Логотип Казан Утлары
Шигърият

Суламаган көн

Бу беренче тапкыр әле. Там беренче! Мондый хиснең булганы юк гомеремдә. Ул гашыйклык түгелмени, якын итү? Бармас төсле бу хисемә бер исем дә.

Бу беренче тапкыр әле. Там беренче!

Мондый хиснең булганы юк гомеремдә.

Ул гашыйклык түгелмени, якын итү?

Бармас төсле бу хисемә бер исем дә.

Синсез яши алмау хисе, аны ничек

Атарга соң, ничек итеп исемләргә?

Синсез – тынсыз! Моңа кадәр

Ир исеннән исерерлек идем мәллә?!

Яздым шигырь, яратам, дип – яратмыйча.

Уен иде яшәвем дә, язуым да.

Шул уеннан уймак ясап куйдым, ахры.

Инде хисем сыеп бетми уеныма.

Инде шигырь бик авырдан килә телгә,

Мөмкин түгел башаяктан күмелергә.

Уйламадым синең кебек җебекләрдән

Мөмкиндер дип шул арада җиңелергә.

Нинди хис бу? Аны ничек исемләргә.

Синсез яши алмау хисе, дисәм – озын.

Синсез – тынсыз! Суламыйча яшәдем мин

Үз гомремдә беренче кат һәм көнозын.

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев