Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өйдә безне әни җылыта

Җирдә беркем әниләрдәй ихлас, Өзелеп сөйми газиз баласын.

Сәфәр чыга калсак еракларга,

Бер нәрсәне менә онытма.

Суык димә, туган нигез көтә,

Өйдә безне әни җылыта!

Озак торсак, тоткарлансак әгәр,

Кайтмый торсак шактый күп айлар.

Таң атуга тәрәзәдән күзли,

Олы юлдан эзли аналар...

Кайнар чәе берүк суынмасын,

Нурлы йөзен сагыш басмасын!

Юк, саескан түгел, сизгер җаны

Хәбәр итә бала кайтасын.

Исән чакта белик кадерләрен,

Үкенечләр биләп алмасын!

Җирдә беркем әниләрдәй ихлас,

Өзелеп сөйми газиз баласын.

Гомер фасылларын барлаганда

Бер нәрсәне менә онытма!

Тәрәзәдән әни күзәтәдер,

Өйдә безне әни җылыта!

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев