Чәлпәрәмә килде, чәлпәрәмә...

Чәлпәрәмә килде, чәлпәрәмә
Син яшәгән шәһәр сурәте
Төшерелгән савыт.
Калды бары –
Кыйпылчыклар-ватык.
Әйтте бугай кемдер:
Вакыт! Вакыт онытырга –
Барсын-барсын.
Киләчәккә гамәлләрнең
Яхшылары гына барсын.
Кешеләрнең
күңелләре изгеләре генә
янәшәңдә калсын.
Әйтте бугай кемдер:
Вакыт!
Күп акландың.
Сөйлим, диеп, хакыйкатьне,
Күп вакландың!
"КУ" 02, 2018
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз