Арча музейлары

Хәтер мәгарәсе

Гадәттә, музейларны кешелек тарихының бәяләп бетергесез кыйммәтле ярдкарьләре тупланган серле сандык белән чагыштыралар. Бәлки, монда билгеле дәрәҗәдә хаклык та бардыр. Чөнки безнең әби-бабаларыбыз да үз нәселләре өчен истәлекле, кадерле, борынгы әйберләрен сандыкта саклаган. Аны һәр буын үзенчә яңартып, тулыландырып торган. Әби-бабайлар, еллар үткәч, әлеге сандыкны ачып, оныкларына бик үзенчәлекле тәрбия дәресләре үткәргән, сандыктагы әйберләрне җанлы образ буларак сурәтләгән, тарихлары белән таныштырган. Мондый «дәрес«тән соң кайсы гына бала борынгы бабалары белән горурланмас икән? Озак еллар дәвамында музей залларына тупланган экспонатлар белән танышкач та, шундый ук халәт кичерәсең. Туган төбәкнең борынгы тарихы, аның гүзәл табигате искиткеч талантлы, кызыклы язмышлы кешеләре, табигый байлыклары сине үзенә әсир итә. Музейларны мәдәни һәйкәлләрнең бәя биреп бетергесез келәте дип атаучылар да бар. Әлбәттә инде, биредә төп геройлар – экспонатлар. Әмма экспонатлар «терелсен», төрле чорларның кызыклы вакыйгалары белән бирегә килүчеләрне таныштыра алсын өчен музей хезмәткәрләренә күп көч куярга туры килә. Гадәттә, без музейларга теге яки бу тармак буенча белем хәзинәбезне арттыру, тулыландыру, күбрәк белү, нәрсәнедер ачыклау, кешелек дөньясы тудырган казанышлар белән якыннан танышу өчен киләбез. Музей – тарихи җәүһәрләрне барлау, аларның иң мөһимнәрен сайлау, туплау, киләсе буыннар өчен югалтмыйча саклау урыны да. Музей ул – һәрберебезнең дөньяга карашын формалаштыруга, баетуга ярдәм итә торган үзенчәлекле дөнья. Музейлар элек-электән яшь буынга рухи, патриотик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясе бирү вазифасын да үти. Киң карашлы, үз эшенә нык бирелгән педагоглар укучыларын музейга еш алып киләләр. Балаларны халкыбыз тарихы, рухи казанышлары, милли үзенчәлекләре, йолалары, тормыш-көнкүрешенә кагылышлы экспонатлар белән таныштыралар. Мондый чаралар еш кына чын мәгънәсендә тормыш дәресләренә, дөньяны танып белү дәресләренә әверелә, хәтергә берегеп кала. Кунаклар да, яңа урынга аяк басуга, музейларга кереп чыгу, бу төбәккә кагылышлы экспонатлар белән танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырыша. Чөнки шушы бер бинада булу гына да җирле халыкның тарихын, бүгенгесен ачыграк аңлау өчен искиткеч бай мәгълүмат бирә. Музейлар барлыкка килгәндә, аларның максатын тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү дип аңлаганнар. Әлбәттә, тормышның һәр тарихи этабында күп нәрсә, шул исәптән, максатлар да алмашына. Әмма музейларның әһәмияте, тоткан юнәлеше үзгәрми. Төп игътибар һаман да үткәннәребезнең кадерле ядкарьләре булган рухи мирасны саклау, халыкка күрсәтүгә юнәлдерелә. Фондка тупланган экспонатларны музейга килүчеләргә алар аңларлык, белем дә, мәгълүмат та табарлык, кирәк икән, хезмәтләрендә кулланырлык, хәтта кәефләрен күтәреп җибәрерлек итеп күрсәтү мөһим. Әйтик, сәнгать музейларына килүчеләр андагы экспозицияләрне ләззәтләнеп карап йөри, шул ук вакытта аларга соклана, шатлана, кайвакыт нәфрәтләнә дә. Гражданнарның мәдәният учреждениеләреннән файдалану һәм мәдәни кыйммәтләр белән танышуга Конституция биргән хокукларын тәэмин итү бүген дә музейлар һәм музей тыюлыклар эшчәнлегенең төп бурычы булып тора. Әлеге учреждениеләр гражданнарны патриотик тәрбияләү, милли мәдәниятләрне саклау, үстерү вазифаларын да башкара. Татарстанда бүгенге көндә йөздән артык дәүләт һәм муниципаль музей эшли. Аларда 1,5 миллион чамасы экспонат саклана, диләр. Музейлар челтәре, фондларның гомуми күләме буенча Татарстан Россиядә иң алдынгы саналган Мәскәү шәһәре, Ленинград һәм Свердловск өлкәләреннән генә калыша. Идел буе федераль округында ул иң алдынгы булып исәпләнә. Бер ел эчендә генә дә республика музейларын 1 миллион 628 мең кеше караган. Тарихтан күренгәнчә, музейларны оештыруда меценатлык зур роль уйнаган. 2015 елның 5 апрелендә үзенең 120 еллыгын билгеләп үткән Татарстан Милли музеен оештыруга да Казан коллекционеры Андрей Фёдорович Лихачёв тупламасы нигез булып тора. 1890 елда абыйсы үлгәч, энесе вице-адмирал Иван Фёдорович аның хатыныннан барлык коллекцияне сатып ала һәм шәһәргә бүләк итә. Коллекциядә 20 меңләп вак акча һәм медальләр була. Тарих фәннәре докторы, Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипованың әйтүенә караганда, хәтер мәгарәсенә уникаль экспонатлар китерүчеләр бүген дә бар икән. Әле күптән түгел генә бер татар егете 1847 елгы рәсемнәрне Боратынский музеена алып килгән. Ул аларны, антиквариат кибетендә күреп, үз акчасына сатып алган булган. Бу ядкарьләр яңа экспозициядә күрсәтеләчәк. Андый рәсемнәр башка бер генә музейда да юк икән. Танылган галим Марсель Әхмәтҗанов 1000 данәгә якын тарихи материаллар алып килеп, бушлай тапшырган. Шундый кешеләр бик күп икән. Татарстан Республикасының һөнәрчеләр академиясе төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Дамир Гыйбадуллин карашынча, соңгы вакытта эшкуарлар борынгы технологияләрне торгызу буенча музейлар белән эшли башлаган. Һөнәрчеләр теге яки бу товарны җитештерүнең борынгы технологиясен өйрәнәләр, аларны сувенирлар җитештерүдә киң кулланалар. Андый сувенирлар туристларның игътибарын күбрәк җәлеп итә. Музейлар, китапханәләр, архивлар кешелекнең хәтерен төп саклаучылар булып тора. Аларда халык җәүһәрләре туплана, саклана һәм кулланыла да. Музейлар, китапханәләр, архивлар бер-беренә нык бәйләнгән һәм бер үк вакытта вазифалары ягыннан шактый аерылалар да. Беренчесендә – әйберләр, икенчесендә – китаплар, өченчесендә, нигездә, документлар саклана. Музейларга көндәлек тормышта еш очрый торган типик һәм уникаль әйберләр дә урнаштырылырга мөмкин. Шулай да экспонатларның шактый өлеше – һич тә кабатланмый торган ядкарьләр. Мәсәлән, музейга куелган сәнгать әсәре рәссамның бердәнбер картинасы булырга мөмкин. Музей экспонатлары эмоциональ көчкә, тамашачыга бик нык тәэсир итү сәләтенә дә ия. Мәсәлән, китмән, сука белән янәшә урнаштырылган трактор уйландыра, җир эшкәртүдә кыска гына вакыт эчендә кешелекнең нинди прогресска ирешүенә сокландыра да. Китапханәдә сакланучы китаплар да күпчелек яктан музей экспонатына охшаш. Ул күптиражлы булуга да, берүк вакытта уникальлеккә дә ия. Китап халык күпләп укысын, куллансын дигән максаттан чыгарыла. Китап үткәннең, хәзергенең, киләчәккә фаразларның фактларын, вакыйгаларын, күренешләрен, процессларын бергә туплый. Аның белемне арттыру һәм мәгърифәтчелек мөмкинлекләре гаять зур. Китап тарихи хәтер формасында кабатланмас сыйфатларын гына түгел, музей әйберләренекен һәм документларныкын да үзенә тупларга сәләтле. Документ музей әйберләренең һәм китапларның югарыда санап үтелгән барлык сыйфатларына ия. Шуның белән бергә, тарихи хәтерне төгәл чагылдыруда ул алардан нык аерыла да. Беренчедән, рәсми документларны булдыру иҗтимагый һәм дәүләт эшчәнлеген оештыру өчен мәҗбүри элемент булып тора. Шунлыктан документ музей әйберләре яки китапларга караганда чынбарлыкны ныграк чагылдыра. Димәк, тикшерүчеләр игътибарын ул ныграк җәлеп итә. Икенчедән, документ музей экспонатларына, китапларга караганда халыкка азрак таратыла. Дөрес, аларның законнар, халыкара килешүләр кебек беренче чиратта басылырга тиешлеләре дә бар. Әмма хокук саклауга, куркынычсызлыкка, оборонага кагылышлы документларның күпчелеге матбугатта басылмый, киң катлау халык массаларына җиткерелми. Өченчедән, документ юридик яктан расланган фактлардан тора, шунлыктан аны саклау да мәҗбүри. Музейлар, китапханәләр, архивлар бердәм тарихи хәтер системасының тигез дәрәҗәдәге, бер-берсен тулыландыручы өлешләре булып тора.

Без тарихта эзлебез...

[caption id="attachment_24598" align="aligncenter" width="615"]музей2 "Казан арты" тарих-этнография музеендагы базар күренеше[/caption]

Туган ягым Арчага кайткан саен, мин музейларга сугылып чыгарга тырышам. Чыннан да, безнең Арча районы – музейлар ягы. Районда республиканың бердәнбер Әдәбият һәм сәнгать музее, Габдулла Тукайның мемориаль комплексы, Тукаевлар гаиләсенең Кушлавыч авылындагы музей-усадьбасы, дөньядагы бердәнбер Әлифба музее, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган җире Гөберчәктәге музее, Арчада Халык мәгарифе музее эшли. Райондагы тагын ике музей игътибарны җәлеп итә: Үрнәк бистәсендәге Табигать музее, кайберәүләр аны Агач әйберләр музее дип тә йөртә. Аның рәсми исеме – Арча урман хуҗалыгының тарих музее. Икенчесе – Сунар урманчылыгындагы урман җәнлекләре һәм үсемлекләре музее. Мәктәпләр каршындагы туган якны өйрәнү, күренекле якташларыбызга багышланган музейларга да халык бик яратып йөри. Алар районның һәр авылында диярлек бар. Кайберләрендә хәтта дәүләт музейлары хезмәткәрләрендә кызыксыну уятырлык экспонатларны очратырга була. «Ак як» дип исемләнгән Казан арты, аерым алганда, Арча төбәге, татарлар күпләп яшәгән урынны чагылдыручы төшенчә генә түгел. Биредә бик борынгы заманнарда ук исемнәре дөнья күләмендә танылган мәгърифәтчеләр, галимнәр, язучылар иҗат иткән. Биредә Казан ханлыгы, Алтын Урда, Болгар чорының данлы традицияләре сакланган һәм үстерелгән. Гасырлар дәвамында татар халкының гомуммилли мәдәнияте формалашкан. Урта диалект, Казан арты сөйләше татар әдәби теленең нигезен тәшкил итә. Арча халкыбыз тарихына үзеннән лаеклы өлеш керткән, милләтебезнең этник нигезен ачып салучы, татар халкының сөйләм һәм әдәби телен саклап калучы да. Шагыйрьләр әйтмешли, чын мәгънәсендә илһамият Ватаны ул Арча.

[caption id="attachment_24602" align="aligncenter" width="615"]«Казан арты» тарих-этнография музееның директор урынбасары Шәрифулла Гарипов (уңда) һәм Гомәр Бәшировның улы Зөфәр Бәширов «Казан арты» тарих-этнография музееның директор урынбасары Шәрифулла Гарипов (уңда) һәм Гомәр Бәшировның улы Зөфәр Бәширов[/caption]

Арчалылар халык мирасын кадерләп саклый. Берничә ел элек Арча шәһәрендә Казан арты тарих-этнография музее эшли башлады. Арчаның үзендә җитештерелгән кызыл кирпечтән салынган бу бина ерактан ук һәркемне үзенә җәлеп итеп тора. Музейда булган һәркем, экспонатлар белән танышкач, сокланмый калмыйдыр дип уйлыйм. Күңел явын алырлык гүзәллектән, тарихи байлыктан, заманча дизайннан башкала музейлары да көнләшерлек. Проекты – арчалыларныкы. Интерьерларны әзерләүдә фәнни киңәшчеләр сыйфатында Алабуга музей-тыюлыгыннан сәнгать белгечләре чакырылган. Мең еллап тарихы булган Арча шәһәренең данлы үткәнен, иҗтимагый тормышын, халкының шатлык-фаҗигаләрен, хезмәт казанышларын, борынгы көнкүрешен чагылдырган экспонатлар, кыска гына вакыт эчендә халыктан бөртекләп җыелып, заманча экспозицияләрдә урын алган, һәркайсында яшь буында үткәнебез белән кызыксыну уятырлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләрлек, тормышның кадерен белергә өйрәтерлек кыйммәтле рухи мирас тупланган. Арчалылар вакытында тәвәккәлләгән. Ник дигәндә, күпме тарихи ядкарь, мескенлек калдыгы дип, чүплекләргә чыгарып ташлана, эзсез югала бара бит. Район халкы үз гаиләсе өчен үтә кыйммәтле истәлек әйберләрен дә кызганмыйча музейга тапшырган. Аларга, үткәннәрнең шаһите буларак, заманча бизәлешле экспозицияләр түрендә лаеклы урын бирелгән, икенче гомер бүләк ителгән. Мәгърифәтче, исламият галиме Габденнасыйр Курсавиның чапаны, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның шинеле һәм кителе, Кызыл Яр авылында гомер иткән көмешче Фатыйма апаның эш кораллары, үзе ясаган бизәнү әйберләре, бик зур мәгънәви кыйммәткә ия тагын бихисап рухи байлык... Милли бизәкләр чигеп, төсле күннән Арча осталары музей өчен махсус эшләгән мозаика үрнәкләре күзне дә, җанны да иркәли, үткәннәр белән бүгенгенең рухын берләштергән серле нәкыш булып, бина диварларына җылы ямь өсти. Аерым экспозицияләр хозурында утырып фикер алышу, әңгәмәләр уздыру өстәле дә уйланылган, моның өчен стиль үзенчәлекләрен саклап ясалган өстәл-урындыклар куелган. Алай гына да түгел, музейның конференц залы заманча мультимедиа чаралары белән җиһазландырылган.

Киләчәктә дә бу музей-храмга Хәтер дигән бөек көч хуҗа булып, гыйбрәтле үткәннәр сагында торыр. Арча тарихының Татарстан тарихы сәхифәләренең аерылмас өлеше булуын күреп белү яшь буында горурлык хисе уятыр. Үз тарихын белгән, татар исемен горур йөрткән киләчәк кешесе беркайчан да үткәннәрен хәтерләүдән курыкмас. Тарихтан күренгәнчә, Арча төбәге кешеләр тарафыннан безнең эрага кадәр үк үзләштерелә башлаган. Археологларның раслауларына караганда, Казансу елгасы бассейны Х йөздә татар халкының борынгы бабалары болгарлар тарафыннан ныклап үзләштерелгән. Болгарларның чик буе ныгытмасы буларак, Арчага ХIII йөз башларында нигез салына. Бу хакта рус елъязмаларында телгә алына. Арчаның 1174 елда һәм аннан да элегрәк үк булганлыгы турында да хәбәрләр бар. Арча 1000 еллык тарихи юлында – Казан шәһәре белән янәшә һәм нык аралашып барган. Арча атамасы Казанның түреннән үк башлана. «Арча капкасы», «Арча кыры», «Арча ягы», «Арча зираты», «Арча юлы» атамалары – Казан тирәсендә Арча ягы кешеләре яшәве һәм Арчаның Казан шәһәре яшьтәше булуы хакында сөйләүче дәлилләр. Тарихчы М.Рыбушкин үзенең Казан тарихына багышланган язмаларында: «Арча Казан шәһәренең үзенә караганда да олырак булырга тиеш», – дип яза һәм Арчаның Идел Болгары кулъязмаларында данлыклы шәһәр булып торуын әйтә.

Арча атамасының килеп чыгышы турында төрле фикерләр йөри. Удмуртлар Арча атамасын «ар» сүзеннән ясалган дип аңлатырга тырышалар (удмуртлар үзләрен дә «ар»лар дип йөртә), шуның нигезендә удмурт тарихчылары Арчага удмуртлар нигез салган дип фаразлыйлар. Татар галимнәре «Арча» атамасының артыш (можжевельник) исеменнән алынган дип исәплиләр. Бу якларда артышның күп үсүен дәлил итеп китерәләр.Төрки халыклар арасында иң күп кыпчак сүзләре сакланган халык – чувашлар артышны да арча дип атыйлар икән. 2009 елның 27 апрелендә, гадәттәгечә, Арчада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган шигырь бәйрәмендә чит төбәкләрдән бер төркем язучылар катнашты. Алар арасында Тува Язучылар берлеге рәисе шагыйрь Ким дә бар иде. Ул үзенең чыгышында: «Безгә нинди таныш сүз бу. «Арча», – дип хәзерге Алтай халкы белән татарлар арасындагы уртаклыкны һәм тарихи бәйләнешебезне искә төшерде. Чыннан да, безнең чыгышыбыз Алтайдан бит. Алтай тау итәкләрендә «Арча» исемле агачлар үсә, шулай ук «Арча» исемен йөрткән авыл һәм елга да бар икән. Мөгаен, борынгы бабаларыбыз Казансу буйларына шуннан күченеп килеп урнашкан урынга Арча исеме кушкандыр. Музейда Арча тарихы төрле яклап бик киң яктыртылган экспонатлардан күренгәнчә, Арча төбәге Болгарстан, Алтын Урда, бигрәк тә Казан ханлыгы заманында бу дәүләтләр тормышында гаять зур урын тоткан. Арча кальгасы (ныгытмасы) Нократ елгасы буенча килә торган рус баскынчыларыннан Казан ханлыгын саклап торган. Ул Казан ханлыгының иң ышанычлы һәм бай ягы булган. Арча ныгытмасы хан гаскәрләренең җыйналу һәм өйрәнү урыны вазифасын да үтәгән. Арча ягы Казанны саклаучыларны корал, сугышчылар, атлар һәм ризык белән тәэмин итеп торган. Нугайлар нәселеннән булган Камай исемле морза, руслар ягына чыгып, юкка гына Иван Грозныйны: «Арча ягын кырмыйча, Казанны алып булмый. Башта Арча кальгасын җимерергә, авылларын туздырырга кирәк», – дип котыртмый.Нәтиҗәдә, рус гаскәрләре башта Биектаудагы кальганы ала, аннары Арчага китә. «Бер авылны да калдырмадык, яндырдык, байлыгын таладык, халкын әсир итеп алдык», – дип яза русларның воеводасы А.Курбский, мактанып. 1552 елда руслар тарафыннан 12 Арча кенәзенең кулга алынуы да билгеле. Бу да – Арчаның ниндидер үзәк булганлыгын күрсәтүче дәлил. 1781 елдан 1796 елга кадәр Арча җирләре Казан губернасы Арча өязе составында була. Арча өязенә Казансу, Ашыт, Мишә, Нократ елгалары тирәсендәге җирләр кергән. 1796 елда Арча өязе бетерелеп, Казан өязе составына кертелә. 1875 елда Арчада шәһәр идарә итү тәртибе кертелә. Арча шәһәренең гербы – 1781, планы 1837 елда раслана. Топографик карта эшләнгәндә, Арча шәһәренә 129 дисәтинә 1015 аршын җир карый. 1926 елда Арча шәһәрләр исемлегеннән төшерелә һәм авыл дип йөртелә башлый. 1938 елда Арчага шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе статусы бирелә. Татарстан Дәүләт Советының 2008 елның 27 июнь карары белән Арча кабат шәһәр статусы ала. 1930 елның 10 августында Арча районы оештырыла. Оешу вакытында аның составына 113 авылны берләштергән 63 авыл советы кертелә, аларда 64,1 мең кеше яши. Бу чордан соң район чикләре күп мәртәбәләр үзгәртелә. Районнарны эреләндерү һәм кечерәйтү Арча районы тарихында да чагылыш тапкан. Кызыл юл, Әтнә, Арча, Яңа Чүриле, Теләче, Биектау, Саба, Балтач районнары оешу, кушылу һәм аерылулар районның чикләрен һәм территориясен үзгәртеп торган. Музейда арчалыларның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын чагылдыруга да зур урын бирелә. Районнан фронтка 25 меңнән артык кеше китә. Сугыш кырында шуларның 14 меңе батырларча һәлак була яки хәбәрсез югала. Алар туган якларына әйләнеп кайта алмый, сугыш кырында, чит җирләрдә ятып кала. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 7 меңнән артык арчалы орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә Иске Кишет авылыннан Гани Сафиуллин, Мирҗәмнән Нәкыйп Сафин, Түбән Орыдан Гатаулла Салихов, Арчадан Валентин Ежков, Бимәрдән Леонид Соколов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Шушмабаш авылыннан 18 яшьлек егет, 69нчы гвардия укчы дивизиясенең 208нче полкы рядовое Кәрим Исхаков 1943 елның 5 октябрендә Кировоград өлкәсенең Старое Липово авылы янында Александр Матросовның үлемсез батырлыгын кабатлый – күкрәге белән дошман амбразурасын каплый. Сугыш елларында район дәүләткә 46 мең тонна икмәк, 24 мең тонна бәрәңге, 18 мең тонна ит, 5 мең литр сөт тапшырды. Меңләгән солдат якташларыбыз теккән өс һәм аяк киемнәрен киде. Район халкы танклар, самолётлар төзү өчен 2 миллион сумнан артык акча җыеп бирде. Музейда Социалистик Хезмәт Геройлары портретлары да урын алган. Алар алтау – Мирбат Хәстиев, Илсур Шәйхетдинов, Шәрифулла Сәгъдуллин, Стелла Габдрахманова, Галимулла Әсхәдуллин, Дания Галимова. Районыбыз халкы киң күңелле, ачык йөзле, үзенең гадилеге, хезмәт сөючәнлеге, кунакчыллыгы белән аерылып тора. Туган җирне ярату, Ватанга бирелгәнлек кебек ата-бабаларыбызның күркәм сыйфатларын халкыбыз буыннан-буынга дәвам итә. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче дистәләрчә җитәкчеләр, күренекле мәдәният, фән эшлеклеләре районыбызда туып-үсеп, укырга-язарга өйрәнеп, беренче тормыш тәҗрибәсен туплап, җиренең җылылыгын, суының тәмен, һавасының шифасын алып, илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә Арча данын, Арча рухын тараталар.


Сайтта кыскартылып урнаштырылды.

Төп фотода: Яңа Кырлайдагы Г.Тукай әдәби-мемориаль музее бинасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: