Логотип Казан Утлары
Шигърият

Торам яңгыр асларында

Салкын уза күкрәгемә шыбыр-шыбыр...

 

Торам яңгыр асларында. Башым кыңгыр.

Күңелемә килсә икән хет пүчтәк җыр.

Яңгырларның тавышында әллә бүген

Ритм, рифма бөтенләй үк юкмы, димен.

Көй качканмы бар нәрсәдән табигатьтә?

Әллә үзем саңгырауланган халәттә?

Торам яңгыр асларында, башым кыңгыр.

Салкын уза күкрәгемә шыбыр-шыбыр.

Җаннан көйне качырган, бәлки, шушыдыр?

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев