Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сүзләр

Дөньяда иң матур сүзләр Бары ана телендә!..

Тел ачылган көннән бирле,

Һәм шулай ул бүген дә.

Дөньяда иң матур сүзләр

Бары ана телендә!

Сүзләрнең төрлесе була,

Язга тиңе, гүзәле.

Күңеллесен ишеткәннәр

Елмаймыйча түзәме?!

Сүзләр белән ант бирәләр,

Кайберләре була ят.

Яратам дигәнен менә

Әйтегез кабат-кабат!

Әйбәтен күбрәк көтәбез,

Начарын күңел куа.

Барыгыз да килешәдер,

Сүзләрдән җырлар туа.

Сүзләрнең төрлесе була,

Бар татлысы, ачысы.

Әйтче миңа, милләттәшем,

Иң якыны кайсысы?!

Кайбер сүзләр онытылмый,

Ишетүгә ятлана.

Әни, ил, Ватан дигәне

Йөрәгеңдә саклана!

Тел ачылган көннән бирле,

Һәм шулай ул бүген дә.

Дөньяда иң матур сүзләр

Бары ана телендә!..

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев