Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тел елый...

Тел кирәкми?.. Көзге яңгыр Йөзләремә яшь сылый. Гарьлегеннән түзәлмичә, Ил өстендә тел елый.

Тел кирәкми?.. Көзге яңгыр

Йөзләремә яшь сылый.

Гарьлегеннән түзәлмичә,

Ил өстендә тел елый.

Бишек җыры көйли-көйли,

Җанга иман салган тел.

Ватан китсә, сөте булып,

Үксез итми калган тел!

Эчкән суым, сулар һавам,

Бүгенгем, киләчәгем.

Дөньядагы бар нәрсәне

Тик синнән беләчәгем.

Кол Гали, Тукай сүзләрен

Кабат искә алырбыз.

Без тарихта телле булдык,

Телле булып калырбыз!

Тота да бу көзге яңгыр

Йөзләремә яшь сылый.

Каргамыйча, гарьлегеннән

Ил өстендә тел елый!..

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Теги: шигырь шигърият казан утлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев