Логотип Казан Утлары
Шигърият

Табыну

Анталия уртасына басып, Мин җырладым безнең «Шөгерне».

Урта диңгез дулкыннары сыман

Бәргәләнгән чагы җанымның.

Алания буйлап йөрегәндә,

Гади кычытканны сагындым!

Күз күрмәгән илгә юнәлсә дә,

Туган җире истә кешенең.

Балачакта колач җәеп йөзгән

Шушма, сине искә төшердем...

Серле мәгарәгә менгән мәлдә

Бер сулкылдап типте йөрәгем.

Шандорга тиң биек текә тауны –

Бөек тауны монда күрмәдем.

Кипарислар, фикус, пальмалары –

Бар да гүзәл, исләр китмәле.

Тизрәк кайт, дип калган сандугачлы

Бөдрә таллар миңа җитмәде!

Төрек җырын тыңлап утырганда,

Моңга сусау телде бәгырьне.

Анталия уртасына басып,

Мин җырладым безнең «Шөгерне».

Юк, мин башка ташлап китә алмам

Кендек каны тамган җиремне.

Бүген төштә Казан урамыннан

Кол Шәрифкә таба йөгердем!

Урта диңгездәге көймә сыман

Бәргәләнгән чагы җанымның.

Солтан иле буйлап йөрегәндә,

Гади кычытканны сагындым!

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев