Логотип Казан Утлары
Шигърият

Юл күрсәттем

Үтә икән бу гомерләр Искән җил кебек кенә.

Үтә икән бу гомерләр

Искән җил кебек кенә.

Үпкәләмим тәкъдиремә,

Һичкемгә тотмыйм кинә.

Таулы-чокырлы юллардан

Барганда алга атлап,

Кара янып йөрмәдем мин,

Кояшның нурын каплап.
Юл күрсәттем адашканга

Чытырман арасында.

Җылы сүзем ямау салды

Йөрәкләр ярасына.

Сикәлтәле тормыш юлын,

Шөкер, сыгылмый үттем.

Шатлык яше белән юып,

Бәхетнең күзен үптем.
 


 

 

"КУ" 08,2022

Фото: unsplash

Теги: проза татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев