Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әйт, кем тиде?

«Музейларга кермәм», – дигән идем, Ничек кермисең, ди, керәсең...

Апас районы музеенда җирле рәссам Илгиз Маликовның 1891 елгы Ышна вакыйгасына багышлап язылган картинасын күргәч.
 

1

«Музейларга кермәм», – дигән идем,

Ничек кермисең, ди, керәсең...

«Инде башка күрмәм», – дигән идем,

Керәсең дә тагы күрәсең...

Чыбыкларның сыгылып торган чагы, –

Март, ахыры, таллар – чәчәктә.

Тагы бер музейга барып кердем,

Каршы алды тальян, чәкчәк тә...

Күз яшьләрем чәчрәп кенә чыкты

«Күрмәм» дигән күренеш алдында:

Гыйсъяннарны пешкән чыбык белән

Суктыралар... Ышна ягында...

Хәким дигән иблис, җаһил, ялчы

Җансыз сандыр, бары сан гына...

Санап бара, ничә чыбыктан соң

Гыйсъян җаннан калыр кан гына.

Каны агып торган ак күлмәкле

Ил ирләре ята, сугылган…

Мәйдан халкы җаны әрнүеннән,

Кара кайгысыннан егылган.

Йөз утыз ел элек... Бүген дә шул

Хакыйкатьның сырты ялангач.

Суктыралар башка корал белән,

Таллар гына ала алмагач...

Җәза тактасында – тагы берәү,

Богаулылар тора чиратта...

Әллә уйлыйсызмы бу көннәрне

Калган диеп күптән еракта?

Юк, юк! Азат җаннар китми җирдән!

Җир – ул азат җаннар тәхете!

Тик көрәшеп кенә алып була

Халкың өчен җирдә бәхетне!
Җәллад ничә гасыр тал пешерә,

Кылыч кайрый, туплар ясата.

Ә азатлык – богау тотмый, аны

Алып булмый дию – сафсата!

2

Музейларга кермәм дигән идем,

Ничек кермисең, ди, тарихыңа! –

Җаны булган чыдамаслык хәлләр...

Анда – тарихның да җаны гына!

Ыңгырашып, үксеп елый-елый

Чыгып барам Апас музееннан.

«Әби, ник елыйсың, кем тиде?» – дип,

Итәгемнән тарта, аһ, бер олан.

Туктап калам, ничек елмаерга?! –

Бу илаһи сабый күзләрендә

Өмет нурын саклап калдырырга!

Алай гына түгел, кирәк! Кирәк! –

Өмет нуры сүнгән җаннарда да

Өмет нурын кабат кабызырга!

«Әйт, кем тиде?» – ди бит сабый бала. –

Туган телдә туры карап күзгә!

Җавап бирәм: «Бел син, нарасыем,

Бәхет өчен нәрсә җитми безгә? –

Синең белән минем аңлашуым

Туган телдә һәм дә бәйсез илдә!

Кем тидеме? Ансын һәркем белә! –

Дәшми яшәүләре газап гел дә.

Музей – тарих, ә син – киләчәгем! –

Хәлләремә кердең туган телдә!

Мин еламыйм, язгы тамчылар ул

Түбәләрдән тамып тора әнә...»

 

"КУ" 01, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев