Төннең көнгә карышуы

Төннең көнгә карышуы шулдыр, дидең.
Карышкач тән, синең назга калып сабыр.
Көннең әле җиңми китеп барганы юк...
Тап бер юлын, син бит – талант, син бит – шагыйрь.
Төннең көнгә карышуы шулдыр, дидең,
Ишегемнән кертми сине торганымда.
Син син булып калалмассың, уза калсаң:
Таң ишеген ача да... төн юкка чыга.
Бусагадан узмый гына үптең дә син,
Төннең көнне үбүе күк булды, дидең.
Төн салкындыр, син салкындыр, инде китәм,
Ишегеңнең тыш ягында туңмыйм, дидең.
Төннең – көнгә карышуы, минем – сиңа.
Шулай... Шагыйрь күңле һәрчак чагыштыра.
Әйткән сүзе, кайчак миндәй тотнаклының,
Татлы булса, аякларын чалыштыра.
"КУ" 09, 2017
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз