Тормыш

Гәрәбә яфраклар
Бер күчкә сыенган –
Туйганнар җилләрдән,
Туйганнар уеннан.
Эземә коелган,
Көземә коелган.
Ниләрдер алынган,
Ниләрдер куелган.
Һәммәсе бердәнбер
Күңелгә җыелган.
Шуңа да бу җирдә
Яшим күк тоелган.
Йә, соң ни үзгәрер
Минем бу тоемнан?
Алдану, ялгышлар
Китми һич уемнан.
Ә алар, әйтерсең,
Коелган чуеннан.
Бу тормыш кешелек
Сутыннан туенган.
Ник болай? Аклыгы
Бит бәби туеннан...
Җавабын табармын
Бәлки, бик кыеннан.
Сынар ул мине дә
Чыкканчы уеннан...
"КУ" 01, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз