Логотип Казан Утлары
Шигърият

Илкәем

Беркем дә бирмәгән соравым урынсыз: «Илкәем, син ничек яшәргә телисең?..»

Илкәем, безнеңчә яшәргә мәҗбүрсең,

Кыйммәтләр башкарак, асылың үзгәргән.

Сүзләрең телеңдә әлегә кипмәгән,

Сагышың агыла безнең дә күзләрдән.

Илкәем, кайчакта еларга мәҗбүрсең,

Бернишләр хәлең юк, без шулай уйлагач.

Син – кемдер су сибәр диепләр ышанып,

Чүлдә дә яшәргә тырышкан төз агач.

Ятларга – ятсыңдыр, читләргә – читсеңдер,

Алар һич яратып төбәлмәс күзеңә.

Ышанмас сүзеңә. Әмма без сайлаган

Дәһшәтле язмышың килешкән үзеңә...

Без ничек күтәрсәк – син шушы күкләрдә,

Һәм ничек төшерсәк – син шушы төпкелдә.

Күр, тарих эзлибез, кара җир актарып,

Казыну нигәдер ут-кузлы ул көлдә?!

Һаман ут салырга ашкына йөрәкләр.

Һаман да бар гөнаһ өчен дә түлисең.

Беркем дә бирмәгән соравым урынсыз:

«Илкәем, син ничек яшәргә телисең?..»

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев