Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

ВИЦЕ-ПРЕЗИДЕНТНЫҢ СОҢГЫ ХАТЫ (повесть)

Ике сәгатьтән соң, эштән сорап китеп, ашыга-ашыга кайткан хатын С.А.ның бөтен буена сузылып караватта ятуын күрде. Аның ничектер сәер халәттә ятуына, бернинди яшәү билгеләре булмавына игътибар итте.

Арслан Капай улы Койчиев – танылган кыргыз
язучысы, тарихчы, журналист, дәүләт эшлеклесе; 1965
елның 29 сентябрендә Кыргызстанның Җәләлабат
өлкәсе, Токтогул районы Китмән-Түбә авылында,
тарих укытучысы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне
тәмамлаганнан соң Кыргызстан дәүләт халык
университетының тарих факультетында югары белем
ала. Лондон университетының Шәрыкны өйрәнү һәм
Африка илләре Мәктәбен тәмамлый. Әдәби иҗат белән
шөгыльләнә. 2021 елда Кыргызстан Президентының
киңәшчесе итеп билгеләнә. 2022 елдан Төрки дәүләтләр
оешмасы генераль секретареның урынбасары булып тора. Әсәрләре кыргыз,
рус һәм инглиз телләрендә дөнья күргән. Арслан Койчиев нигездә тарихи
әсәрләр иҗат итә. Аның 2010 елда Кыргызстанда басылып чыккан «Каргыш»
романы кыргызларның 1916 елгы милли азатлык хәрәкәте вакыйгаларына
багышлана.

 

1
Ялан тәпиле бала чагында ул Ала-Тау җирендәге кечедән олысына
кадәр бар кешегә дә яхшы таныш булган әкиятче булу турында
хыялланды. Ә Фрунзе каласына килеп, өчьеллык укытучылар
әзерләү курсларында укыган яшүсмер елларында үз халкы өчен
Лев Толстой кебек бөек язучы булу турында уйлады. Тик менә
бер бәла – ул дөньяга тамгалы маңгай һәм бәхетсез тәкъдир белән
туган, Аллаһы Тәгалә тарафыннан аның бер хыялы да тормышка
ашмый торган булып чыкты. Нәкъ аның белем алыр елларында
көтмәгәндә-уйламаганда зур афәт – алманнар белән канкойгыч
сугыш башланды. Сугыштан ул «Вице-президент» дигән кушамат
белән әйләнеп кайтты.
Көчле ютәлдән интегеп яткан ятагыннан торып, ул акрын гына
атлап, тәрәзә буендагы агач өстәл янына килеп басты. Хәзер ул
үзенә нибары илле биш ел чамасы гомер санап бирелгән дип уйлый
башлады. Менә бит, шайтан алгыры, артта калган илле биш ел гомерендә язмыш аны котылгысыз үлемнән бер генә тапкыр саклап
калмады. Ләкин бу юлы, һәм ул моны яхшы белә, әҗәл аны кызганып
тормаячак, һичшиксез алып китәргә дип җае чыкканны сагалап кына
тора булыр.
Болай да буылып-буылып йөткерүдән, көчле ютәлдән хәле китеп,
ул урындыкны кинәт кенә үзенә таба тартып алды да аңа утырды
һәм төшенкелеккә бирелеп башын аска иде. Инде ул хәлсез башын
аска игән килеш йөткерде. Йөткерүе эт өргән тавышка охшап чыкты,
менә-менә тамагыннан канлы косык килер сыман тоелды. Аның ябык
иңбашлары дерелдәде, әйтерсең лә күп тә үтмәс, аның үпкәләре
өзелеп төшәр кебек иде. Ютәле бераз йомшаргач, ул калтыранган
хәлсез куллары белән өстәл тартмасын ачарга теләп, үзенә таба
тартты. Ләкин тартмачык киреләнгән кебек, ачылырга теләмичә
тартышты. Ике-өч тапкыр тартканнан соң гына яртылаш ачылып,
туктап калды. Ул аннан зәңгәр тышлы, әлегә бер сүз дә язылмаган
чиста дәфтәрен һәм каләмен алды. Бүген ул моңа кадәр булмаган эш
белән шөгыльләнә башларга ниятләде.
Аның «Вице-президент» дигән кушаматы хакында әйтеп үтәргә
кирәктер. Кырык беренче елны, бөтен халыкны сугышка җибәргәндә,
ул да шулар сафына басты, фронтка китте дип кенә әйтү дә дөрес булмас,
алга ыргылды һәм «Сталин өчен!» дигән оран белән башкаларны үз
артыннан чакырды («лейтенант» дигән дәрәҗә йөрткән сугышчы
өчен башкача булуы да мөмкин түгел); әмма, күрәсең, шулай язган
булгандыр, ул көтмәгәндә-уйламаганда ләгънәт төшкән фашистлар
кулына әсирлеккә эләкте, өстенә зәңгәрсу-соры алман киемен киде.
Алманнар бераздан әсирләр арасыннан зиһенлерәкләрен чамалап,
русларга каршы хөкүмәт оештыру турында уйлый башладылар;
гөнаһ шомлыгына каршы, аны да «Төркестан комитеты» дигән рәсми
бер оешманың вице-президенты итеп билгеләп куйдылар. Шактый
вакытлар үткәч, үзен бу гамәле өчен үлем җәзасына хөкем итәрләр дип
көткәндә, Аллаһ тәкъдире белән аны унбиш елга Себергә сөрделәр;
һәм шул чагында ул бүтән беркайчан да кулына каләм алмаска дип
ант иткән иде. Ә менә бүген үзенең антын бозарга җөрьәт итте. Менә
ун көн инде, тирән уйлануларга бирелеп, үз-үзе белән тартышты.
Ниһаять, шулай үлем белән көрәшеп ята торгач, кинәт үзен җиңде...
«Тяньшаньга хат языйм әле, бәлки ул ниндидер бер могҗиза белән
аның кулына барып керер, Карачура кебек минем кемлегемне, нинди
зат-ырудан булуымны ачыклыйсы килер һәм минем каберемне эзләп
табарга теләр?! Иң мөһиме, минем беркемгә дә серемне ачмыйча
китеп баруымны аңлар!» Һәм ул яшерен серләрен кәгазь битләрендә
калдыру үзе белән кабергә алып китүгә караганда яхшырак булыр,
дип уйлады.
Аның бөтен тәне шулкадәр талчыгу хисе кичерде ки, хәтта күлмәк якасы да авыр булып тоелды; ул зәңгәр дәфтәренең эчке битен ачып,
аны кулы белән сыпырып тигезләде. Аннары каләмен алып, кәгазь
өстеннән: «Mein geliebter und Lieber Sohn!»1 дип язып куйды.

1 «Минем яраткан һәм сөекле улым!»

II
Кырык беренче ел иде. Ул хәзерге Дзержинский бульварының ике
ягы буйлап тезелеп киткән затлы йортларның берсендә яши иде. Әйе,
әйе, бүген күләгәдә утырган аулак «Дзержинка»да. Тик бу чакта ул
авылдагы туганнарыннан читләшү генә түгел, алар белән элемтәләрен
бөтенләй өзгән, хәтта алар белән күрешергә дә хурлана торган булса,
шәһәрдә ялгызы гына халык арасында йөрүне дә өнәми иде. Бу чакта
ул шау-шулы шәһәр үзәгеннән читтә, аулак бер урамдагы ялгыз
алачыкта яшәргә туры килер дип күз алдына китерә алган булыр
иде микән?! Кичәге бер күчмә халык токымыннан чыккан кеше
генә булса да, аерым торак алып, ниндидер бер җирдә түгел, шәһәр
үзәгендә – Дзержинский бульварындагы 34 нче йортта яши иде бит
ул! Әйе, әйе, 34 нче йортта! Аңа тәрәзәләре «Дзержинка»га карап
торган ике катлы йортның икенче катыннан бер бүлмә бирелгән иде.
Бу вакытларда үзе турында: «Мин – үз халкымның, аның турында
уйлаучы, абруйлы һәм хөрмәткә лаек улларының берсе! Ниндидер
бер йолкыш сукбай түгел! Мин – үз атамның улы!» дип уйлый иде.
Эх, ул Дзержинский бульвары! Тормышның нинди гаҗәеп,
кабатланмас мизгелләренең «сәбәпчесе» һәм шаһиты булган ул! Ах,
нинди татлы хыялларга бирелә иде ул көннәрдә, имәнлек һәм карагач
урманнарында йөргәндә, чылтырап аккан арык буйларыннан үткән
чакларда. Хыял канатларында очты, үзен урамнарда портфель һәм бер
кочак китап күтәреп, ныклы ышаныч белән атлаучы, кайгы-хәсрәтсез
кыргыз егет-кызлары белән тигез күрде. Кем белә, бәлки менә шуңа
күрә дә яңа заман яшьләре турында җыр язарга хыяллангандыр да!
Ул ел матур башланды.
Кышның гадәти бер көне иде. Ябалак-ябалак кар яуды. Калын
ак юрган астында калган Фрунзе чыңлап торган тынлыктан
саңгырауланып киткән кебек иде. Большевиклар хакимияткә килүгә,
заманында кыргызларга бик күп бәлаләр китергән рус патшасы
кушкан исемнәрне алыштырып, «Дзержинка»ны кисеп үтүче киң
урамга «Токтогул» исемен бирделәр. Ничектер шулай кышкы
бер көнне ул әлеге шул Токтогул урамының көнчыгышыннан
көнбатышына таба бара иде, чак кына, каршына килеп чыккан үзенең
күптәнге танышы белән бәрелешмәде. Бөтен кыяфәтеннән аның
каядыр ашыкканы күренә иде. Борынга борын килеп төртелгәч, ул
колакчын бүреген баш артына этәреп:
– Сине нәчәлство эзләп табарга кушты! – диде.

– Нинди нәчәлство тагын?!
– Язучылар берлегеннән зур кешеләр!
– Шуларның да кайсысы?
– Ну, иң эре кыланучысы, чәчен артка тарап йөрүчесе инде.
Бу сүзләрдән С.А. хәвефләнеп куйды. Нәрсә дисең, большевиклар
хакимлекне үз кулларына алганнан бирле, безнең күчмә тормыш алып
баручы халыклар арасыннан да бик күп эре язучылар чыкты, һәм алар
хәзер бер көтү. Шуларга охшарга тырышып, ул да ничектер бервакыт
бер хикәя язып ташлаган иде. Бу хикәядә ул күп еллар инде йөрәктә
авыр таш булып яткан изелү турында язды: Бөек күчеш юлында, 1916
елда Кытайга качкан вакытта ничек итеп кыргызлар рус казаклары
тарафыннан кырылган, беркем дә котыла алмаган, хәтта күкрәк сөте
имгән балаларга хәтле үлемгә дучар ителгән – шулар хакында. Бу
хикәясен ул Язучылар берлегенә җибәрде. Менә хәзер шуңа җавап
алачагын уйлап шатланды. Бу хакта төрле юраулар кора торгач, ул
башта, «Күрәсең, хикәям аларга ошагандыр!» дип уйлады. Әмма
бераздан, беренче дулкынлану үткәч, аның күңелендә хәвефләнү
хисләре барлыкка килде: «Әгәр дә берәр төрле җитешсезлек табып,
хәзер шуны хупламасалар?!»
– Кайда алар? – дип сорады С.А.
– Көллият бинасында, – диде танышы.
Чаттан борылып, йөз адым чамасы таулар ягына барганда,
шәһәрдәге ике катлы иң матур бина урнашкан. Кем генә булса да,
аны төзүче кирпечләрне бер-берсенә шулкадәр төгәл туры китереп
салган, тәрәзәләренә хәтле үзенә туры килеп торырлык итеп эшләгән,
бер сүз белән әйткәндә, бу бина инде урамны бизәп, әллә ничә гасыр
тора бугай. Иң мөһиме, аның кебек гаҗәеп корылманы бөтен шәһәрдә
эзләп таба алмассың! Турыдан карамаганда, ә кешеләр гадәттә
шулай читтән карарга ярата, күңелдә бу бина кайчандыр Мәскәүдән
яки Ленинградтан күчереп алып киленгәндер дигән тәэсир туа; ул
шулкадәр мәгърур булып һәм башка корылмалар арасында аерылып
күренеп тора.
Бинага килеп кергәч үк башланган зур залда түшәмгә үк барып
терәлгән колонналар тезелеп киткән.
Алар бирегә икесе бергә барды. Баскычта ук аякларын тыпырдатып,
итекләреннән карны кактылар һәм эчкә үттеләр. Ишек төбен саклаучы
сакаллы мужик зур кабинет ишегенә кадәр С.А.ның үзен генә
озатып куйды. С.А. бүреген салып, култык астына кыстырды һәм
итагатьле генә итеп эчке ишеккә шакыды. «Кер, кер!» дигән тавыш
ишетелгәч, ул эчкә үтте, толыбын салып тормыйча гына барысы
белән дә исәнләште. Директор каршындагы кәнәфиләрдә җәелеп
китеп, Язучылар берлегеннән килгән кешеләр утыра иде. Аларның
чәчләре чынлап та артка таба таралган, ә үзләре кырыс чырайлы һәм мәһабәт сынлы иде. Араларыннан берсе, ишеккә якынрак утырганы –
киң җилкәле, биек һәм таза, акчага уйный торган егетләргә охшаган.
Ул читтән карап торганда аптырашта калдыра: шагыйрьләр белән
язучылар арасында бу бәндә ни эшләп утыра икән, дигән уй туа;
җитмәсә алар кебек чәчләрен артка тарап җибәргән.
– Менә ул үзе! Теге булдыклы егет менә шушы үзе була инде! –
диде директор канәгатьлек белән.
– Исәнме, исәнме, батыр! – диде барысыннан да арттарак утырган
язучы. – Йәле, кил бирегә, утыр әле безнең каршыга.
С.А. үзенең уналты битлек хикәясе күрәсең боларның күңеленә
хуш килгән, дип уйлады. Ул читенсенеп кенә алар каршына килеп
утырды.
– Синдә зур язучы булырлык сәләт чаткылары бар икән бит! – дип
кычкырып куйды әлеге таза әзмәвер, елмаю белән.
Шундый кешеләр дә аны мактый алыр икән! С.А.ның җаны
шатлыктан күкрәгеннән чыгардай булып ашкынды. Шунда аңа
сораулар бирергә тотындылар, ә ул җавап бирә башлады. Башта
аннан яшәү-көнкүреше хакында сорадылар, кайдан, нинди ырудан
булуы турында, комсомолмы яки партия әгъзасы түгелме, дип
белештеләр. Нинди атаклы шәхесләрне белү-белмәвен сорадылар.
С.А.ның каһарман бабалары турында сөйләгәннәрен тыңлап,
бердәм рәвештә: «Син атаклы нәсел баласы икән бит!» – дип мактап
алдылар. Аннары табигый рәвештә аның язучылык таланты турында
сүз башланды.
– Синең каләмең нык, күренеп тора, батыр. Әллә синең моңа
кадәр дә язганың булдымы? – дип сорады барысыннан да түрдәрәк
утыручы язучы. – Әллә синең «Манас» дастанын сөйләү талантың
бармы?
Барысыннан да алдарак сөйли башлавыннан, аның араларында иң
өлкәне булуы күренә иде.
– Юк. Бу әле минем беренче әсәрем, – диде С.А. – Мин бала
чагымда гына «Манас»ны сөйли идем.
– Менә-менә, әйтәм бит! – дип җанланып китте әңгәмәдәш. – Синдә
әкият сөйләү осталыгы бар, шуңа күрә дә язасың! Күрәсең, хәзер дә
сөйлисең?
– Юк. Хәзер минем моңа вакытым юк. Мин Уркун, Бөек күчеш
турында тәфсилләбрәк язарга телим.
– Әйе, бу хакта безгә әле язарга да язарга! Миңа калса, бу теманың
очы-кырые юк, әле киләчәктә дә, алдагы гасырларда да язачаклар! –
диде язучы, алда ни буласын белеп торган күрәзәче сыман. – Әмма
син ничектер үзеңчә язасың. Бу вакыйганың сюжетын каян алдың?
– Бу бары тик риваять кенә, – диде С.А. – Кыргыз-саяклар
башыннан кичкән тарихларның берсе.

– Ә-ә, менә ничек! Узганнарга тынычлык, тынычлыкта
йокласыннар! Тулы бер нәселнең кырып бетерелүе башка сыймый
торган хәл! Ул гөнаһ ияләрен Аллаһ үзе каргасын!
Аның тавышы карлыгып, ачынып чыкты. Ул үзе дә ничектер
ачуыннан кабарынды. Ә директор, хәсрәтле башын аска иеп, авыр
сулып куйды.
– Менә шундый гөнаһлары өчен үзе дә җәзасын алды, каберен җир
белән тигезләделәр! – дип куйды арадан берсе, ачы тавыш белән. –
Мин соңыннан үзем тикшердем. «Кыргызларны рәхимсез кырыгыз!»
– дип әмер биргән генерал булган икән. Мин аның Фольбаум атлы
икәнен белдем. Аның эзләре мине Алматы шәһәренә алып килде.
Мине анда юк ителгән кыргызлар өчен үч алу хисе китерде. Әмма
миңа аны эзләп табу насыйп булмады. Аның каберенең җир йөзендә
эзе дә калмаган.
– Йа Алла! Чынлап тамы?! – сөйләүчене шаккатып тыңлаган
директор күлмәгенең якасына ябышты. – Кайчан булдың соң син
анда?!
– Әйе, нәкъ шулай. Мин анда мең тугыз йөз дә егерме дүртенче
елда булдым.
– Безгә шул елны автономияле өлкә статусы бирелде һәм без
мөстәкыйль берәмлек булып аерылдыкмы? – дип сорады директор.
– Әйе, нәкъ шулай! – дип раслады әңгәмәдәше. – Ул бит үз халкын
яклаучы батырлар нәселеннән чыгучыларның берсе, һәм бу – хактан
да ул каһәр суккан рәхимсез гөнаһ иясенең каберен эзләп Алматыга
барырга чыккан батырыбыз!
«Нинди горур һәм хөрмәткә ия туганнарыбыз бар безнең!» дип
уйлады С.А., сөйләүчегә карап. «Кызык, аның батыр бабалары
кайсы нәселдән булганнар һәм кемгә каршы көрәшкәннәр икән?
Калмыкларгамы яки башкаларга каршымы?» – дигән фаразлар килде
аның башына, ләкин биредә һәм хәзер ул хакта сөйли торган урын да,
вакыт та түгеллеген уйлап, ул дәшми калуны хуп күрде. Сөйләүчегә
карап, С.А.: «Бу кеше очраклы рәвештә, 1916 елда үтерелгән кешеләр
өчен борчылып, аларның фаҗигасен тасвирлап бирү нәтиҗәсендә
генә язучы булып киткәндер», – дип уйлап куйды.
– Без сине менә ни өчен эзләп таптык: киләсе елда Уркунның,
Бөек күчешнең егерме биш еллыгы билгеләп үтеләчәк. Бу датаны
зур чаралар белән үткәрергә җыенабыз, – диде язучыларның өлкәне.
– Шул уңайдан махсус китаплар чыгарачакбыз. Партия органнарына
синең хикәяңне дә аерым китап итеп бастырып чыгарырга тәкъдим
итәргә телибез. Син моңа ничек карыйсың?
Бу хакта ишеткәч С.А. нык дулкынланды, аның борын тишекләре
киңәйде, күкрәге киерелде. Менә бит нинди язмыш: аның язмасын
китап итеп бастырачаклар, аерым китап итеп! Бу бит күрелмәгән уңыш, ул чын язучылар – әдәбиятыбызга нигез салучылар белән
бер сафка басачак! Ул күзләрен зур ачып һәм башын чайкап утырды.
– Әмма синең әсәреңнең бер җитешмәгән ягы бар, – дип дәвам
итте язучы. – Син язган нәселдән беркем дә исән калмаган. Әгәр
дә аны үзгәртсәң, бу өлешен төзәтсәң? Очраклы рәвештә генә һич
югы бер баланы исән калдырсаң, һәм бу ятим-урам малае, кыргый
тауларда йөргәндә большевикларны очратып, бәхеткә ирешә. Бу
бүгенге сәяси хәлдә, тормышыбызда барган вакыйгаларга бик яхшы
туры килер иде!
Теге әзмәвер, күрәсең, сәясәткә яхшы яраклашкан, бөек язучы Лев
Толстой турында мәсьәләне шундук эләктереп алды:
– Син моны булдыра аласың. Синең кыргызның Толстое булу
мөмкинлегең бар! Бары тик сузма гына!
– Була ул! – диде С.А. – Бик әйбәт итеп төзәтермен. Димәк, ул
чакта миңа әсәрнең исемен үзгәртергә кирәк булачак?
– Әлбәттә! «Юк ителү» дигән исем туры килмәячәк. Әдәби әсәр
тудыруның үз кагыйдәләре, үз белгечләре бар, – дип, язучы акыл
бирә башлады. – Син әсәреңдә үзеңнең ерак кардәшләреңне патша
башкисәрләре тарафыннан нәселләре белән юк ителгәннәр дип
язма, Аллаһ ихтыяры белән бер үсмернең котылып калуы һәм аның
большевиклар белән очрашуы, аның алдагы бәхетле язмышы турында
сөйлә. Калганы барысы да тәртиптә.
Менә шундый сөйләшү үтте көллияттә. Китап басылып чыгарга
тиеш, диделәр. «Кайбер төзәтүләр кертәм дә, бар да әйбәт булачак!»
дигән хыял белән ул тормышындагы матур үзгәрешләрне көтә
башлады. Менә ул җиң сызганып эшкә керешер, «Халык язучысы»
дигән мактаулы исем алуга ирешер, чәчләрен башка язучылар
шикелле майлап артка тарап йөртер, бер сүз белән әйткәндә, Язучылар
берлегендә торган башка әдипләрдән берни белән дә аерылмыйча
яши башлар, дип торганда, менә бит нинди бәла: немецлар белән
руслар арасында канкойгыч сугыш башланды. Җитмәсә ул сугышка
кыргызлар һәм башка халыклар да тартылды.

III
Нидән чыгып әле ул хәзер менә болар хакында исенә төшерде?
Юлдан юлга күчеп, исенә төшкән бөтен нәрсәне тасвирлап бару
нигә кирәк соң әле аңа? Меңнәрчә чакрым еракларда яшәүче, шуның
өстенә бу дөньяда кыргыз дип аталучы халык яшәвен бөтенләй дә
белмәгән кешеләр өчен кызык булыр микән соң аның бу язмалары?!
Тормышында булган бөтен хәлләрне тәфсилләп язу өчен мөгаен каләм
дә, кәгазь дә, иң мөһиме, вакыты да җитмәстер...
«Бары тик гади генә итеп үзем турында язарга кирәктер», – дип
уйлады С.А., дәртләнеп китеп. Ә инде бу хатының үз адресатын ничек, нинди юллар белән, кем аша эзләп табачагы турында бөтенләй дә баш
ватмады. Аның өчен иң мөһиме – язып калдырырга өлгерү иде! Аны
кемгә тапшырырга икәнен әйтергә өлгерү! Соңыннан өлгерермен
дип уйламаска! Югыйсә, көтмәгәндә, бүген үк төн уртасында гомере
өзелергә мөмкин, ә хаты язылып бетмәгән килеш калачак! Җаны төн
уртасы килеп җиткәнче үк, шушы минутларда ук, көчле ютәлләрдән
хәлсезләнгән гәүдәсен ташлап чыгуы да бик мөмкин ләбаса! Ул соңгы
көчен туплап каләме белән кәгазь битенә: «Ich habe mich schliblich
dazu entschlossen, ihnen das zu schreiben…»2 дип язып куйды. Хатын
хаталарсыз язарга тырышты. Хәер, «вице-президент» дигән титул
аны данламады, ә яманатын сатты, әмма аның алманнардан өйрәнеп
калган бер үзенчәлеге бар: ул немецча хатасыз яза иде. Аларның
кайберләре белән хәтта ярыша да алыр иде. Ул хәзер дә барысын
да шулай ук хаталарсыз яза алырмын дип уйлады. Ул ерак алман
җирендә, Германия Федератив Республикасындагы Мюнхен шәһәре
тирәсендә немка анасы белән яшәп калган, атасы ягыннан кыргыз
булган үсмер егеткә, үзенең ничек итеп аның атасы булуын аңлатып
хат язарга кирәк дип тапты. «Ich bin dein Vater!»3 дип язды ул.

2 «Ниһаять, мин сиңа бу хатны язарга карар кылдым».
3 «Мин синең әтиең!»

IV
Бабаларыңның нәселендә нәрсә язылган булып, шул үткәндә
торып калса, аны белергә дә, үзгәртергә дә мөмкин түгел; ә варислар
язмышына ни языласын шулай ук алдан белүе һич мөмкин түгел!
Егерменче гасырда Аллаһы Тәгалә кыргызларга үзенең сынауларын
чамадан тыш күп язган. Башкача, каян белсен ул фронтка китеп,
алман әсирлегенә төшәр дә, җитмәсә, шул гөнаһ ияләре ягыннан
сугышырга туры килер дип?! Менә бит шушы хәсрәт капчыгына
Ходай шундый язмыш юраган булып чыга: бөтен кешеләр кебек үк,
сугышка китәрсең, көч-хәл белән мылтык тотарга өйрәнеп, «Ура-а!»
кычкырып сугышка керерсең, аннан соң үлемгә дучар ителгән
меңнәрнең берсенә әверелерсең, яисә исән калганнарның берсе
булып, чолганыштан үз гаскәрләрең ягына чыга алырсың, аннары
инде яшәү өчен яңадан алыш – синнән алдарак әсир төшкәннәр белән
яңа сугыш көтәчәк.
Ул әсирлеккә сугышның башында – кырык беренче елның
августында ук эләкте.
Чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратылган лагерьларда ачлы-
туклы яшәп хәлсезләнгән, ябыккан, көчсез әсирләр белән яралылар
бергә укмашып, азыксыз калган терлекләр шикелле, меңәрләп,
күче-күче белән үлделәр ул чакта. Әйтерсең лә ахырзаман
җиткән кебек иде. Бабаларыбыз гомергә дә күзләре күрмәгән,аяк басмаган җир читендәге ул якларда эт үлеме белән җан бирү
никадәр хурлык, түбәнлек! Шундый үлемгә лаекмыни соң ул?!
Сугыш бара, кем белә, фронтның башка урынында, башка армиядә
булса, аңа бәлки башка төрле тәкъдир язган булыр иде?! Ул менә
мондый, бернигә яраксыз хәсрәт «полководецлар» командалык
иткән армиядә сугышмаган булса, бәлки әсирлеккә төшмәгән дә
булыр иде... Аны шундый уйлар бимазалады. Ә яралылар һәм
ачлыктан интеккәннәр көннән-көн күбрәк үлә барды. Алманнар
аларны лагерьдан читкә чыгарып, шунда якында гына казылган
зур чокырларга күмеп бардылар.
Менә берзаман, тирән төшенкелеккә бирелүдән, иртәгесен ни
буласын күз алдына китерә алмыйча, нишләргә белми йөргән
көннәрнең берендә, алманнар барлык мөселманнарны руслардан
аерып, алардан мөстәкыйль төркемнәр төзи башладылар. Менә
шунда ул беренче тапкыр атаклы Мостафа Чокай улын4 күрде.
Ул аны эре генә атлап баручы соры-яшел форма кигән генераллар
белән бергә салмак кына атлап лагерьга килеп кергән чагында
шәйләп алды. Бу тормышта аңа төрле лыгырдавык тел бистәләрен
күп күрергә һәм ишетергә туры килде. Ул бер рәткә тезелеп
баскан меңләгән әсир алдында егерме минутка якын нотык тотты.
Чыгышын казакъ телендә башлап, аннары русчага күчте һәм
алманча сөйләп төгәлләде. «Азатлыкка сусаган һәрберегез минем
арттан барыгыз, без бергә азат Төркестан дәүләтен төзербез!» –
дигән чакыру ташлады. Аллаһ шаһит, бөтен лагерь кузгалган кебек
булды. Тәннәрендә бары тик янып торган күзләре генә торып калган
хәлсез әсирләр, әйтерсең лә шушы чакыруны гына көткәннәр,
бер-берсен дәртләндереп: «Ә нәрсә, без биредә тереләй череп
таркалырга тиешбезмени?!» – дип, шунда ук тынлыкны бозып,
хәлсез аякларын өстерәп, көтелмәгән чакыруы белән үзләрен уятып
җибәргән бу кеше артыннан атладылар. Йөзләгән, меңләгән ярсулы
кеше кузгалды аның артыннан...
...Нәрсә сөйләп торырга, соңгы ике-өч елда нинди генә гаугалы
тарихлар булмасын, аларның кайберләрендә катнашырга, Төркестан
легионында рота һәм башка подразделениеләр командиры булырга,
«Вице-президент» вазифасын башкарырга, гаугалы «Төркестан
комитеты»нда эшләргә, ә соңыннан, кая ул алман акчаларын
кызганып тору ди, алар хисабыннан «Милли Төркестан» дигән
калын журнал чыгарырга туры килде. Хәзер исә С.А.ның башка
нәрсәләр турында да сөйлисе килә башлады. Әле электән үк үзләре
белән күршеләр булып яшәгән казакъ нәселләреннән кыз алу гадәте
бар иде. Аннары кыргыз егетләренең үзбәк, таҗик кызларына, хәзер
исә татар кызларына өйләнүе гадәткә кереп барганда, С.А. кыргыз


4 Мостафа Чокай улы (1890–1941) – казакъ сәясәт эшлеклесе.

егетләреннән беренчеләрдән булып алман кызына өйләнгән зат
булгандыр, мөгаен.
Ул үзен бүгенгә кадәр йөрәген нык дулкынландырган шул очракны
искә төшерде һәм аның күзләренә яшь тулды.
Әгәр дә инде Аллаһы Тәгалә кешегә мәхәббәт бирергә карар кыла
икән, ул аның каядыр чит-ят җирләрдә каңгырып йөрүенә карап
тормый. Кем белсен, бәлки шулай итеп ул үзе тудырган затка карата
шәфкатен күрсәтергә телидер, аны саклыйдыр. Һәм күренгәнчә,
мәхәббәтнең ояты да, намусы да булмый. Бер сүз белән әйткәндә,
шулай итеп ул аны тагын бер тапкыр сыный.
Ул әле өйләнмәгән, ирекле чакта бәләкәй Фрунзе урамнары буйлап
йөргәндә, соңыннан исә Берлин проспектлары буйлап аның затлы,
биек биналарын карап сәяхәт иткәндә, биредәге яңа тормышны күреп
калырга ашыга һәм болар барысы да аның өчен ниндидер бер төш
шикелле генә тоела иде. Аның башына: «Әгәр дә чынлап та шулай
икән, мин бу йокыдан кайчан уянырмын соң?» – дигән уй килә, һәм
ул шайтанның мәкерле шаяруларыннан шикләнеп, кычкырып дога
укый башлый.
Шулай бервакыт дога укый-укый «Адлон» кунакханәсе яныннан
узып бара иде, әллә аның үзалдына нидер сөйләнеп баруына игътибар
итеп, әллә үзе алман обер-лейтенанты униформасын кигән, үзе кысык
күзле нинди солдат икән бу дип аптыраудан, егерме биш яшьләр
чамасындагы, сап-сары чәчле бер немка зәп-зәңгәр күзләре белән аңа
төбәлеп туктап калды. С.А. моны күреп, шунда ук сузылып, башын
өскә күтәрде һәм ияген алга чыгарып, алман солдаты кебек кулын
өскә чөеп, таныш булмаган бу кызга сәлам бирде. Аның кыяфәтен
күреп, кыз түзмичә көлеп җибәрде. Аның үзеннән көлүенә җавап
итеп С.А. җитди чырай белән:
– Мин – обер-лейтенант, фройлен! – дип куйды.
– Самураймы? – дип сорады кыз, көлүеннән чак тыелып, җитди
кыяфәт чыгарып. – Син самураймы?
– Обер-лейтенант! – дип кабатлады С.А.
Фройлен Эриканы ул беренче тапкыр менә шул чакта күрде. Шул
көннән бирле ул «Адлон» кунакханәсе тирәсендә йөрүне гадәткә
кертте. Үзен зәңгәр күзле, сары чәчле бу кызны тагын да очрата калса,
бер дә каушамыйча, чын солдатларча кулын өскә күтәреп, кычкырып
исәнләшергә әзерләде.
...Кырык өченче елның көз ахырлары иде. Кич җитеп килә. Йөзенә
җитди, борчулы кыяфәт чыгарып, ул «Адлон» кунакханәсе яныннан
узып бара иде. Зәңгәр күзле кыз килеп чыкмас микән дип, як-ягына
карана-карана атлый. Сиздермичә генә халык арасында күренмәсме
дип күзәтә-күзәтә бара иде, шунда ерактан ук кызның килгәнен
күреп алды. Ул шактый ук ашыгып килә иде, бинага да кызу-кызу гына кереп китте. Ул аны бәлки үзен күргәндер, менә хәзер артына
әйләнеп карар дип өметләнде, ләкин бу хәл булмый калды. Аның
кәефе кырылды. Бу юлы кыз аңа тагын да матуррак булып күренде,
ул аягына балтыры тезләренә үк җиткән, биек үкчәле кызыл итекләр,
өстенә зәңгәр плащ кигән иде. Хәзер инде С.А. «Адлон» кунакханәсе
тирәсендә йөрүне көннән-көн ешайтты. Иптәшләренең җирле халык
күзенә бик чалынмаска, яшәү урынына башка юлдан кайтырга дигән
киңәшләрен дә тыңламады. Имеш, кунакханә ресторанына бер бокал
шампан шәрабы эчәргә кереп чыга. Ул еш кына кунакханә ягыннан
килгән фортепиано тавышына игътибар итә иде. Алманнарның
яшьләре дә, картлары да ниндидер бер музыканы тыңларга бик
ярата. Соңыннан ул аның Бетховенның «Айлы соната» әсәре икәнен
белде. Ул бу әсәрнең бер-берсеннән темпы һәм характеры белән
аерылып торган өч өлештән булганын белде. Аңа бу әсәрнең өченче
өлеше ныграк ошый иде. «Күрәсең, бу әсәр кемнеңдер мәхәббәте
турындадыр, ничек итеп фортепиано шулай моңлана һәм бөтен
җанын актарып чыгарырлык булып яңгырый икән?!» – дип уйлады
ул. Шактый вакыттан соң ул бу әсәрдә сөйгән кызыннан аерылган
яшь бер егетнең, композиторның мәхәббәт тарихы сөйләнүе турында
белде.
Хәзер инде С.А. «Адлон» кунакханәсе янында йөрүне нәкъ менә
шушы әсәр, Бетховенның «Айлы соната»сы уйналган вакытка туры
китерә башлады. Әсәрнең өченче кисәге ишетелгән вакытта ул
адымнарын акрынайта, ә күңеле гадәттән тыш дулкынлану хисе
кичерә. Мондый минутларда ул кызның үзеннән көлүен дә кичерергә
риза, бары тик аның каршында зәңгәр плащ, биек үкчәле кызыл
итекләр кигән, зәңгәр күзле, сары чәчле ул матур кыз кабат күренсен
генә!
Ул арада кыш та җитте, Яңа ел якынлашты. Ә ул һаман шул чибәрне
тагын бер генә тапкыр күрергә дип хыяллана. Кунакханә янында янә
ике ай тирәсе әйләнгәләде. Шул чакта ул үзенең Аламудюн елгасы
буенда җырлау насыйп булмаган җырын җырлады. Ала-Арча елгасы
буенда җырланмый калган җырын искә төшерде.
Эш болай булды. Алманнарда «Вайнахтен»5 дип аталган бәйрәм
бар. Көнбатыш христианнарының Раштуа бәйрәме, Иисус туган көн.
Бу – аларның иң зур бәйрәме, елның елында декабрь ахыры җиткәндә
билгеләп үтелә. Бу көннәрдә алманнар бер-берсенә: «Фро Вайнахтен!6
Фро Вайнахтен!» диләр. Шәһәр тагын да тантаналы төс ала.
Шаяралар, шатланалар, шулай итеп дүрт көн бәйрәм итәләр. Аның
Иисус туган көнне шулай зурлап билгеләп үткәннәрен беркайчан да
күргәне юк иде.


5 Көнбатыш христианнарының Раштуа бәйрәме. Иисус туган көн.
6 «Христос туган көн белән!»

Бәйрәм алдыннан, егерме дүртенче декабрьдә ул «Милли
Төркестан» журналы редакциясендә эче пошып, ямансулап утырды.
Аптырагач, алар икешәр, өчәр кешелек төркемнәргә бүленеп, кичкә
кадәр карта суктылар, кичен ул ике стакан шнапс эчте дә бинадан
чыгып китте. Үзбәк дуслары аңа артыннан:
– Нәрсә, тагын шул «Адлон»га киттеңме? Нәрсә югалттың соң син
анда? – дип кычкырып калдылар. Аларның сүзен шунда ук казакъ
егетләре эләктереп алды:
– Эй, туганкай, синең белән нәрсәдер булган! – диделәр.
– Журнал өчен берәр материал табып булмасмы? – дип шаяртты
С.А.
– Менә, менә, бик начар булыр берәр нәрсә алып кайтмасаң.
Югыйсә журнал бер дә кызык түгел! – диде казакъ егете.
Ул туп-туры «Адлон» кунакханәсе янына китте. Килеп җитеп,
бинаны карашы белән тикшереп чыккач: «Кызык, кайда икән ул
хәзер – икенчеме, бишенче каттамы?» – дип уйлады. «Ә бәлки өченче
яки дүртенче катларның берсендәдер?» Бинаны бер кат урап чыккач,
эчкә керергә батырчылык итте. Фойеда фортепианода уйныйлар иде.
Аның каршына хезмәтче хатын килеп басты.
– Рәхим итегез, обер-лейтенант! Сезгә ничек ярдәм итә алам? –
диде хатын, күптәнге танышы белән сөйләшкәндәй елмаеп.
Аңа да хатынның йөзе бик таныш булып күренде. Җавап биргәнче
үк ул аның үзе эзли торган кыз булуына төшенде. Бу бит шул үзе –
ничә айлар буе очравын көтеп йөргән зәңгәр күз! Хезмәтче киемен
киеп, чәчләрен җыйнап бөтереп куйган – танырлык та түгел!
– Фро Вайнахтен! – диде С.А.
– Фро Вайнахтен! – дип җавап кайтарды фройлен.
Күр инде син бу шнапсның көчен: телен ачты! Кая китте соң
аның моңа кадәр булган кыюсызлыгы?! Ул һич тә тартынмыйча үзен
таныштырды:
– Минем исемем С...!
– С... С... С... Оо, нинди кызык исем! – диде фройлен. – Сезгә
ничек ярдәм итә алам?
Алай... нинди ярдәм кирәк булырга мөмкин соң аңа биредә?
Нишләп килде соң ул монда? Нинди ярдәмгә мохтаҗ соң ул? Ярдәм...
Нинди әйбәт сүз. Сихерли торган сүз!
– Мин сезнең белән танышырга килдем! – диде С.А.
– Минем исемем Эрика, Эрика фон Дитрих! – диде фройлен.
Алар шулай таныштылар.
– Алманча яхшы беләсез. Ничек өйрәндегез сез аны?
– Мин биредә эшлим. Хезмәт итәм.
– Нинди хезмәт? – фройлен гаҗәпләнде.
С.А. нинди хезмәттә икәнлеген әйткәч, ул тагын да ныграк гаҗәпләнде. Ләкин бу хезмәткә урнашуының тарихын сөйләргә
аның вакыты да, мөмкинлеге дә юк иде. Ул боларны әлегә сер итеп
калдырырга булды. Аның каравы кыздан аның белән бәйрәмнән соң
тагын очрашу турында вәгъдәсен алды. Шуннан соң фойены тагын
бер тапкыр күздән кичергәннән соң, хушлашты да бинадан чыгып
китте.
Икенче көнне шәһәр Раштуаны бәйрәм итте. Әмма төркестанчылар
арасында христианлыкның бөтен нечкәлекләрен дә яхшы белүчеләр
шактый булып чыкты. «Иисус – безнең дә пәйгамбәр», – диделәр
алар, бәйрәмнән файдаланып калу өчен. Кинаяне барысы да
аңлады, «Төркестан комитеты»ннан шактый зур төркем җыелды.
Алманнардан җиңел килгән акчаны кызганмыйча, бай гына табын
кордылар. Өстәл ашамлык һәм эчемлекләрдән сыгылып тора иде.
Егерме бишенче декабрьдә көндез башланган бәйрәм төн буе дәвам
итте. Шнапс белән шампан шәрабын эчтеләр, алманнардан уздырып,
«Фро Вайнахтен!» дип кычкырдылар. Күңел ачу тәмамлануга
таба барганда, кайсыдыр: «Кайгыны ачы су белән юалар!» – дип
кычкырды.
Ә А.С. үзенең фройлен Эрика белән танышуын бәйрәм итте.

V
Нәрсә генә эчәргә, нәрсә белән генә дәваланырга соң бу каһәр
суккан ютәл һич югы ике сәгатькә генә булса да туктап торсын
өчен? Ни генә эшләргә, аннан котылып, тынычлап кына, уйланган
хатны язар өчен? Ә ютәл торган саен аның хәлсез тәнен калтырата.
Азга гына тынып торган арада ул башын күтәрә дә чиксез уйлар
чоңгылына чума. Бер юлны гына булса да язган арада, давыл
булып уйлар өермәсе күтәрелә. «Unddamn habe ich dir den namen
Tienshan gegeben!»7 – эре һәм ап-ачык итеп тагын бер юл язып
куйды. Язды да кабат уйлар өермәсенә чумды. Алар кабат зур күч
булып күтәрелде.
«Безнең кайчан һәм ничек очрашуыбыз хакында сөйләдеңме соң
син улыңа? Һич югы бер тапкыр? «Тяньшань» дигән исемне мин
бирдем бит аңа...» Чиксез уйлар йомгак булып чорналды. С.А аларга
чумып үзенең ничек итеп озак көткәннән соң Эрика белән беренче
тапкыр очрашып, якыннан танышуларын хәтерләде. Шуннан соң
һаман-һаман очраша башлаулары, ниһаять, көн саен күрешүләре
хакында искә төшерде. «Син миңа безнең улыбыз тууы турында
яздың. Аңа мин әйткән «Тяньшань» исемен кушуың турында әйттең»,
– дип хәтеренә төшерде С.А. Аннары: «Йа Хода, минем тормышымда
аннан да якын кешем булганы юк! Аннан да якын һәм кадерле кешем
юк!» – дип уйлады.
7 «Тяньшань дигән исемне сиңа мин үзем куштым.»

 

VI
Кырык дүртенче ел җитте. Ул читтә күргән кайгыларның һәм
сагышларның беркадәр җиңеләйгән елы булды. Бәлки тормышында
көтмәгәндә Эриканы очратканга күрә аңа шулай тоелгандыр. Һәм
аның дөньяда булган хәлләрдә, кешелек дөньясының үзара ике
дошман якка бүленеп, иң рәхимсез, иң канкойгыч, иң әшәке сугыш
алып баруында, нинди кайгылар, хәсрәтләр кичерүендә бернинди
дә эше юк иде.
Башта ул аның кулын тотты. Аңа бу вакыйга Ала-Арча һәм
Аламудюн буйларында булырга тиеш иде кебек тоелды. Аннары
алар үбештеләр. Монысын да ул әлеге шул елгалар ярында
булган үбешү итеп кабул итте. Ләкин, әгәр өстән, Илаһның
үзе тарафыннан кушылган булса, иртәме-соңмы, алар барыбер
очрашырга тиешләр. Һәм алар февральнең иң салкын көннәрендә
очраштылар, әлеге шул кунакханәдә, бер номерда, бер ятакта,
бер мендәргә башларын салып, бергә төн үткәрделәр. Күрәсең,
бу Илаһының кушуы буенча шулай килеп чыккан. Сөякләренә
кадәр туңган хәлдә, алар дүртенче кат коридорының иң аргы
башыннан ике урынлы җылы номер алдылар. Бүлмәгә керүгә
бер-берсенә чытырдап ябыштылар һәм бер-берсенең күзләренә,
ул – аның зәңгәр, кыз исә – төпсез кара күзләренә чумып, шул
халәттә күпмедер басып тордылар.
Алар үз аңнарына килгәч, Эрика кинәт елмаеп:
– Мин бүгеннән фройлен түгел. Хәзер син мине «фрау» дип
атарсың. Ишетәсеңме? «Фрау Эрика фон Дитрих!» – диде.
– Тыңлыйм, фрау Эрика фон Дитрих!
– Мәхәббәттән малай йә кыз туа. Малай туса, без аңа нинди исем
кушарбыз? – диде Эрика.
С.А. мизгелгә уйга калды.
– Без аны «Тяньшань» дип атарбыз, – диде ул, сүзенә мәгънә салып.
– Ничек? Ничек?
– Тяньшань. Мин үскән таулар шулай дип атала.
– Ә кыз туса?
– Уйларга кирәк...
– Ә нәрсә, кызларга исем итеп кушарлык таулар калмадымыни?
– дип көлде Эрика.
С.А. янә уйга калды. Әйтерсең лә аңа бик авыр сорау бирделәр.
– Ә син нинди исем кушар идең? – дип сорады ул, кыз бала өчен
туры килгән исем таба алмыйча.
– Анн, – диде Эрика.
– Матур исем, – диде С.А.
– Алайса безнең улыбыз да, кызыбыз да булсын, – диде Эрика.
– Яхшы! – дип килеште С.А.

Эриканың сүзләре аларның икесенә дә яңа дәрт өстәде. Гашыйклар
янәдән бер-берсен кайнар кочакларына алдылар.
...Секундлар һәм минутлар үтеп, көннәр була, шулай көн арты көн
үтеп, атналар, айлар артта кала, вакыт үз агымы белән алга бара. Кыш
артыннан яз килә, язны җәй алыштыра. Елның иң матур чагы җитсә
дә, җәйнең кыл уртасында Көнчыгыш фронттан хәвефле хәбәрләр
килә башлады. Хәтере ялгышмаса, августның ахырларында булса
кирәк, алманнар арасында курку, ыгы-зыгы башланды: «Парижны
кулдан ычкындырдык», – дип ярсыдылар. Бу алар өчен җәй уртасында
кар яуган кебек иде. Ул арада Эриканың балага узганы билгеле
булды. Йөклелекнең алтынчы аенда аның корсагы күзгә күренеп
түгәрәкләнде. С.А. үзенең исәпләүләре буенча, аның ноябрь аенда
бала табарга тиешлеген уйлап, чынлап торып пошаманга төште.
Ул дулкынланып: «Кем туар, малаймы, әллә кызмы?» дип уйлый
башлады. Булачак бала өчен барысын да алдан хәзерләп куярга
кирәк иде. Ә бу вакытта Көнбатыштан да, Көнчыгыш фронттан да
берсеннән-берсе хәтәр хәбәрләр килә башлаган иде. Алда ни булыр?
Нәрсә булып бетәр?
Сентябрь ахырында «Төркестан комитеты»ның башлыкларына
алман җитәкчеләреннән ашыгыч фәрман алынды. Анда комитетның
берничә әгъзасына бүген кичтән дә калмыйча фронтка китәргә һәм
легионерлар белән кушылып, җитәкчелекне үз кулларына алырга
диелгән иде. Хәрби хәрәкәтләр барган зонага китәргә тиешлеләр
арасында С.А. исеме дә бар иде. «Менә сезгә күрсәтмә, менә боерык!»
– дип аңа язма документны тапшырдылар. Ничә көнгә җибәрелә?
Ноябрьгә хәтле кире әйләнеп кайтырга мөмкин булырмы? Ачык кына
җавап бирүче булмады. Бу аны тәмам чыгырыннан чыгарды.
Күрсәтмәне алган көнне ул бер генә сәгатькә булса да өйгә кайтып,
Эрика белән хушлашып китәргә дип сорады. Ул үзенең ничек итеп
баскычтан очып кына икенче катка менеп җиткәнен дә сизмәде. Аның
шулай тәмам каушап һәм ашыгып килеп керүен күргәч, Эриканың
коты очты.
– Мин китәм, – диде С.А., көч-хәл белән сулыш алып. – Фронтка
җибәрәләр.
Агарынган Эрика хәлдән таеп кәнәфигә чүкте, корсагына ябышты.
С.А. аның янына килеп, иңнәреннән кочты.
– Ничек тә Франциягә качу юлын табарга кирәк иде! – диде
төшенкелеккә бирелгән Эрика.
– Берничек тә таба алмаган булыр идек, – диде акланып С.А. Ул
кәнәфине култыксасыннан тотып үзенә таба тартып китерде һәм аңа
утырып, Эрикага таба иелде, башын аның башына терәде. – Мин
кайтып өлгерермен! – диде ул аны тынычландырырга теләп.
– Син исән-сау кайтырга тиеш, – диде Эрика.

– Исән кайтырмын! – диде С.А., ышандырырлык итеп.
– Синең исән-сау һәм имин әйләнеп кайтуыңны телим!
– Тырышырмын! – диде С.А. – Ә син үзеңне сакла.
– Кайткач ничек тә Франциягә яки Швейцариягә китү җаен
табарбыз, – диде Эрика.
– Алла боерса. Ә син шуның юлларын уйла.
– Барып җиткәч, хәбәр итәрсең, – диде Эрика.
– Хат язарсың.
Эрика С.А.ның кулларын алды һәм корсагына куйды:
– Син Тяньшаньның тууын күрергә тиеш.
– Яки Аннның – дип исенә төшерде С.А.
Гадәттә вакыт озак уза. Ә бу юлы бер сәгать бер минут эчендә
үткән кебек булды. Алар хушлашып кочаклаштылар, үбештеләр.
– Сау бул! – диде Эрика калтыранган тавышы белән, күз яшләре
аша.
С.А.ның саубуллашуы кайтаваз булып ишетелде:
– Сау бул, Эрика. Фрау Эрика фон Дитрих!..
Йорттан йөгереп чыккач, ул шунда ук борылып тәрәзәгә карады.
Анда кулларын болгап торучы Эриканың сыны күренә иде. С.А да
аңа кул изәде һәм:
– Сау бул, Эрика! – дип кычкырды.

VII
«Эрика! – диде ул тәрәзәгә карап. – Фрау Эрика фон Дитрих!» Шул
вакытта аның тәненең калтырануы һәм бөтен җанын йолкыган ютәл
беразга туктап торган кебек булды. Ул аның турында уйлавын дәвам
итте. Шул елның ноябрендә ул Эрикадан хат алды. «Безнең улыбыз
туды. Мин аңа Тяньшань дигән исем куштым», – дип язган иде ул. Ул
моны бүгенге кебек хәтерли. «Улыңны күрергә кайтасыңмы? Кайчан
кайтасың?» – дип сораган иде ул. Бусын да ул бүген генә булган кебек
хәтерли. «Кичер мине!» – диде ул күңеленнән.
Декабрьдә хат алышулар тукталды. Эрика фон Дитрих аннан:
«Нишләп син кайтмадың?!» – дип, өнендә сорыйдыр шикелле тоелды.
«Минме? Нишләп кайтмадыммы? Мине ул чакта Көнчыгыш
фронтка җибәрделәр. Мин анда әсирлеккә төштем. Дөресен әйткәндә,
мин җае чыгу белән үзем теләп НКВДга әсирлеккә төшәргә кирәк
дигән фикергә килдем. Мин безнең барыбызны да атып үтерәчәкләрен
аңладым һәм бүтән беркайчан да күрешә алмабыз дип уйладым.
Мин барысын да үлчәдем һәм солдатларымны үлемгә алып бармаска
дигән карарга килдем. Үзем белән бөтен ротамны кызыллар ягына
алып чыктым. Айлар, еллар буе мине сорау алуларга йөрттеләр,
газапладылар, җәзаладылар. Күрәсең, Аллаһы миңа шулай язган.
Мин барысын да кичердем – җәзаларны да, мыскыллауларны да. Мине таш төрмәгә ташладылар, шәрә килеш таш идәндә йокладым.
Туктаусыз кыйнадылар. Миннән сорау алдылар, үзләренә кирәкле
серләрне ачуымны таләп иттеләр. Бөтен тешләремне сугып сындырып
бетерделәр. Мин түздем. Минем өчен хөкем каты булды, чөнки мин
язучы идем, язмыйча булдыра алмый идем. Унбиш ел Себердә
сөргендә булдым. Башта НКВДдан рәхим-шәфкать көтәргә кирәк
түгел, атып үтерерләр дип уйлаган идем. «Төркестан комитеты»нда
булганнарның барысын да Алматыга җыйдылар. Күбесен атарга
хөкем иттеләр. Алар арасында бик күп яхшы кешеләр бар иде.
Мине атмадылар. Шунда мин беркайчан да кулыма каләм алмаска
дип ант иттем. Хәзер мин Фрунзе дип аталган шәһәрдә яшим.
Туган авылыма кайтмадым. Моңа горурлыгым мөмкинлек бирмәде.
Син: «Өйләнмәдеңме?» – дип сорагансың. «Балаларың бармы?» –
дигәнсең. Хмм... Сиңа нәрсә дип әйтергә…

VIII
Күрәсең, Аллаһ С.А.ны таштан һәм металлдан катырак итеп
әвәләгән, шуңа да ул унбиш ел буе кара Себер урманнарында агач
аударып, Колыманың бозлы суларында руда чыгарып та исән-имин
калган. Шул эшкә унбиш ел гомерен биргәч, аңа: «Хәзер син азат!»
– дигәннәр.
Шул Себер тәмугыннан котылгач, ул туган якларына әйләнеп
кайткан. Тормыш юлы турында уйларга, киләчәккә планнар корырга
аның вакыты күп булган. Унбиш көн буе «куян» булып товар
составларында кайтканда ул күп тапкырлар үзенә антлар биргән:
башка беркайчан да кеше күп урыннарда булмаска, туган авылына
әйләнеп кайтмаска, туган-тумачаларның барысын да онытырга,
гомеренең соңгы көненә кадәр ялгызы һәм тавыш-тынсыз гына,
күбесенчә руслар яшәп яткан Фрунзе каласында тереклек итәргә,
элекке таныш кыргыз дусларына күренеп йөрмәскә.
Унбиш ел буе тоткынлыкта ятканда ул беркем белән дә хат
алышмады, беркем белән дә элемтә тотмады. Хәер, моңа мөмкинлеге
дә юк иде, чөнки ул тере мәет хәлендә яшәде: аның белән бергә булган
иптәшләренең барысының да хөкем карарында ун ел буе беркем белән
дә хат алышмаска дигән күрсәтмә бар иде.
С.А. шулай итеп будда монахы кебек ялгыз һәм дөньядан ваз
кичеп яшәргә булды. Калган тормышын хатынсыз һәм балаларсыз,
варисларсыз, аның каравы гөнаһ кылмыйча гына яшәячәк!
Менә шулай яшәп өч-дүрт ел үтте. Фрунзе шәһәренең аулак бер
урамында урнашкан азык-төлек кибетендә йөк ташучы булып эшләп,
үзенең тамагын туйдырды. Хезмәт хакының яртысын фатир хуҗасы
булган рус карчыгына биреп барды. Ике бүлмәле фатиры яртылаш
җиргә сеңеп торса да, эшли торган зәңгәргә буялган кибетеннән ерак булмавы әйбәт иде. Иртән алманнар кебек төп-төгәл, вакытында
эш урынына барып җитә, соңга калу турында сүз дә булырга
мөмкин түгел. Кичен, эштән соң култык астына ярты буханка ипиен
кыстырып торагына кайтып җитә. Юлда бер шешә кефир йә сөт
ала кайта. Менә шулай зәңгәр кибет белән вакытлыча яши торган
торагы арасында үтә аның ялгыз гомере. Беркемдә бернинди эше
юк. Аның дөньяда барлыгын беркем белми, ишетми. Шунысы
гаҗәп: каян гына ишеткәндер һәм шушы зәңгәр кибеттә эшләгәнен
белгәндер, көннәрнең берендә, аны кибет күләгәсендә, педучилищеда
бергә укыган, заманында кышкы салкын көннәрнең берсендә, сине
чакырдылар, дип, Язучылар берлегенә алып барган күптәнге танышы
көтеп тора иде.
– Син шул түгелме соң? – диде ул аны куркытып.
С.А. аны шундук таныса да, башта танымаганга сабышты.
– Төшме бу, өнемме?! Син шул түгелме соң?.. – диде ир, ярсыткыч
үҗәтлек белән, аның йөзенә текәлеп карап.
С.А. аңа тупас итеп: «Син ялгышасың, кем беләндер бутыйсың,
шайтан алгыры!» – дип әйтергә һәм арты белән борылып, аның
яныннан китәргә теләде. Әмма мондый тупаслыкка барырга көче
җитмәде. Бераз карап торганнан соң ул:
– Әйе, мин шул үзе, – диде.
– Син мине таныдыңмы? Хәтерләдеңме? Исеңә төштемме? – дип
сораштыра башлады танышы һәм колачларын җәйде.
С.А. таныган кыяфәт чыгарып, әдәплелек күрсәтеп кулын сузмакчы
иде, теге аның салкын карашына игътибар итмичә, аны ике куллап
кочаклап, сөякләрен шытырдатырлык итеп кысып алды.
– Эх, дускай, кадерлем, менә бит, табылдың, үзең исән-сау да
бугай, – диде ул борынын тартып, еламсыраган тавыш белән. – Бөтен
тәмуг җәфаларын күрсәң дә, исән, бөтен бит, ә?! Менә бит Аллаһ
очрашырга язган!
Сүзләренә караганда бу ниндидер чыганаклардан, «чүпрәк
телеграфтан» С.А.ның язмышы турында белә иде.
– Әйе, исән-сау, – диде С.А., аннан бераз читкәрәк китеп. Ә теге
һаман тынычлана алмады, аның иңнәреннән какты, гүя йөз елдан
соң шушы зәңгәр кибет янында аларны очраштырган язмышның
сәерлекләренә гаҗәпләнгән булып кыланды. Ә ачы язмышы һәм
кырыс тормыш сынауларын үткән С.А. аларның шушы зәңгәр кибет
янындагы бу очрашуларының очраклы рәвештә килеп чыгуына
ышанмады. Аның башына: «Бу очрашу КГБ тарафыннан махсус
оештырылган булуы да бик мөмкин», – дигән уй килде. Алар бер-
берсенең тормыш-көнкүрешләре хакында сорашкан булдылар. Бу
күптәнге танышының да шушы кибеттән ерак та булмаган бер йортта
фатирга кереп торуы ачыкланды. Һәм менә шулай кибеткә азык-төлек сатып алырга килгән дә, очраклы рәвештә генә С.А.ны күреп
алгандыр. «Улмы, юкмы? Шулкадәр дә охшаган!» дип шикләнеп
калган һәм янәсе махсус көтеп торып, сорашырга булган. Тәмәке
тартырга өйрәнеп киткән икән. Ул чалбар кесәсеннән «Беломорканал»
кабын алып, аннан оста гына итеп папирос чыгарды да, С.А.га
тартырга тәкъдим итте.
– Тартмыйм, – диде С.А.
Күптәнге таныш кабат гаҗәпләнде, ничек инде ярты дөньяны гизгән
һәм шуның өстенә күпме газаплар күргән кеше, тәмәке тартмый?!
Папиросын суырып, ул авызыннан һәм борын тишекләреннән төтен
чыгарды.
– Кызганыч, кызганыч! Менә шундый язмышка дучар булырлык
кеше идеңмени? Шушы кибеттә йөк ташучы булып йөрисең, – диде
ул, авыр көрсенгән булып.
«Кара син аны, минем турында нинди имеш-мимешләр таралган!»
– дип уйлады С.А., ләкин ул башкача:
– Э-эх, нәрсә дисең инде?! – дип куйды.
– Син бит башкалардан күпкә сәләтле идең! – дип дәвам итте
иптәш, күптән булган көннәрне искә төшереп. «Манас»ны ничек
сөйли идең! Каләмең ничек оста иде! Нинди зур кешеләр синнән
Толстой чыгачак, дип әйтәләр иде!
С.А. җавап бирмичә, авыр итеп көрсенеп куйды.
– Син өйләнгәнме? – дип сорады иптәш. – Хатының, балаларың
бармы?
– Миңа өйләнергә ярамый, – диде С.А.
– Син нәрсә?! – дип гаҗәпләнде таныш. – Элек син болай дип
әйтмәгән булыр идең!
– Мин бу хакта үземә нәзер әйттем, – диде С.А., тыныч кына һәм
үзенә инанганлык белән.
– Син нәрсә?! Алай ярамый! – диде таныш, кисәткән кебек.
– Әйе, мин нәзер әйттем, үземә сүз бирдем! Миңа өйләнергә
ярамый.
– Ничек шулай булырга мөмкин?! – дип аптырады иптәш. – Бу
дөньяда бит бармак кебек ялгыз яшәү дөрес яшәү түгел, ул Аллаһ
кушканча яшәү булмый!
– Минем кебек кеше үзеннән соң нәсел калдырырга тиеш түгел!
– диде С.А. кискен итеп.
Иптәш беркадәр аңа карап торды да, тешләре арасына кыстырган
папиросын авызыннан чыгарып:
– Алайса, бала тапмый торган хатынга өйлән! – диде.
Ул бу хакта җитди әйткән икән. Алар үзләрен тыңлап торырлар дип
курыкмыйча, әледән-әле очрашкалый башладылар. Кибет янындагы
киң ябалдашлы карагач ышыгына утырып, салкын сыра капкалап, салмак кына әңгәмә корып утыра торган булып киттеләр. Һәм
көннәрдән бер көнне, С.А. өлгерде бугай, дип, танышы нәүбәттәге
очрашуларның берсендә аңа: «Сиңа бала тапмый торган хатын
табылды бит», – дип куйды. Янәсе, ул инде ике тапкыр кияүдә булган.
Янәсе, шәфкать туташы булып эшли. Сөйкемле генә. Яше дә туры
килә. Ә аннан соң танышы, мәсьәләне озакка сузмыйча, бер көнне бу
хатынны тотты да С.А.га күрсәтергә дип өенә үк алып килде. «Кәләш»
«кияү»гә ошасын өчен ни генә кыланмады! Хәтта никахны да үзе
укырга әзер иде! С.А. да иптәшен авыр хәлдә калдырмаска булды.
Ике сәгать буе бәләкәй өстәл артында чәй эчеп, сөйләшеп утырганнан
соң, кинәт туры итеп хатынның күзләренә карады да, бу хатын бала
табып куеп, аны тәмугка кертә күрмәсен тагын дип шикләнеп, аннан:
– Син чынлап та бала тапмый торганмы? – дип сорады.
– Әйе, – диде хатын, исе дә китмичә. – Ә сез нәрсә, үзегез дә бер
тапкыр да өйләнмәдегезмени? – дип сорады.
– Юк, өйләнмәдем, – диде С.А., ваемсыз гына. – Тик моннан
соң шулай килешик: минем үткән тормышым хакында берни дә
сорамыйсыз.
– Алайса, сез дә миннән берни дә сорамыйсыз, – диде хатын да.
Шунда С.А. бераз уйланып торганнан соң, аның кулларыннан
тотып:
– Син чынлап та бала тапмаячаксыңмы? – дип сорады.
– Юк дидем бит инде! – диде хатын, сизелерлек ярсуланып.
С.А. шунда ук тезләнде һәм аның кулыннан үпте. Аннары тыныч
кына:
– Син, күрәсең, минем бәхеттән тугансың... – диде.
Алар шулай итеп бергә яши башладылар.

IX
Эрика фон Дитрих белән күңеленнән булган соңгы хыялый
сөйләшүдә С.А. аның, «Син өйләнмәдеңме соң?» дигән соравына
барысын да булганча, дөрес итеп сөйләп бирде. Озаклап бала тапмый
торган хатын-кызны эзләвен дә яшермәде. Эзләп тапканнан соң аның
белән шунда ук никахлануын да әйтте. Һәм менә, ниһаять, соңгы
көчләрен туплап, ул үзенең кыска хатын тәмамлады. «Минем кадерле,
яраткан улым! Ниһаять, мин сиңа хат язарга булдым. Мин – синең
әтиең. Һәм сиңа Тяньшань дигән исемне мин үзем бирдем. Эрика
сиңа минем кемлегемне сөйләдеме икән? Минем исемем С.А. Мин
кыргыз. Кыргызстанда тудым. Сиңа озын гомер телим, улым. Синең
тормышыңда минем тәкъдиргә язган хәлләр булмасын!»
Аның хатны дәвам итәрлек көче калмаган иде. Башка сүзе дә юк,
кирәкле сүзләрне таба да алмады. Өянәге кузгалган саен, аның көче
кими барды. Инде менә ничә тапкыр, йөткергән саен, бугазыннан канлы лайла килде. «Менә, күрәсең, минем үлем сәгатем сукты, – дип
уйлады ул. – Шулай да идәнгә егылырга ярамый. Ничек тә кешечә
үләргә кирәк», – дип, ул караватка сузылып ятты.
Хатыны кайткач, аңа нинди хат язуын аңлатыр өчен, ул язган
кәгазен күренеп тора торган урынга куярга тырышты. Тик ни
өчендер, үч иткәндәй, хатыны һаман кайтмады. «Тизрәк кайтсын
иде инде. Их, ул кайтканчы гына көтәргә иде әле!» – дип уйлады
ул, ялварып.

Х
Ике сәгатьтән соң, эштән сорап китеп, ашыга-ашыга кайткан
хатын С.А.ның бөтен буена сузылып караватта ятуын күрде. Аның
ничектер сәер халәттә ятуына, бернинди яшәү билгеләре булмавына
игътибар итте. Гадәттә ул гел боргаланып, әле бер, әле икенче ягына
әйләнгәләп ята торган иде. Берөзлексез йөткерә, ә бүген йөткерүе дә
ишетелми. Әйтерсең лә йөткермәвенә сөенеп, шулай тынып калган.
Шунысы сәер: бөтен тирә-ягы кан белән тулган! Шунда ул аның
гомере өзелгәнен аңлады. Ул моның шулай булып бетәсен аңлый
һәм белә иде. «Мескен, ничек газапландың!» – дип пышылдады ул.
Аның күзләре яшь белән тулды. Ул иренең вафат булуы хакында
алар арасында арадашчы булган иптәшенә дә җиткерергә кирәк, дип
уйлады. С.А. янына якынрак килде. Шунда өстәлдә яткан кәгазь белән
каләмне күрде. Үлгәнче нәрсәдер язып калырга өлгергән ахры. Ләкин
ни язылганын укый алмады. Хат башка, аңа таныш булмаган телдә
язылган иде. Аның башына буталчык уйлар килде: «Нәрсә турында
язган соң ул, нинди яшерен серләре булган? Шуларны кемгә язган?
Кемгә багышлаган? Кемгә дә булса күрсәтергә кирәкме соң бу язуны?
Әллә юкмы?..»

 

Арслан Койчиев
Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев