Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйнак кузы

Бик үзгәргән инде аваз-моңым, Син әйткәнчә иде әле кичә...

Нинди сафлык, дисең, еллар буе

Мине онытмаган күзләреңдә –

Онытканнар алар, онытканнар,

Сине көтү төшкән үзәгемә.

 

Нинди чиста, дисең, тавышларың,

Элеккечә икән, элеккечә, –

Бик үзгәргән инде аваз-моңым,

Син әйткәнчә иде әле кичә...

 

Нинди татлы, дисең, иреннәрең,

Минем өчен калган кебек татлы –

Әче алар мин теләгән кадәр,

Баллы түгел сиңа кирәк чаклы.

 

Нинди алсу дисең көләч битең,

Кыз чактагы кебек, кыз чактагы –

Сикергәндер синең ялганнарың

Кузы кебек уйнак учактагы...

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев