Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәя

Алтын булуың да берни тормый, Базарда үз хакың булмаганда.

Асыл яки

Алтын булу гына

Берни түгел әле...

Бу заманда

Алтын булуың да берни тормый,

Базарда үз хакың булмаганда.

 

Һәркем җирдә үз бәясен яулый –

Кем бәясе ничә алтынлык?!.

Ә бәяң юк икән, кадерең юк,

Бернигә дә, димәк, хакың юк.

 

Сатылалар: «Сатылмыйм!» – дип яшәп,

Бәяләре төшеп беткәннәр дә:

Сынган өметләрне ялгыйлар да.

Һәм үзләре сына көтмәгәндә.

 

Гаепләп тә һәм аклап та булмый.

Һәркемнең үз эше... Үз көчедер...

Сатылмасам, кем соң ярдәм итәр?

Ә сатылам икән, кем кичерер?

 

Гаепләп тә һәм аклап та булмый...

Һәм аңлап та булмый...

Бу заманда

Алтын булуың да берни тормый,

Базарда үз хакың булмаганда.

 

Тик шулай да

Кем бәяли икән

Иң-иң асыл затын заманнарның?..

 

Сатылмаганнарның бәясе – юк...

Бәясе юк(!) – сатылмаганнарның...

 

"КУ" 08, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев