Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нигә миңа шушы кадәр сөю?..

Алып китте үзен, киемнәрен… Алыр иде шигъри җанымны да!

Нигә миңа шушы кадәр сөю?!

Кызны, илне, җирне, табигатьне…

Йөрәгемә сыеп бетмәслек хис!

Бир, Ходаем, кирәк кенә хәтле.

Яз, Ходаем, кирәк эшләр генә,

Кыла алыр кадәр изге гамәл.

Ятсам-торсам, көтеп тора бурыч:

Башкармаган хезмәт Каф тау кадәр.

Әгәр язсаң алда миңа гомер,

Насыйп ит син бәхет көне генә.

Савытларда һәрчак гөлләр минем,

Өстәлсен, дим, сөю гөле генә!

Әгәр миңа насыйп икән яшәү,

Яшәт, димен, сөйгән ярымны да!

Алып китте үзен, киемнәрен…

Алыр иде шигъри җанымны да!

Әгәр аңа насыйп икән яшәү,

Насыйп ит син бәхет китергәнен.

Кичер аның миннән башкаларга

Ирененнән сөйми үптергәнен.

Кичер аның миннән башкаларга

Күңелендә урын биргәнен дә.

Димәк, анда әле буп-буш булган!

Бир хисләрнең аңа миндәген дә!

Янсын-көйсен чиксез яратудан,

Ә йөрәге хистән тыгызлансын.

Нигә миңа шушы кадәр сөю?!

Шул сөюнең утын бераз алсын!

"КУ" 8, 2018

Фото:unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ...Бар бит шундый хисле хатын- кызлар,сөю хисе ташып тора торган,ташкын булып эчтән бәреп чыгарул хисләрен көчкә басып торган...Сөйгән ярың, инде ташлап китсә,нинди файда: “Сөй!”-дип, ярдан сорау?Хисләреңә хуҗа булалмасаң,тик Ходайдан кала ярдәм сорау.Ходай әйтер: “Бәхет, бирер иде,сиңа тик үзеңнең тиңнең генә.Кирәк хәтле генә сөю бирәм!Оныт барсын, һәм сөй мине генә”..Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)