Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сагышлы таң

Җитмеш тула тиздән, инәй, сине Җиде яшьтәгедәй сагындык!..

Кышкы таңда сагыш басты әле,

Хисләр җанга тулган чагыммы?!

Җитмеш тула тиздән, мин инәйне

Җиде яшьтәгедәй сагындым...

Тал бишектә яткан игезәккә

Кабатланмас исем тапкан ул.

Игез сабый – Таһир-Зөһрәне

Бишек җыры көйләп баккан ул.

Без нигәдер инәй диеп үстек,

Газиз иде безгә шушы сүз.

Инәй кочагына сыенганда

Иң бәхетле бала идек без!

Сине «моңлы җырчы» диләр иде,

Үсә төшкәч моны аңладык.

Сызылып аткан җәйге гүзәл таңда

«Галиябану» җырын тыңладык.

Ә кышкы таң сагыш алып килде,

Нигез эргәсенә сарылдык...

Җитмеш тула тиздән, инәй, сине

Җиде яшьтәгедәй сагындык!..

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев