күчем ханны кырт кисеп кыргыз-казакъ ясавын кабул итмибез, чөнки ул Чыңгыз хан нәселен дәвам итүче татар ханы булган, тарихта моны исбат итүче дәлилләр күп. Шулай ук Күчем ханның биләмәләрен Төмән-Тубыл белән генә чикләү дә тарихи дөреслеккә туры килми, чөнки Себер ханлыгының җирләре ике океан арасында җәйрәп яткан, Бараба далаларын, Татар сахрасын, Котып тарафларын үз эченә алган. Казакъ урдасы белән Себер ханлыгын тәңгәл кую да тарихи дөреслеккә туры килми. Шул ук вакытта Атласиның Күчем ханны «Себер халкын агартучы» дип атавы – бик уйлап һәм бу шәхесне озак өйрәнгәннән соң ясалган нәтиҗә.

«Күчем хан Себер йортына хан булгач та, андагы халыкларны дине ислам илә нурландыру өчен иҗтиһадлар сарыф кыла башлады, – дип яза ул. – ...Мондый олуг эшне ялгызы гына башкару бик кыен икәнен белгәч тә, Күчем хан атасы Мортазадан ярдәм сораган... Бәгъзе бер хәбәргә караганда, Күчем хан Казаннан да бик күп галимнәр китермеш».

Әйе, ярыммәҗүси Себердә ислам динен таратырга Күчем ханга Бохара һәм Казан галимнәре зур ярдәм итә. Бу урында Атласи, урыс тарихчыларыннан тыш, Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин һәм Морат Рәмзи хезмәтләренә дә мөрәҗәгать итә. Әмма ул кайбер урыннарда Мәрҗани хәзрәтләре белән бәхәскә дә керә, бигрәк тә Күчем ханның соңгы көннәре турында язганда, ул Мәрҗани фикере белән килешми.

«Бу хосуста Мәрҗани хәзрәтләре: «1003 елда мәмләкәтләренә Ермак ибне Тимофей атлы зат басып алып, шәһәрен дә сакларга хәле булмадыгыннан, Русия дәүләтенә бигъ итте вә Күчем хан кадерсез рәвештә башкорт арасына китеп вафат улды», дидер. Минем белүемчә, Мәрҗанинең Күчем хакында мәмләкәтен Русия дәүләтенә бигъ итте (сатты) диюе дә хата булдыгы кеби, башкорт арасына китеп вафат булды диюе дә хатадыр. Чөнки Күчем русларның иң чын дошманы булып, үзенең соңгы сулышларына чаклы Русия дәүләте илә сугышуы бик күп ышанычлы ярлыклар илә исбатланганлыктан, аның мәмләкәтен Русиягә сатуын уйларга һич тә юл юктыр. Башкортлар ул заманнарда Русия кул астына кереп беткән булдыклары сәбәпле, Күчемнең башкортлар арасына качуын да уйларга мөмкин түгелдер», дип яза ул «Себер тарихы»ның ахырында.

Хак сүзләр. Күчем хан соңгы сулышына кадәр иле, җире, дине, дәүләте өчен көрәшә, яу кырында батырларча үлә. Мәскәү патшалары аңа башта да, соңрак та каткат мөрәҗәгать итәләр, сугышмыйча буйсынган очракта, үзенә дә, нәселенә дә рәхәт тормыш вәгъдә итәләр. Әмма Себернең соңгы татар ханы мондый хурлыклы коллыкка бармый, ил-җирен, дәүләтен үз иреге белән дошманга бирми, тарихта сатлык дигән кара тап калдырмый... Нәкъ менә шуның өчен ул татар тарихчысы Һади Атласиның хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулаган, милли каһарман булып, аның әсәрендә дә теркәлеп калган.

Әлбәттә, бу хезмәтендә Атласи бөтен Себер тормышын, андагы милләттәшләребез яшәешен яктыртуны үзенә максат итеп куймаган, бу – сугышлар тарихы, тагы бер татар дәүләтенең барлыкка килү һәм юкка чыгу тарихы. «В историческом труде «История Сибири» главным для Х.Атласи являлась проблема происхождения, эволюции и гибели татарского государства», дип яза бу хакта тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова югарыда телгә алган хезмәтендә (68 бит). Бүгенге көн күзлегеннән караганда, кайбер фактик һәм идеологик хаталары булса да, Һади Атласиның «Себер тарихы» хезмәте 1969 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Советская историческая энциклопедия»дә Себер ханлыгы буенча иң ышанычлы хезмәтләрнең берсе, дип аталган. Ә күренекле галим, академик В.В.Бартольд Атласиның тарихи хезмәтләрен «татар патриоты» күзлегеннән язылган әсәрләр, дип бәяли. Һади Атласиның тормыш юлы һәм иҗаты буенча фәнни монография авторы Алсу Мөхәмәтдинова аның «Себер тарихы» хезмәтен гомумтөрки тарих белән бәйләп карый.

«Историю Сибири Х.Атласи прежде всего увязывал с историей тюрков, – дип яза ул. – Исследователь определил ключевое место в Сибирской истории именно тюркских народов. Начало всей татарской истории он рассматривал в масштабах Сибири в неразрывной связи с тюркским миром. Тем самым Хади Атласи отстаивал принцип целостности и единства тюрко-татарской истории». (А.Х.Мухаметдинова. Хади Атласи..., стр.67.)

Әйе, Һади Атласи «Себер тарихы» аша зур төрки дөньяга ишек ача, татар укучысын үзенең асыл тамырлары белән таныштыра. Ул бу әсәрендә үзен, чын мәгънәсендә, зур дәрәҗәдә төркиче-туранчы итеп күрсәтә. 1936-1937 елларда Казан төрмәләрендә сорау алган вакытларда да Атласи үзен төркиче-пантюркист дип атый, бөтен төрки халыкларны берләштерү фикереннән беркайчан да кире кайтмый, шушы идея өчен атып үтерелгән «Соңгы туранчы» булып тарихка кереп кала...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: