Логотип Казан Утлары
Шигърият

Таулар итәгенә көз кунган

Таулар итәгенә көз килгән. Килер кышка юлны сызгандай...

Таулар итәгенә көз кунган.

Ерганакта әле җәй калган.

Күңел күзе яхшы күргәнгә,

Җәйне искә алыр җай калган.

Таулар итәгенә көз килгән,

Каравылга чыккан йөз тилгән.

Йөз тилгәнгә тимәс берни дә:

Бибиләр каз булып өлгергән.

Бибиләр каз булып симергән...

Таулар итәгенә көз килгән.

Килер кышка юлны сызгандай,

Бер оя каз бара бер эздән.

 

"КУ" 01, 2020

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев