Син бел, улым...

...Кеше яши торган илләр бар...
Марсель Галиев

Кисеште... кисеште кинәт
ай юлы белән юлым.
Син инде мине уйламый
да торгансыңдыр, улым.
Син яшәгән ул шәһәрдә
һәммәсе кеше өчен,
Дисәләр дә, шабыр тиргә
батып уйланам кичен.
Уйланам төннәр буена,
йокы эленми бер дә.
Туган илең синең, улым,
әнкәң яшәгән җирдә.
Кендек каның тамган көндә,
телең ачылган түрдә.
Тәпи киткән нигезеңдә,
син башлап менгән үрдә.
Кызыктырадыр кешене
яшәткән яхшы илләр.
Уемда минем – туган җир,
җанымда – әллә ниләр...
Ай күк ялгызлык тоймассың,
ямансу булмас бер дә, –
Туган илең, бел син, улым,
әткәң яшәгән җирдә,
әнкәң яшәгән җирдә.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: