Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әлегә бәхетем…

Әлегә бәхетем ул минем! Ә бәхет бирелә бурычка... Ничек соң ул булсын гомерле, Кайчан шул гомерең бик кыска!

Басканбыз балконга чыгып без.

Урамнар күренми – гел томан.

Мин куркам бик җылы көннәрдә

Туңдырып килгән бу салкыннан.

Мин куркам, ул мине нигәдер

Кисәтә шикелле шул хакта:

Яныңда ут шары хәзергә,

Бер вакыт Кояшсыз таң атар...

Кайчандыр сөюләр үтәчәк,

Һәр нәрсә вакытлы һәм кыска!

Бәхетле булыйм дип телисең –

Ул гүя бирелә бурычка...

Ә бурыч... Вакыты чикләнгән,

Аны бер кайтарып бирәсе...

Ник, китәр булгач бер янымнан,

Бу Кояш өемә кергән соң?

Мин куркам. Урамда гел томан.

Бар аның балконга үтүе.

Мин торам җылынып Кояшка, –

Әлегә аның үз итүе.

Әлегә бәхетем ул минем!

Ә бәхет бирелә бурычка...

Ничек соң ул булсын гомерле,

Кайчан шул гомерең бик кыска!

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев