Логотип Казан Утлары
Шигърият

Булыр микән?

Буш нигезгә карап торам шашып. Җавап бирми миңа – тик тынлык...

Буш нигезгә карап торам шашып.

Җавап бирми миңа – тик тынлык.

Авыл тынлыгында була кайчак

Зиратларда торган моңсулык.

 

Бу нигездә – безнең тарих, имеш.

Язып-сызып шунда күмгәннәр…

Ташлар да юк өстә, туфрак кына…

Аваз килә кебек тирәннән.

 

Туфрак сулый кебек! Күтәрелеп

Ала кайчак, кабат басыла!

Дәфенләнгән китап сулый мәллә –

Ул көчсез шул нигез ташыннан.

 

Их, арчырга иде туфраклардан,

Их, кайтырга иде бер кабат.

Карап тора читтән бер агачта:

«Булыр микән?» – диеп ярканат.

 

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: pinterest

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев