Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гөл эзлим

Шифаханә алларына чыгам, гөлле көнне күреп калырга...

Шифаханә алларына чыгам,

Чәчәкләр күп анда, гөлләр күп.

Барысы да җиргә иелгәннәр,

Монда моңсу узган көннәр күк.

Шул көннәрнең санын санагандай

Чәчәкләрнең саныйм бөресен.

Һавасызлык монда һавада да!

Чәчәк булып үссәң, белерсең!

Эшләр кала, дуслар көтә, диеп

Ашыксаң да китеп барырга.

Булмый китеп: гөлләр башын игән!

Курка алар тын да алырга.

Курка хаста һаваларын сулап

Үзләре дә хаста калырга.

Шифаханә алларына чыгам,

Гөлле көнне күреп калырга.

Шул көннәрнең төсен күзләгәндәй,

Түтәлләрнең эзлим гөллесен.

Түтәлләр дә монда зәгыйфь икән...

Дәва көтеп ята диярсең...

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев