Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тәрәзәмне кем кага

Кайтыр кешем юк бит инде...

 

Тәрәзәмне җил кагамы?!

Тәрәзәмне кем кага?!.

Уянам да йоклый алмыйм,

Җил кагылып узса да.

 

Кайтыр кешем юк бит инде,

Тәрәз кага җил генә.

Тик кемнедер көтә күңел,

Кем өчендер өзелә.

 

Тәрәзәмне кемдер кага,

Төн бит инде – кем анда?!

Кайтыр кешем юк бит инде,

Җил дә тынган урамда...

 

Урамнарда җил дә юк бит,

Юк бит кайтыр ярым да.

Тәрәзәмне кемдер кага

Төннең урталарында...

 

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев