Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яфрак-яфрак

Синең кулга әллә тотынганга, Рәхәт тә соң: барам ипле генә.

Кар коела яфрак-яфрак булып:

Шул хәл кышны көзгә якынайта.

Көзнең агы булмас димә икән!

Сукмакларда кар-кар яфрак ята.

 

Куркытсаң да, миңа өмет бирми,

Рәхәт тә соң: барам янәшәңдә.

Кар-кар яфрак. Яфрак-яфрак сукмак...

Их, яшәргә иде, их яшәргә!

 

Ак яфраклы йөз-мең сукмакларны

Их, үтәргә иде иренмичә.

Их, сөяргә иде сибелмичә,

Кеше көнләвенә бирелмичә.

 

Көзнең агы булмас димә икән:

Гомер көзем минем нинди якты.

Көзне ап-ак иткән сукмакларга

Төшкән кары учтай яфрак чаклы.

 

Синең кулга әллә тотынганга,

Рәхәт тә соң: барам ипле генә.

Эзне эзгә әле кушмый гына,

Синең яннан ерак китми генә.

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев