Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәҗлестә

Милләтем барында яшим мин Һәм язам мәхәббәт хакында

Мәхәббәт турында бер шигырь,

Дисез сез, мең җырым барында!

Аларны мин инде җырламам...

Яңасы бар тагын карында!

Анысын да сезгә сөйләмәм,

Чит кебек мин шушы мәҗлестә.

Бирерме тәм миңа шигырьнең

Яравы бер төнгә, бер кичкә?..

Милләтем турында мең фикер

Башымны бораулар чагында,

Мәхәббәт турында бер шигырь,

Дисез сез тагын да, тагын да.

Кирәкми нотыклар, бәхәсләр,

Әйт, дисез, сүзләрнең купшысын.

Теләкләр бушаган касәне,

Әйдәле, ырмаудан тутырсын.

Юк минем башка бер теләгем:

Яшәүдән изге хис юк миңа.

Милләтем барында яшим мин

Һәм язам мәхәббәт хакында.

Өркетәдер сезне минем сүз,

Мәҗлестә җитдилек – чит нәрсә.

Хисләрем туп-тулы күңелдә,

Ә сезнең алларда – буш касә...

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан;

инфографика: Рәзилә Хәйретдинова

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев