Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яңа ел көткәндә

Барыбер көтә җан бер фәрман Аллаһтан, Бер яшәп, мең төрле гыйбрәтләр алмактан...

...кырмыскаларның патшасы Сөләйман
гаскәрен күреп әйтте: «Ий кырмыскалар,
Сөләйман гаскәре белән килә, тапталырсыз,
алар сезнең тапталганыгызны сизмәсләр,
өйләрегезгә кереп качыгыз», – дип.
Коръән тәфсире. 27 нче Кырмыска сүрәсе.
18 аять.

Яңа ел кергәндә, тик бәйрәм итәсе.
Тик ниләр көтәр соң халкымны иртәсен?


Уйларым – еракта, ә бәйрәм якында,
Фикерлим Сөләйман пәйгамбәр хакында.


...Ел башы булгандыр, ә бәлкем, ахыры,
Һич мөһим түгелдер, алда тик яу кыры.


Үтәчәк икән, ди, Сөләйман гаскәре,
Килсә бит килә ул һәрбер эш тискәре!


– Качыгыз! – ди ана кырмыска халкына. –
Тапталып үләрбез ни гөнаһ хакына?


Сөләйман ишетә: туктата гаскәрен,
Тыңламый беркемнең аһ-ваһын һәм әрен.


Сөйләшә ул ана кырмыска телендә,
Кем дучар итәлсен ул телне үлемгә?!


Аны бит Аллаһы яраткан, тараткан,
Яклаган, саклаган һәр барча тарафтан!

Тетрәндем уйлардан, җанны ут ялмады,
Нишлисең, илемдә пәйгамбәр калмады...


Барыбер көтә җан бер фәрман Аллаһтан,
Бер яшәп, мең төрле гыйбрәтләр алмактан...


Туктале! Бүләкләр чыршылар төбендә...
Без әле исән бит Яңа ел төнендә!
Сөйләшкән сүзебез бит ана телендә...

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay
 

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев