Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин беркайчан яратмаганмындыр...

Тормышымның биргән сулышларын Синең өчен диеп суламаган...

Мин беркайчан яратмаганмындыр
Тормышымны шулай – яшим (!) диеп.
Ясыйм-бозам, кадак кагам, кисәм...
Һәм йокыга китәм сине сөеп.
Мин беркайчан яратмаганмындыр
Беркемне дә, болай нидер көтеп.
Ясыйм-бозам синле киләчәкне,
Өметсезлек белән җимердертеп.
Мин беркайчан сине очратмаган,
Шуңа сине һичбер уйламаган.
Тормышымның биргән сулышларын
Синең өчен диеп суламаган...
Бәялим мин һәрбер гыйшыклыкны
Миңа кирәк булмаган ул диеп
Хәзер генә, менә хәзер генә!
Кайда йөргән ихлас сөю элек?
Мин беркайчан яратмаганмындыр,
Мин беркайчан яшәмәгәнмендер...
Ясыйм-бозам синле киләчәкне.
Буяуларны күтәрмәслек киндер...
Мин беркайчан сине уйламаган:
Мин беркайчан сине очратмаган.
Сөюле хис йомган керфегемне,
Төрле шикләр төртеп уятмаган.

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев