Логотип Казан Утлары
Шигърият

Түмгәк бар...

Баксаң-күрсәң, һәрбер чорда Түмгәк бар... Абындыра. Ә үткән бит (ул безнеке!) Барыбер сагындыра.

И, бар иде заманалар,
Ил план кора иде.
Бәйрәмгә безне әләмнәр
Чакырып тора иде.
Бер плансыз яши бит ил,
Яши бит кешеләр дә.
Ниләр барын белеп булмый
Хәтта ки күршеләрдә.
Ишек тимер. Ниләр бардыр?
Үземә бирәм сорау.
Һай, тормыш катлаулы булган,
Һай, юллар булган урау.
Әләмнәр дә тузган күптән,
Яшибез әләмсез дә.
Аллаһы үзе яраткан
Ирекле адәм без дә,
Димен дә... Сүземме?
Үзем
Эләгәм давылларга.
Җиңел түгел күңелдәге
Өзеләсе кылларга.
Баксаң-күрсәң, һәрбер чорда
Түмгәк бар... Абындыра.
Ә үткән бит (ул безнеке!)
Барыбер сагындыра.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев