Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сөюгә табыну

Карармын мин сөю кыйбласына, Бу Җир шары кылдай ярылса да.

Карармын мин сөю кыйбласына,

Бу Җир шары кылдай ярылса да.

Мәхәббәткә дога кылырмын мин,

Тик берүзем аңа табынсам да.

 

Булырмын мин сөю намазында

Көненә йөз, әгәр кирәк тапсам.

Мәхәббәткә дога кылырмын мин,

Шуның белән җанны коткаралсам.

 

Бу дөньяның сазы-баткагыннан

Алып кала алсам батырмыйча,

Мин бәхетле, хәтта яшәсәм дә

Сөю таганында атынмыйча.

 

"КУ" 5 (май), 2019

фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев