Логотип Казан Утлары
Шигърият

Соңарган сын

Шагыйрьләрнең кулы богаулы...

Сынга табынулар, беләм, гөнаһ.

Зурлыйм, диеп, халкым улларын

Богауланган зынҗыр кидерә дә

Бәйләп куя аяк-кулларын.

Җәлил сыны гүя бер кисәтү

Үткәннәрдән – килер көннәргә.

Такташыма һәйкәл ачылганда,

Нинди көйне белмим көйләргә.

Онытылган көйме, яңасымы,

«Алсу»ынмы хәтер яңарта.

Татар бистәсендә Такташ сыны! –

Такташ белән яңа таң ата.

«Киләчәккә хатлар» бармадылар,

Үткәндәме алар югалды?

Тамбов урманнары каеннары

Шаулады да арып тын калды.

Теләгәнсең, Такташ, һәйкәлеңнең

Үрелүен кызыл гөлләрдән.

Теләгәнсең һәйкәл күкрәгенә:

«Яшьләй үтерелгән пәйгамбәр», дип,

Язылуын синең сүзләрдән.

Бер күңелдә ике «мин»ең белән,

Үзең белән үзең көрәшеп

Яшәүләре ничек җиңел булсын! –

Сының белән торам сөйләшеп.

«Мин киң хәят теләп илгә чыктым;

Албастылар кисте юлымны.

Мин «азатлык!» дидем.

Алар көчләп

Бәйләп куйды ике кулымны»,

Дип язгансың, шагыйрь, ни аяныч

Шагыйрьләрнең кулы богаулы.

Гасырларны гасырларга ялгар

Көннәр калып бара санаулы.

Аһ, сындырган кырыс заман җиле,

Өзеп атып сине як-якка.

Гасырларны минутларга бәйләп,

Син янәдән кайттың халыкка.

Тик... соңардың, Такташ,

Бүген инде

Үлеп бара милләт үзе дә.

Танымастыр сине яңа буын,

Бетеп бара аның теле дә...

Син теләгән азат яңа тормыш

Кемнең кулындадыр – кемнәрдә?

Һәйкәл эргәсендә сүзсез матәм:

Гыйсъянчы шагыйрь, бунтарь Такташ,

Яшьләй үтерелгән пәйгамбәр!

 

"КУ" 2, 2018

Фото: Рамиль Гали

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев