Логотип Казан Утлары
Шигърият

Илаһи таң

Бөтен нәрсә манчылган бит, кояш чыккач, Туфрак, чыклар, кошлар, уйлар... таң нурына!

Күр дөньяның матурлыгын, дигән кебек
Илаһ нуры иңә таңда күк түреннән.
Җанга куна ниндидер бер тынгы-шифа,
Иманлылык сизелеп тора фикеремнән.
Аллаһыга ышануым ныклыдыр, тик
Шул килеш тә ныгыганнан ныгый бара.
Илаһ нуры иңә таңда болыт аша,
Сөенепләр кара, ди ул, бу дөньяга.
Изге эшләр күреп кара, игелекләр,
Табигатьнең камиллеген танып кара.
Югалганнар кара көчләр күз алдымнан!
И Ходаем, Син Хуҗасың бу дөньяга!
Син Хуҗасың күңелдәге хисләремнең
Татлысына, яхшысына, матурына.
Бөтен нәрсә манчылган бит, кояш чыккач,
Туфрак, чыклар, кошлар, уйлар... таң нурына!

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев