Сәер мизгел

Әллә нинди сәер мизгел бу,
Аңлый торган мизгел түгел бу.
Сәер мизгел хуҗа дөньяга –
Әллә яңгыр, әллә кар ява.
Әллә көлә, әллә елый ул,
Әллә йоклый, әллә уяна...
Сәер мизгел хуҗа дөньяга –
Әллә яңгыр, әллә кар ява.
Әллә нинди сәер мизгел бу,
Аңлый торган мизгел түгел бу.
Әллә нинди халәт җанда да –
Әллә яңгыр, әллә кар ява.
Әллә көләм, әллә елыйм мин,
Әллә йоклыйм, әллә уянам...
Сәер мизгел хуҗа җанга да –
Әллә яңгыр, әллә кар ява.
"КУ" 8, 2020
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз