Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сәхнә

Пәрдә төшә. Синең уен беткән...

Бу сәхнәдә без уйныйсы роль

Тәкъдир китабыннан иңгән чакта,

Фанилыкның ялтыравык күзе

Җырлап түгел, елап туган затта.

 

Аннан – уен. Дөнья аты сине

Өзәңгеләр өзәр җайдак итеп,

Ымсындырып, алдап, шул битлектә

Кубызына тора, әй, биетеп.

 

Гомер – сәхнә.

Бер пәрдәлек кенә.

Алкышлардан әле туймасаң да,

Корольме син, дәрвиш, теләнчеме –

Нинди генә роль уйнасаң да,

 

Пәрдә төшә.

Синең уен беткән,

«Финита ля комедия!» Тәмам.

Яңа артист туа. Елап туа.

Көлеп яши. Уйный... Сәхнә – дәвам...

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев