Арча музейлары (дәвамы)

( Башын МОНДА басып укыгыз)

Илһамият Ватаны, син, Арча!

Арча – татар халкы тарихын аннан башка күз алдына китереп булмый торган төбәк, татар милләтенең нигезен, асылын ачып салучы мәдәни феномен. Арча – төрле яклап кызыклы, шулай да аны эксклюзив итә торган бер үзенчәлек бар. Арча – халкыбыз тарихының да, төбәк тарихының да чишмә башы. Исемнәре Россия, хәтта дөнья мәдәнияте тарихына язылган бөек мәгърифәтчеләр, язучы һәм шагыйрьләрнең ватаны, гомер кичергән, иҗат иткән төбәге булганга, Арчаны республиканың энҗесенә тиңлиләр. Чал Казансу елгасы гына түгел, татар халкының гомуммилли мәдәнияте нигезендә дә Арчаның йөзләрчә еллар буена формалашып килгән мәдәнияте ята. Арчаның үзенең дә тарихы Казан тарихыннан да ераграк китә булыр. Шуңа күрә биредә Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларыннан бирле калыпланган мәгърифәт һәм мәдәният дәвам итә. Татарның аклыгы нигезенә дә шушы якның аклыгы түшәлгән. Шунлыктан, халкыбызга йөзләгән мәгърифәтче, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре үстергән Арча районының Әдәбият һәм сәнгате музее булуы табигый хәл.

Музей 1995 елның 26 апрелендә ачыла. Аңа бистәнең үзәк урамыннан 1886 елда төзелгән тарихи бина бирелә. Бу тарихи бина гына түгел, бик купшы да. Аның нәкъ менә музей икәне ерактан ук шәйләнә. Арчаның яңа төзелгән биналарыннан бик затлы-зыялы булуы белән аерылып тора. Музейның капкалары да аерым игътибарга лаек. Ул иганәчеләр ярдәме белән эшләнгән. Музейны оештыручы, аның беренче директоры Ринат Фазлыйәхмәтов республика архивларында хәзер музей урнашкан йортның фотосурәтен табып, сурәттәге татар милли бизәкләре төшерелгән капканың күчермәсен ала. Музей директоры бөтен нәрсәдә тарихи төгәллек булдырырга тели һәм ул эскиз буенча шундый ук капка эшләтүчеләрне таба.

Тарихи бина дигәннән, узган гасырның 20 нче елларында монда кантон милициясе урнашкан була, бу турыда музейның алгы ягына эленгән махсус такта сөйли. Бер гасыр элек диярлек монда милиция хезмәткәрләре эшләвен такта гына искәртми, экспозиция залларының берсенә башта антураж өчен куелган бутафор кебек тоелган ишек алып керә, ишек артында – булачак татар әдәбияты аксакалы һәм классигы, халык язучысы Гомәр Бәширов кабинетының экспозициясе. 1925-1929 елларда ул Арча милициясенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшли. Монда булачак язучы җинаятьчеләрне ничегрәк тотарга дип планнар корган, сорау алган, шаһитлар белән аралашкан. Ә яшерен ишектән аның янына агентлар, мәгълүмат ташучы кешеләр кереп йөргән. Ишек артында ишегалдына чыга торган яшерен баскыч та булган. Җирле милициянең ул агентларын әлегә кадәр берәү дә белми. Бары тик ишек кенә хәтерендә бик күпләрне саклый. Бу музейда ул да экспонат, яңадан эшләнмәгән, шул чордан калган.

Бүген монда Гомәр Бәшировның эш кабинеты: өстәл, урындык, язу кирәк-яраклары, костюм-күлмәге, чәйнеге белән самавыры, китаплары куелган. Г.Бәширов татар язучылары арасыннан беренче буларак Сталин премиясенә лаек була.

Язучының «Намус» романы дөньяга чыгу белән үк укучыларының мәхәббәтен казана, ике-өч ел эчендә ул украин, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан, кыргыз, латыш, эстон, уйгур, чуваш телләренә тәрҗемә ителә. 1951 елда Гомәр Бәширов бу романы өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Шуннан соң роман чит илләрдә дә тарала, бер-бер артлы аның болгар, венгр, поляк, чех, словак, кытай, немец, албан, вьетнам телләрендә тәрҗемәләре басылып чыга.

Сугыштан соңгы елларда Г.Бәширов, әдәби иҗатыннан тыш, җәмәгать һәм җитәкче эшләрдә дә активлык күрсәтә. 1953 елда Татарстан Язучылар берлеге идарә рәисе итеп сайлана һәм 1958 елга кадәр шул җаваплы вазифаны башкара, аннары 1958 елдан башлап, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе рәисенең милли әдәбиятлар буенча урынбасары буларак, берникадәр вакыт Мәскәүдә эшли. Ике тапкыр (дүртенче һәм бишенче чакырылыш) СССР Югары Советына, бер тапкыр Татарстан АССР Югары Советына депутат итеп сайлана.

Әдипнең алтмышынчы-җитмешенче еллардагы иҗатыннан аеруча ике әсәре игътибарга лаеклы: «Туган ягым – яшел бишек» (1967) повесте һәм «Җидегән чишмә» (1977) романы. Гомәр Бәширов үзенең соңгы әсәре «Гыйбрәт»не иҗат итүгә 10-15 ел гомерен багышлый. Ул бу әсәре белән гыйбрәтле сүзен, васыятен әйтеп калдырырга тели, әмма романга соңгы ноктаны куярга өлгерми.

Г.Бәширов – татар халык иҗатын җыюга, аны тикшерүгә күп көч куйган, татар телен яхшы белгән, үзе исән вакытта ук классик язучы була алган шәхес. Аның улы Зөфәр Бәширов (1937) – күренекле фотограф, журналист, унлап китап-альбомнар авторы.

Һәр музейның тәрбия өлкәсендә үз роле, үз урыны бар. Ләкин алар арасында төбәкнең борынгы тарихын, аның бөек шәхесләре турында бик зур мәгълүмат туплаган, бу төбәктә үсеп чыккан әдәбият һәм сәнгать осталарының иҗатын ачып биргән әлеге музей аерым урын тота. Музейда иҗатлары чагылыш тапкан шәхесләргә багышланган экспонатлар белән танышкач, күп нәрсәнең башы Арчадан икәнлегенә ышанасың. Мәгърифәтчелекнең башында Кәче авылы мәчетенең имамхатыйбы Юныс бине әд-Кәчеви торган. Мәдрәсәләр өчен дәреслекләр авторы да ул.

Әдәбият бүлегенең беренче залында бөек мәгърифәтчеләребез Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәсиләрнең тормышларын, эшчәнлекләрен чагылдырган фотодокументлар, аларның китаплары һәм шәхси әйберләре, Сабирҗан әл-Мәмсәвинең гарәпчә язылган «Әлифба»сы һәм башка иске китаплар белән танышырга мөмкин. Мәгърифәтче Габденнасыйр Курсави (1776-1818) – мөселманнарны беренче булып дөньяви фәннәрне өйрәнергә өндәгән зат... Моның өчен Г.Курсави үлем җәзасына хөкем ителгән. Кыска гына гомер кичерсә дә, Курсави татар иҗтимагый фикере тарихында сизелерлек эз калдырды. Татар халкының рухи тормышындагы урынын билгеләп, Галимҗан Ибраһимов аны «Туачак көн йолдызы» дип атады. Курсавидан безгә калган төп сабак – кешене хакимнәр боерыгын сукырларча үтәүче хокуксыз һәм аңгыра хайванга әйләндерергә ярамый, дигән фикер. Татарларда җәмгыять алдына вөҗдан иреге таләбен куючы беренче кеше Г.Курсави булды. Ул беренче ислахчы-реформатор һәм беренче фикри карлыгач иде.

Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) – татарлардан беренче тарихчы галим, дин эшлеклесе, фәлсәфәче, мәгърифәтче, фикер иясе иде. Бохарада һәм Сәмәркандта укыган елларында Ш.Мәрҗани, мөселман дине тәгълиматы белән беррәттән, фәлсәфәне дә, тарихны да, гарәп һәм фарсы телләрен дә өйрәнә, математика һәм астрономия белән шөгыльләнә. Ул, татарлар арасында беренче булып, Казан дәүләт университетының археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнаша.

Ш.Мәрҗани үзеннән соң бай фәнни мирас калдыра. Аның тарафыннан 30дан артык фәнни хезмәт языла. Аларда фәлсәфә һәм илаһият тәгълиматы (богословие) проблемалары, тарих һәм мәдәният мәсьәләләре яктыртыла. Мәрҗанинең фәнни иҗаты һәм эшчәнлеге мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган иде. Академик В.Бартольд аны «Татарлар арасында прогрессив агымга нигез салучы» дип атады. Ул үз халкын феодаль патриархальлек мөнәсәбәтләре һәм урта гасыр идеологиясе хакимлегеннән коткаруны күз алдында тотып, аны дөнья мәдәнияте һәм заман цивилизациясе белән якынайту максатыннан чыгып хезмәт куйды. Татар халкын артта калдырган сәбәпләрне тәнкыйтьләп, алдынгы идеяләрне яклап, ул дөньяви фәннәргә һәм мәгърифәткә таба кискен борылыш ясауны таләп итте.

1856-1933 елларда яшәгән Шәмсетдин Күлтәси чорының иң күренекле мәгърифәтчеләреннән берсе булган. Ул мәгърифәтчеләрнең фәлсәфи идеяләрен һәм фәнни белемнәрне пропагандалый, дистәгә якын китап яза. «Һәйәте җәдидә» («Гомуми астрономия», 1896), «Мөфассал һәйәте җәдидә» («Гомуми астрономиягә кереш», 1898), «Хикмәте җәдидә» («Астрономия мәсьәләләре», 1898), «Мөхакәмәт» («Фикерләү», 1903) дигән хезмәтләрендә ул вакытта хакимлек иткән дини карашны кискен тәнкыйтьли, фәнне һәм фәнни танып белүне яклап чыга, ХХ гасыр башында басылган хезмәтләрендә Ш. Күлтәси укытуның яңа алымнарын хуплый, фән нигезләрен төпле өйрәнергә, тормышның гасырлардан килгән иске нигезләрен үзгәртергә өнди. Прогрессның һәм халык тормышын яктыртуның төп шарты сыйфатында фәнне дини схоластикага каршы куя, фәнни философик проблемаларны шәригать законнары нигезендә хәл итәргә маташучы догматикларны кискен тәнкыйтьли. Ш.Күлтәсинең фәнни-агарту эшчәнлеге татар иҗтимагый фикере үсешендә якты эз калдыра.

(Дәвамы бар)

 

"КУ"04, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: