Логотип Казан Утлары
Шигърият

Улыма

Кулларың кулымнан аерылган, улкаем, Бәйләнгән җепләрне саклыйм күк мин генә.

Кулларың кулымнан аерылган, улкаем,
Бәйләнгән җепләрне саклыйм күк мин генә.
Мин синле гомремне яратып кичәмен,
Зур бәхет тауларын күтәреп иңемә.
Беренче елмаю... «Әннә» дип әйтүең,
Һәм тәпи китүең – бу бәхет минеке!
Шул көннән керфеккә сөрмәләр тидермим,
Көзгемнең каршыннан алганмын иннекне.
Әнинең куллары җылы һәм йомшактыр,
Әни ул матурдан-матурдыр болай да.
Әнинең күңленнән ургылган яктылык
Башкача табылмас һичкайчан, һичкайда.
Газабы, әрнүе сиңа ят булсын, дип,
Юлларың торсын дип яктырып тоташтан,
Ул нечкә җепләргә мин җил дә тидермәм,
Алар бит догага, йөрәккә тоташкан...

"КУ" 06, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев