Вакыт

Яшьлегемдә мәрҗән эзләдем, дип,

Карап торам тәрәзәдән күккә.

Мәрҗәнмени – йолдыз?! Бәллүрмени?!

Әйләнде бит күк тә бер чүплеккә.

 

Китте илһам аннан, кача сере, –

Көн арты көн ача бара кеше.

Шигырьләрдән галәм сүзе китә,

Кача бара якты йолдыз төсе.

 

Карыйм күккә, сердәш эзләгәндә,

Буш хыяллар килеп китә әле.

Күңелемнең күген аңлау кирәк:

Аның менә күктән серле мәле!

 

Ае салкын – аяк астындагы

Таштан идән, мәрмәр дивар кебек.

Ә бит элек кулны суза идем...

Кочагыма очып кунар кебек,

 

Атыла күк иде янар йолдыз,

Куллар изәп Җиргә әйдәгәндә.

Күктә безгә берни иш түгел, дип,

Иярченнәр хәбәр бирә әле дә.

 

Кабер итмәкчеләр төпсез күкне

Заводларның зәһәр калдыгына.

Килде вакыт дога кылыр өчен

Инде йолдызларның саулыгына.

 

"КУ" 5 (май), 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: