Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кызым, кайтам, диде

Кайтам, диде кызым, берәр вакыт...

Кайтам, диде кызым, берәр вакыт,

Тик вакытын әйтмим әлегә,

Болай да бит, синең йөрәккәең

Мине көтеп яшәү хәлендә.

Болай да бит, мине уйлый калсаң,

Йокыларга китми ятасың,

Ишегалларына чыгам, дисең,

Тавышларың белән саташып.

Кайтам, дисең, кызым, кайтам, дисең,

Кайтуларың шундый озактыр.

Көнем синсез генә уза торыр,

Ишегендә сиңа йозактыр.

Вакытларын әйтми генә миңа,

Бирсәң дә син кайту хәбәрен,

Көтүләрем бик көчәеп китә,

Авыраеп китә хәлләрем.

Поездларның барам каршысына,

Телефонны йөртәм кесәмдә...

Мин булырга тиеш тик Казанда,

Кайчан гына кайтып килсәң дә.

Почта ящикларын карамыйм мин,

Электронка карыйм, таң туса.

Мин эшемә белми китәрмен дә,

Син көтәрсең кебек атуса.

Ишек төпләрендә көтәрсең күк,

Бакча эчләрендә көтәрсең,

Дәресемне минем бүлдермим, дип,

Телефоннан хәбәр итмәссең.

Кайтам, дисең, кызым, кайтам, дисең,

Вакытларын шуның әйт, зинһар.

Вокзалларда Мәскәү поездларын

Белмичә дә шуны көткән бар...

"КУ" 9 (сентябрь), 2017

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев