Логотип Казан Утлары
Шигърият

Печәнче

Җәй эссесе – кочагында, Ат пошкыра. Черки безли.

Транзисторы тын болында

Нидер сөйли мыгыр-мыгыр.

Корымланган чәйнегендә

Су кайнады быгыр-быгыр.

Камыт, дуга ята читтә,

Болын тулып бии нурлар.

Яшелләнә бик якында

Төлке уйнар текә урлар.

Тиргә баткан ат сыртына

Килеп куна төклетура.

Печән чапкан ирне күзләп

Кымшанмый да тик утыра.

Талчыкканын таза бу ир

Сизде бугай хәзер генә.

Баш очында ап-ак болыт

Кулъяулыгы кадәр генә.

Ак кулъяулык чыгара ул

Чалбарының кесәсеннән.

Эре-эре ак тамчылар

Тәгәрәшә иңсәсеннән.

Ир тирләгән битен сөртә,

Су тамыза учагына.

Юешләнгән учак чыжлый,

Яктылыктан күз чагыла.

Җәй эссесе – кочагында,

Ат пошкыра. Черки безли.

Сүнәр-сүнмәс вак күмерләр

Пышылдаша учагында...

 

"КУ" 06. 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев