Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чүлмәк белән бәхәс

Чүлмәкләр күп алар, савытлар – Күбесе ясалган балчыктан. Тапсалар казынып ватыгын, Хуҗасын эзлиләр тарихтан.

– Мин – чүлмәк, ватылсам, иңәрмен
Борчылмый, балчыкка, туфракка...
Мин балчык булырмын барыбер!
Башкадан ни калыр ул чакта?
– Кешедән уй калыр, хис калыр
Һәм кылган гамәле иң башта!
Әлбәттә, аның да ләхетен
Алырлар ул туган туфракта.
Кешедән ул калыр, кыз калыр,
Кемнеңдер исеме калачак.
Язылса кабере ташына,
Исемен кабер дә алачак
.

Чүлмәкләр күп алар, савытлар –
Күбесе ясалган балчыктан.
Тапсалар казынып ватыгын,
Хуҗасын эзлиләр тарихтан.
Эзлиләр остасын, эшләнгән
Урынын барлыйлар кимендә.
Балчыкның, чүлмәкнең, кешенең
Кыйммәте төрледер илендә.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев