Логотип Казан Утлары
Шигърият

Соңгы озату

Араларда Мәхәббәт елап калды...

Мин юлларга китәм инде...

Юлларга китәм инде.

Син беләсең кайтмасымны,

Мин беләм көтәреңне.

 

Елмаеп кул болгап калдың,

Кузгалмый озак тордың...

Бу минем соңгы китүем,

Бу – соңгы озатуың.

 

Китеп бардым. Көтеп калдың.

Аралар еракланды.

Еламадык. Араларда

Мәхәббәт елап калды.

 

Мин китәмен, син каласың,

Кемгә калырсың инде?!

Кемгә калсаң да, барыбер

Көлгә калырсың инде.

 

"КУ" 8, 2020

Фото: рixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев