Логотип Казан Утлары
Шигърият

Минем туу

Күкнең һичбер буп-буш торганы юк. Сүнсәк, Башка йолдыз табылыр.

Йолдызларның аңы киткән чакта,

Йолдызларның төсе уңганда –

Туганмын мин –

Инеш, елга суы

Ярларына тәмам тулганда.

Күзләреңнән йолдыз тама, дисез,

Яшьне нәни йолдыз күрәсез –

Исәр йолдыз кебек яшисең, дип,

Нигә мине һаман сүгәсез?

Гаҗәпмени йолдыз нурларына

Минем шулай ия булуым?

Моңа сәбәп

Яңа йолдыз белән

Бер вакытта минем тууым.

Бик газаплы, диләр, йолдызларның

Яралуы галәм эчендә.

Мин дә йолдыз кебек җан алганмын…

Шуңадыр да йолдыз төсендә.

Йолдызларның һушы киткән чакта

Җиңелмени исән калуы?!

Шундый еллар бит бу,

Шундый еллар!!!

Сүнәм,

Кабат китәм кабынып.

Күкнең һичбер буп-буш торганы юк.

Сүнсәк,

Башка йолдыз табылыр.

Ул без булмас,

Син дә, мин дә түгел –

Килер буыннарның һичкеме.

Тик алар да йолдызларга карар,

Шуннан очып килгән шикелле.

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев