Күмерләнгән күңел... Җылы түгел...
Мин мин түгел. Без без түгел күптән. Ерагаям һаман үземнән. Иҗекләрем сынып-сынып төшә Суык көндә әйткән сүземнән…
Күмерләнгән күңел... Җылы түгел...
Җырым түгел, моңым түгелә.
Мин, ахрысы, мәңге килешалмам,
Күнегалмам без – без түгелгә.
Җырлыйм дисәм, көем урланылган,
Көлим дисәм – рөхсәт сорарга.
Мин йөгерәм манма тиргә батып...
Тик нигәдер һаман соңарам.
«Әнә!» дисең – кул сузымы гына,
Менә тотам, менә җитешәм.
Ымсынганың һаман ерагая...
Ә авызда ачы җитмеш тәм.
Җитмеш төрле ачы тәмне беләм,
Татлысын да килә тоясы!
Йөрәк капкам бик ачасым килә,
Тик терәүләр белән тыясы...
Тыеласым килми, килми минем!
Түгеләсем килә дөньяма!
Ничә гасыр без көтәбез зар(ы)гып:
Туар диеп Җиргә көн яңа.
Кайда соң син, атмый яткан таңым?
Кайда соң син, качкан кояшым?
Җаным туңа... Җылыт мине, зинһар!
Нурларыңны килә тоясым!
Мин мин түгел. Без без түгел күптән.
Ерагаям һаман үземнән.
Иҗекләрем сынып-сынып төшә
Суык көндә әйткән сүземнән…
Дания НӘГЫЙМ (1991) – шагыйрә, прозаик; М.Җәлил исемендәге Республика, Ш.Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты. «Галәм агачының яфрагы мин», «Бөртекләп җыелган гомер» һ.б. китаплар авторы. Казанда яши.
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев