Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йолдыз ул, диярмен...

Яшәдем. Яшьнәдем, чикмәдем һич иза, Йолдыз ул, диярмен, яусын кар – мин риза!

И, җаным талпына, җан берни аңламый,
Минем яшь хисләрем үземне алдалый.
Этә ул утларга, суларга салмакчы,
Җир-судан күкләргә күтәреп алмакчы,
Гомергә җуелмас нур булып калмакчы.
Барсы да югалыр, таралыр бик тиздән,
Кемнәрдер сау булыр, кемнәрдер тик исән.
Шулай да иртәгә ни калыр ул хистән?
Уйланам көндезен, уйланам мин кичтән,
Ә бәлки, хатирә? – Чыкмастыр һич истән.
Кадерле ул хисләр хәтергә дәвадыр,
Тончу-тар көнемдә бер йотым һавадыр.
Күкләр дә болыттан юрганын ябадыр,
Йолдызлар коелмый – бары кар явадыр.
Һәм минем йөземә аклыгын ягадыр.
Канәгать шуңа да, яусын ла мамык кар.
Карда да йоп-йомшак тоелган аклык бар.

Яшәдем. Яшьнәдем, чикмәдем һич иза,
Йолдыз ул, диярмен, яусын кар – мин риза!
Һәммәсе вакытлы, һәммәсе бер уза...

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев