Хатирә

Дөмбер-дөмбер... Ерак-еракларда
Офыктамы күкләр күкрәде.
Кайлардадыр, димәк, яңгыр ява,
Иркен сулар җирнең күкрәге.
Дөмбер-дөмбер... Ерак-еракларда
Яшәүләргә ялгар бу яңгыр.
Хәлсезләнеп, сусап, табигатьнең
Күзен йомган гөле уяныр.
Дөмбер-дөмбер!.. Баш очымда күкрәү!
Күкләремне яшен-ут телде.
Җаннарымнан нидер кыйпылды да,
Сискәндереп нидер өзелде...
*****************************
Авторның башка шигырьләре белән танышырга теләсәгез - "Казан утлары" журналының июль (№7,2016) санын укыгыз!