Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йолдыз атыла

«Синең кайгың – минем кайгы», – диде Каләмдәшем шагыйрь Ркаил...

«Синең кайгың – минем кайгы», – диде

Каләмдәшем шагыйрь Ркаил...

Көтелмәгән үлем-китемнәрдән,

Ачы фаҗигадән курка ил.

Компьютерлар,телевизор,урам

Әҗәл кебек йота безләрне.

Көтмәгәндә генә китереп тыга

Кабыргага тимер безләрне.

Ә күңелләр шундый нечкә безнең...

Тик замана тупас, бик юан.

Әй, күңелем, бүген Тукайларың,

Пушкиннарың белән син юан...

Сәгать саный диләр гомерләрне–

(Вакыт җиткәч ул да ватыла).

Сине эзләп,Ходам,замандашлар

Йолдыз булып күккә атыла...

...Язам...елыйм...өзгәләнәм...түзмим...

Каләм калтырана кулымда.

И Тәңрекәй, синең хозурыңа

Атылды бит минем улым да...

...«Синең кайгы – безнең кайгы», диде

Дус-туганнар һәм дә Ркаил...

...Көтмәгәндә генә күк йөзенә

Йолдыз атылудан курка ил.


1 Улым Родионов Кубрат Григорьевич (13.08.1997 – 09.12.2015) фаҗигале рәвештә вафат булгач, «Мәдәни җомга» газетасында (2015 елның 26 декабрь саны) шагыйрь Ркаил Зәйдулланың кайгымны уртаклашкан шигыре басылды.

"КУ" 07,2016

Фото: unsplash

Теги: проза татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев